|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2022 Мәдәният
Резидә Төхфәтуллина: "Гомеремнең бер минутында да үкенмәдем"Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, ТНВ каналында чыгып килүче "Манзара" тапшыруында кунак булып кайтканнан соң, социаль челтәрдә үзенең хис- кичерешләре белән бүлешкән. Ул болай дип яза: "Хәзерге заманда үзеңне һәрьяклап күрсәтү, пиар, телевидение... заманасы. Ә нишләргә?! Замана чиреннән артта калырга ярамый.
Һәр артистның гөрләгән, кайтып кермичә юлларда, гастрольләрдә, ташып торган энергия белән хезмәт иткән мәле шул чорда була.
Ә бит әле иҗат, хезмәт дәвам итә, нәкъ менә шул мизгелдә замана чире ярдәмгә килә. Менә бүген дә "ТНВ" каналында кунак булып "Манзара" тапшыруында булдык.
Эшләргә язсын, экраннар аркылы булса да, очрашып, без исән әле дип, сәләмләшергә насыйп булсын.
Өч минутлык сөйләшү өчен дә ярты көн әзерләнеп, дулкынланып җан чыга.
Кем әйтә артист хезмәте җиңел дип...
Һәр хезмәт җаның, тәнең биреп эшләсәң авыр.
Гомеремнең бер минутында да үз хезмәтемне сайлаганга үкенмәдем.
Ә тамашачы, халык, кешеләр белән булу - язмышның иң зур бүләге", - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|