|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Гүзәл Җәләлова: Сәхнәдә күренми торуым тормыш авырлыклары белән бәйлеҖырчы Гүзәл Җәләлова соңгы вакытта сәхнәдә бик күренми иде, шәхси тормышын да интернет челтәрләрендә язылучыларына “чәчми”. Күптән түгел ул “Туган авылым” ресторан-күңел ачу комплексында иҗат кичәсен үткәрде. Иҗаттан югалып торса да, Гүзәл онытылмый. Халыкчан җырларын, тавышын якын иткән тугры тамашачысы бар аның. — Әлеге кичә яңа сулыш бирде, — ди Гүзәл. — Күңелем үсеп, яңа җырлар яздырасым килеп кайттым.
— Гүзәл, эстрадада эшчәнлегең кайчан башланды?
— 2003 елда, соңгы курсларда укыган чакта җырчылар белән гастрольләргә йөрдем. Институтны тәмамлагач, бер ел үземнең профессия буенча эш эзләдем. 2005 елда гына ул чактагы “Казан” милли-мәдәни үзәгенә (хәзер Казан шәһәр филармониясе) җырчы итеп эшкә алдылар. Халыкчан тавышлы артист буларак, ул елларда күбрәк татар халык җырларын башкардым. Телеэкраннардан бераз күренә башлагач, композиторлар җырлар тәкъдим итте.
— Сине күбрәк кайсы җыр халыкка танытты?
— Әти-әнием, туганнар — барысы да матур җырлый. Бервакыт мине “ТНВ” каналына “Яшьлегем эзләре” ретро-концертына чакырдылар. Өч көн эчендә берәр халыкчан җыр әзерләп өлгертергә кирәк иде. Әни: “Кызым, якташым Мансур Шиһапов сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән “Яшьлегем эзләре”н башкар. Ул җырны күптән берсе дә җырламый”, — диде. Тиз арада аранжировка ясатып, өч көндә әзерләп, ротациягә бирдем. Шушы җырымны халык бик якын итте. Бу җырга рәхмәтлемен.
— Продюсер белән эшләмәдеңме?
— Продюсер булмаганга, иҗат авыр бара да инде. Чөнки җырчы җырларга гына тиеш. Концертлар оештыруны, реклама һәм башка эшләрне хәл итүче кеше булса яхшы. Бездә гомумән продюсерлар аз. Хәзер дә Аллаһы Тәгалә биргән тавышым һәм тырышлыгым белән генә үз юлымны ярам.
— Соңгы елларда сәхнәдә сирәк күренәсең. Иҗадый кризисмы бу?
— Сәхнәдә күренми торуым тормыш авырлыклары белән бәйле. Язмышым җиңел түгел, гел көрәшергә, тырмашырга кирәк. Пандемия үзенекен итте, аңа хәтле дә төрлесе булды. Яманы да, этлеге дә җитәрлек эләкте. Авырлыкларны искә алмыйм, алар турында сөйлисем килми. Бүгенге көнемә шөкер итәм, үземне бәхетле дип әйтәм. Аллаһы Тәгалә биргән тавышым бар, саулыгымнан аермасын. Тәкъдиремә риза. Ни дисәк тә, ялгыз кешегә авыррак.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|