|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2022 Җәмгыять
Илнур Фәйзрахманов: «Хәзер булсамы?! Төкереп бирер идем эш буенча җыелышына…»Журналист Илнур Фәйзрахманов кызы Сәлимәнең 11 яше тулган көнне үзенчәлекле пост урнаштырган. Анда ул фәлсәфи фикерләре белән бүлешеп, болай дип яза: «Безне чиктән тыш иркәләп, адым саен мактап үстермәделәр. Уку, дуслар белән аралашуда үз иркебезгә куелсак та, әти-әни тарафыннан контроль көчле иде. Мин дә улыбыз белән кызыбызга карата корырак. Катырак. Өй эшләрендә булсынмы, дәрес әзерләүдәме?! Дәфтәрләре пөхтә алып барылмаса, яңа дәфтәр башлатып, 7-8 битне кире күчереп яздырырга да мөмкинмен. Элек олысы белән шулай иде, хәзер Сәлимә, миңа үпкәли-үпкәли, ялгышын төзәтә.
11 яшь! 11 ел! Сәлимә туган мизгел, сәгатьләр – мәңге онытылмаслык бер хатирә. Искә төшерүгә, каз тәннәре чыга... Хәзер булсамы?! Төкереп бирер идем эш буенча җыелышына… Үскәннәрен дә җүнләп күреп өлгермәдем. Әүвәл – тәүлек буе игътибар сораган хезмәт... Аннан – мәгънәсезгә читтә узган еллар… Кызым! Туган көнең белән! Үз фикерең, корыч холкың, нык сәламәтлегең булсын! Акыл белән яшә! Ходай синең һәр адымыңда, һәр гамәлеңдә саклаучы, яклаучы булсын», – дигән Илнур Фәйзрахманов.
--- |
Иң күп укылган
|