|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2022 Фаҗига
Татарстанда авариягә очраган 5 кеше хастаханәгә эләккән, алар арасында 9 айлык сабый бар (ФОТО)Кичә якынча 18.30 сәгатьтә М7 трассасының Менделеевск районындагы өлешендә җитди авария булган. «Волга»-Бәзәкә автомобиль юлының 14 нче чакрымында өч автомобиль бәрелешкән. Беренчел мәгълүматларга караганда, BMW Х5 автомобилен йөртүче алда барган машинаны узып китү өчен каршы якка чыккан һәм Mazda, «Лада Веста» автомобильләренә бәрелгән. Көчле бәрелештән соң ике җиңел машина да юл кырына чыгып очкан. «Татар-информ»га бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптән тугыз айлык бала зыян күргән. Алар хастаханәгә җибәрелгән, дип яза Татар-информ.
Һәлакәт урынына Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров чыкты. Әлеге вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
«Юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды. Әлеге фактка карата җинаять эше кузгатылды, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, зыян күрүченең сәламәтлегенә саксызлык аркасында авыр зыян китерү буенча алып барыла», – дип ачыклык кертте Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|