поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.09.2022 Милләт

Татарны яклаучы Арыслан бәк кем ул? (Лев Гумилевның тууына – 110 ел)

1960 нчы елларда Лев Гумилев хатларын исеменең тәрҗемәсе белән – Арыслан бәк дип имзалый башлый. Бу факт үзе генә дә аның төрки халыкларга ни дәрәҗәдә якын булуын дәлилли. Татар халкы да аны олылый, хөрмәт итә. Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев белән шул хакта сөйләшәбез.

– Илнур Мидхәтович, хәтерлим әле, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Петербург урамы башына Петр I гә һәйкәл урнаштырырга дигән сүз чыккач, җәмәгатьчелек моңа каршы төште. Нәтиҗәдә бу дәрәҗәле урынга тарихчы галим Лев Гумилев бюстын куярга тәкъдим иттеләр. Моны хакимият тә хуплап каршы алды. Нинди фәнни ачышлары, нинди хезмәтләре белән яулады икән бу олуг галим безнең күңелләрне?
 
– Татар халкы Лев Гумилевның фәнни хезмәтләренә, ачышларына зур бәя бирә. Тарихчы буларак, ул Азиянең очсыз-кырыйсыз далаларында яшәгән, рус дәүләте белән тыгыз мөнәсәбәттә торган борынгы халыклар һәм дәүләтләр турында яңа тикшеренүләр, ачышлар ясап калдыра. Кем икәнлегебезне аңлатып бирә. Лев Николаевич – үз шәҗәрәсен татарларга тоташтырган шагыйрә Анна Ахматованың һәм 1921 елда «халык дошманы» дип атып үтерелгән офицер, шагыйрь Николай Гумилевның улы. Аның тарихчы, этнослар белгече, философ буларак фәнгә керткән гаять күп яңалыклары арасында дөньякүләм казаныш дип танырлык хезмәте бар. Ул – яңа этник системалар барлыкка килүне пассионарлык (милләтнең, биоэнергиясе ташып чыгу аркасында, үз-үзен саклау инстинктын югалтып, күченеп йөри башлавы) теориясе аша аңлату. Галим шуның нигезендә Азия һәм Көнчыгыш Европа киңлекләрендә төрле этносларның, шул исәптән рус, хәзәр, татар һәм башкаларның барлыкка килүен, үзара мөнәсәбәтләрен, дәүләтләр оешуны тарихи чыганаклар мөмкинлек биргән дәрәҗәдә дөреслеккә туры китереп тасвирларга тырыша. Безнең өчен аның хезмәтләрендәге Алтын Урда һәм рус дәүләте симбиозына (биологик төрләрнең бергә яшәве) багышланган өлеше аеруча кызыклы. Лев Гумилев – моңа кадәр тарих фәнендә ясалма тудырылган һәм берничә гасырлар буена яшәп килгән татар-монгол изүе турындагы уйдырманы юкка чыгаручы беренче кеше. Монысы татар халкы өчен бигрәк тә мөһим. Галимнең тарихта татар-монгол изүе дип йөртелә торган чорга биргән бу бәясе күпләрне аптырашта калдыра. Алтын Урда ханнары үз түрәләреннән яулап алынган җирләрдә салым түләүчеләрне кысмауны таләп иткәннәр, дип билгеләп үтә ул бу җәһәттән. Без – татарлар, шулай ук барлык төрки халыклар, бу олуг галимне төрки дөньяны өйрәнүе, дөреслекне курыкмыйча әйтеп бирә алганы өчен хөрмәт итәбез, олылыйбыз. Ул татарча да яхшы белгән. Бу хакта язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның истәлекләрендә дә язылган: «Исәнме, Кубрат хан оныгы! Әйдә, чишен дә түрдән уз. Мин татарча беләм, ундүрт ел сөргеннең файдасы татарлар тарихын өйрәнүгә китте», – дип каршы ала ул аны үз фатирында.
 
– Сөргеннең файдасы дигәннән, димәк, кайда гына булса да, ул бер минутын да әрәмгә үткәрмәгән булып чыга?
 
– Ходай аңа талантны да, сәламәтлекне дә, бәхетне дә өеп бирә. Оптимист була ул. Фани дөнья белән дә, алдыма куйган максатка ирештем, дип хушлаша. Сиксән ел эчендә бер кандидатлык, ике докторлык диссертациясе яклый. Ундүрт монография чыгара. Егермегә якын китап, ике йөздән артык гыйльми мәкалә бастыра. Аның университеттагы лекцияләренә Ленинград халкы бәйрәмгә барган кебек йөри. Ә бит Лев Гумилев сәяси тоткын сыйфатында дүрт тапкыр кулга алына, атарга хөкем ителә, барлыгы ундүрт ел гомерен лагерьларда үткәрә. 1944 елда үз теләге белән сугышка китә. Берлинны алуда катнаша. Бер әңгәмәсендә үз тормышы турында ул: «Мин нәрсә теләдем – шул турыда уйладым, нәрсә уйладым – шул хакта яздым һәм үземнең барлык китапларымны да басылган хәлдә күрдем», – дип әйтә. Чыннан да, «От Руси до России» исемле соңгы китабының сигнал нөсхәсен хастаханәгә китерәләр. Шуннан озак та үтми галим якты дөнья белән хушлаша.
 
– Совет хакимияте каршында Лев Гумилевның нинди гаебе бар?
 
– Шунысы кызык: истәлекләрдән күренгәнчә, Лефортово төрмәсендә тикшерүче шушы сорауны аның үзенә юллый. Гумилев: «Бернинди дә», – дип җавап бирә. Ул чорда тикшерүчеләр җинаятьне үзләре уйлап тапкан бит. Дөресме, юкмы – ул хакта башларын катырып, уйлап тормаганнар. Лев Николаевичка гаеп тагу авыр булмый үзе. Контрреволюцион гамәлләре өчен атып үтерелгән офицер, дворян улы бит. Алар уйлавынча, бәлки, ул күптән совет властеннан үч алу турында хыялланадыр. Аның «җинаяте» әнә шул була. Хәзер генә без әтисе Николай Гумилевның бер гаебе дә булмаганын, нахакка атылганын беләбез. Алар аталы-уллы икесе дә – репрессия корбаннары. Бу хәлләрдән Анна Ахматова да зыян күрә.
 
– Күп кенә чыганакларда, Лев Николаевич әнисе белән тату яшәмәгән, дигән фикерләр чагылып китә…
 
– Тормыш иткәндә төрлесе булгандыр инде. Лев Гумилев Санкт-Петербург шәһәрендә туа. Анна белән Николай, уллары тугач та, фикердәшләре белән гадәтләнгән тормышларын дәвам иттерәләр. Малайны әтисе ягыннан әбисе Анна Гумилева тәрбияли. Бәлки, шушы хәл дә тәэсир иткәндер. Әбисенең Тверь шәһәреннән ерак түгел үз утары була. Лев анда биш ел яши. Октябрь инкыйлабы башлангач, Бежец шәһәренә күченәләр. Анна белән Николай 1918 елда аерылышалар. Лев Петербургка килә. Малай бер ел буена әтисе яныннан китми. Әнисендә кунак кына була. Тиздән әтисе дә, әнисе дә яңа гаилә кора. Әбисе малайны яңадан үз янына алдыра. Лев өч мәктәп алыштыра, дуслары да булмый. Аны пионерга, комсомолга да алмыйлар. «Халык дошманы» улыннан барысы да читләшергә тырыша. Мәктәпне тәмамлагач, 1930 елда Лев әнисе янына Ленинградка килә. Институтка керергә тели. Әмма чыгышы дворян булу сәбәпле, гаризасын кабул итмиләр. Заводка кара эшче булып урнаша. Аннан трамвай депосына күчә. Хезмәт биржасына исәпкә баскач, геология экспедициясенә әзерләнүчеләр курсына килеп эләгә. 1931 елда Байкал тирәсенә беренче сәяхәткә чыгып китә. Ул 21 экспедициядә катнаша. 1933 елда аны беренче тапкыр кулга алалар. Бу хәлләр башлангач, әнисенең ярдәме бик зур була: ул, улын ярлыкауларын сорап, Сталинга хат яза. Беренчесендә 9 көннән бернинди гаеп такмыйча чыгарып җибәргән булсалар, икенчесендә нәкъ менә әнисенең хаты ярдәмгә килә. Моны, әлбәттә, ул белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрдә һич кенә дә вак-төяккә санап булмый. Әмма Лев Гумилевның төрмәдән коткару мәсьәләсендә әнисенә ризасызлык белдерүе турында сүзләр дә бар. Шулай булган очракта ул, мөгаен, хаклы ук түгелдер дигән фикер дә йөри. Чөнки Анна Ахматова Сталинга берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Барып кына чыкмый. Аннан килеп, Лев Гумилевның Санкт-Петербургтагы музей-фатирында әнисенә язган хатлары саклана. Алар хөрмәт һәм дустанә хисләр белән язылган.
 
– Галимнең тормыш юлын өйрәнә башласаң, гаҗәпкә каласың. Эзәрлекләнү, бертуктаусыз кулга алынулар, сугыш… Кай арада шундый зур эшләр эшләргә өлгергән?
 
– Аның әдәби таланты мәктәптә үк ачыла башлый. Стена газеталарына мәкаләләр, шигырьләр яза. Көнчыгыш республикаларга экспедицияләргә йөргәндә төрки телләргә кызыксыну уяна. Ул алты телдә сөйләшә. 1935 елда Ленинград университетының тарих факультеты студенты булу бәхетенә ирешә. Белем дәрәҗәсе буенча сабакташларыннан аерылып тора. Әмма кулга алыну сәбәпле, укуын дәвам иттерә алмый. Сугыштан кайткач кына диплом алуга ирешә. 1948 елның декабрендә Гумилев төркиләр тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1959–1963 елларда Каспий диңгезе буенда өйрәнү эшләре алып бара. Шул материаллар нигезендә «Открытие Хазарии» китабын яза. Әлеге китапның чыгуы зур казаныш дип кабул ителә. Бу хезмәт «Хунну», «Хунну в Китае», «Древние тюрки» тетралогиясенең башлангычы була. Озак та үтми, «Поиски вымышленного царства» китабы пәйда була. Алар барысы да тиз арада чит телләргә тәрҗемә ителә һәм зур популярлык казана. Әмма, әйтергә кирәк, галимнең һәр китабы, һәр ачышы алкышлар белән каршы алынмый. Лев Николаевич бик авыр тәнкыйть шартларында хезмәт итәргә дучар була. Танылу бәхете гомеренең соңгы көннәрендә генә елмая. Анда да төрки-татар хакында хак язган тарих өчен янаулар тукталмый.
 
Кызыклы фактлар
Лев Гумилев бәрәңге ашамый, аны рус крестьяннарына килгән бәла-казаларның сәбәбе дип саный. Шуңа күрә хәләл җефете Натальяга ашка шалкан салырга туры килә.
 
Юлга чыгарга җыенса, вокзалга бер сәгатькә иртәрәк килә торган була, чөнки поездның иртәрәк китүеннән курка.
 
1966 елда Гумилев чит илдә беренче һәм соңгы тапкыр була. Ул Прагада археологлар корылтаенда катнаша.
 
Гомеренең соңгы көннәрендә бик җитди төстә фәнни фантастика һәм детективлар белән мавыгып китә.
 
Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»