поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2022 Мәдәният

Раил Садриев: “Балабыз булмагач, салкын су белән коендык”

"Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз", - ди Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев.

- Раил Илдарович, махсус актерлык белемегез юк, ә шулай да бүгенге көндә сез – Татарстанның халык артисты. Мондый югары дәрәҗәгә ничек ирештегез?
 
- Мин – метафизик. Бу дөньяда башкача яшим, бөтен нәрсәне дә бүтән төрле итеп кабул итәм. Минем өчен бу дөньяда тормышка ашмый торган хыял юк. Әгәр дә синең нәрсәгәдер ирешәсең килә икән, беренчедән, бик зур теләк булырга тиеш, ә икенчедән, син ул әйбергә инде ирешкән кебек яшәргә кирәк. Шул вакытта хәтта беркайчан да күз алдына китермәгән хыяллар  да тормышка аша башлаячак. Безнең яңа чыгарыласы спектакль дә шуның турында. Беләсеңме, без хәзер күчеш чорында яшибез. Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә. Алдан ук әйтеп куясым килә: сезнең буынга бик авыр булачак, чөнки сезнең буын тәмле бәрәңгене кибеттә үсә дип уйлый, сезнең буын “кибеттә колбаса юк” дигән әйберне белми, сез – иң аз эшләүче буын. Сезнең өчен һәрвакытта да ни телисез, шул бар иде. Ә бүгенге көндә болар барысы да үзгәрә, ләкин мондый авыр чорда дөньяга, ситуацияне коткаручы кешеләр килә, мин үземне шундыйларның берсе дип саныйм. Мин – белемем буенча тарихчы, ә тарих – ул һәрвакытта да кабатлана торган әйбер, мин моны бик яхшы аңлыйм. 
 
- Ә шулай да актер белеменең булмавы сезгә комачауламыймы?
 
- Юк, актер белеменең булмавына карамастан, бүгенге көндә мин теләсә нинди театр җитәкчесе белән бәхәсләшә алам. Бүгенге көндә минем инде егерме еллык стажым, тәҗрибәм бар. 
 
- Буа театры артистларының да күбесе башка өлкә кешеләре бит?
 
- Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Чөнки театрда без күп лабораторияләр үткәрәбез, безгә төрле режиссерлар килә, алар барысы да артистлар белән эшли. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз. Гомумән, безнең артистлар бик күп эшли: көне-төне репетицияләрдә, лаборатория вакытында 1-2 атна эчендә спектакльләр чыгаралар. Бүгенге көндә Буа театрында артистларга кытлык дип тә әйтер идем, труппада барлыгы 22 артист, икесе декрет ялында. Ләкин алар уйнаудан тыш, әле башка эш белән дә шөгыльләнә: кемдер монтировщик, кемдер костюмер, кемдер тавыш режиссеры, шуңа күрә алар акчаны да күп ала. 
 
-    Театрга халык йөриме соң?
 
-    Буада 18 мең кеше яши, алар барысы да татар түгел, чуашлар да, руслар да бар. Татарлар 60%, ләкин аларның бит барысы да театр тамашачысы дигән сүз түгел. Бездә көннән-көн үсеш бара. Соңгы вакытта зур аншлаг белән барган спектакль Зифа Кадыйрованыкы иде. Дөресен генә әйткәндә, башта аны чыгарасы килмәде, чөнки анда, русча әйтсәң, “бытовуха” күп иде. Спектакльне әле куеп бетермәгән килеш билетларның сатылып бетүенә шаккаттык. Димәк, халыкка бу кызык. Гастрольләр белән йөргәндә дә күп җирдә куелды бу спекаткль, һәрвакыт зал тулы иде. Бу, чыннан да, халык спектакленә әйләнде. 
 
-    Сезнең театрга хәтта Сергей Безруковның да килгәне булды. Уйлап карасаң, Буа – ул бит Татарстанның кечкенә бер районы гына, ә шулай да сез аны җәлеп итә алгансыз? 
 
-    Шул ук метафизика. Һәр уйлаган әйбер, әйткән сүз тормышка аша бит ул. Максат куерга кирәк, Безруков инде монда килгән дип уйларга кирәк, аннан соң инде пазл җыела башлый. Ул, әлбәттә, үзеннән үзе җыелмый, монда эшләргә һәм сиңа бирелгән билгеләрне күрә белергә кирәк. Минем инде күптән фестивальгә берәр хедлайнерны чакырасым килгән иде. Шулай Нияз Игъламов белән киңәшләштек тә, Сергей Безруковны чакырырга булдык. Шалтыраттык, җавабы мондый иде: “Хәзер Буаның кайда урнашканын карыйм башта”, – диде. Карады, аннан соң: “Әгәр дә мине Тәтешкә алып барсалар, мин ике көнгә килә алам”, – дип җавап бирде. Без аптырап калдык, ни өчен аңа Тәтешкә барырга икән, әллә туганнары шунда яшиме икән дип тә уйлап куйдык... Шулай итеп, Безруков Мәскәүдән Буага 2 көнгә килде.

-    Ә нәрсә эшләде соң ул монда?
 
-    Оркестр белән “Маленький принц”ны уйнады. Билетлар сата башлагач, башта кешеләр Безруковның килүенә хәтта ышанмаган да иде. 
 
-    Раил Илдарович, сез үзенекенә ирешә торган кеше, бу сыйфатыгыз белән горурланасызмы?
 
-    Әйе, чыннан да, миндә бу сыйфат бар, әмма беркайчан да горурланаммы, юкмы икәнен уйлаганым булмады. Бу – минем сыйфат һәм мин аның белән яшим. Күбрәк әрсезлек, мишәрлек дип тә әйтер идем мин аны.
 
-    Кеше башыннан йөргән чаклар булдымы? Бәлки яшь чакта?
 
-    Беләсеңме, гомумән, төрле чак булгандыр инде, мин бит кызу канлы кеше, ләкин кычкырып ташласам, ялгыш кына берәрсен үпкәләтсәм дә, соңыннан килеп кочаклап, гафу үтенәм. Миндә һәрвакыт “коллектив”, “дустанә мөнәсәббәт” дигән принциплар бар иде. Кеше башыннан беркайчан да йөрмәдем һәм йөрмиячәкмен. Хәтта 90нчы елларда да йөрмәдем. Иң мөһим вазифам – ул һәрвакытта да Кеше булып калу. 
 
-    Ни өчен сез театр белән шөгыльләнәсез? Театрга мәхәббәт каян барлыкка килде?
 
-    Театрга мәхәббәт күптәннән бар иде инде. Театрдагы кешеләр миңа туганнарым кебек. Минем гаиләдә бөтенесе җырлый, гармунда уйный, уйлап карасаң, мин дә җырчы булырга тиеш булганмындыр, ләкин мин җырламыйм да, биемим дә. Әгәр дә андый сәләт булса, бәлки башка өлкәдә уңышларга ирешер идем, үземнең эстрада театрын булдырыр идем, бәлки. Ләкин мине тормыш театр белән бәйләде һәм бу юкка түгел. Әйткәнемчә, без үзгәреш чорында яшибез, хәзер бик күп кеше депрессия белән авырый башлаячак, ә минем һәм безнең театрның вазифасы – ул шушы депрессияне дәвалау. 
 
-    Гастрольләр турында да сөйләгез әле. Сезнең театр гел автобуста сәяхәт итә. Мәсәлән, Казахстанда айдан артык булдыгыз. Артистлар арадыр бит?
 
-    Без ул Казахстан гастрольләрен сагынабыз. Анда бит башка атмосфера, автобуста барганда син тирә-юньдәге бөтен нәрсәне күреп, бөтен әйбергә дә игътибар итеп барасың. Һәм, гомумән, без гастрольгә барганда, мин бөтен театрны да алып барам. Деградадация нәрсәдән башлана? “Комфорт зона”сыннан. Ә мин артистларны ул зонадан чыгарырга тырышам.
 
-    Раил Илдарович, шәхси тормыш турында да сөйләшик әле. Хатыныгыз белән тормыш корып яшәвегезгә ничә ел инде?
 
-    Без 34 ел бергә, Аллаһка шөкер. Ул миңа түзә, мин аңа түзәм (көлә). Без бер-беребезне сирәк күрәбез бит, ул да булышадыр инде. Чөнки минем кебек кеше гел өйдә генә булса, ул бөтен дөньяны шартлата (көлә). 
 
-    Хатыныгызга ничек гашыйк булдыгыз соң?
 
-    Без комсомолда эшләдек. Ул сәркатиб иде, мин аңа кисәтү ясадым: “Туташ, сез бик каты бизәнгәнсез” – дидем, ул миңа: “Хам!” – диде. Шуннан мәхәббәт тарихы башланды да инде. Безнең озак кына бала булмады, шуннан соң без “Иванов” системасы буенча яши башладык: салкын су белән коендык, яланаяк кардан йөрдек. Тулырак беләсегез килсә, интернет челтәрләрендә бар ул. Бу система безгә чыннан да булышты, 1996 елда Фәрит исемле улыбыз туды. 
 
-    Улыгыз сезнең эзләрегез буенча китмәдеме? Ул нинди юнәлештә?
 
-    Юк, мин аңа беркайчан да үземнең позициямне өндәмәдем, аңа ирек бирдем. Улым кытай теле буенча укыды, спортсмен, футбол буенча студентлар арасында Россиянең ике тапкыр чемпионы. Бүгенге көндә Казанда яши.
 
-    Раил Илдарович, 34 ел яшәү дәверендә аерылу теләге булдымы?
 
-    Барлык өйләнешүләр күктә була ул: озыны да, кыскасы да. Холкы белән туры килмәгән кешеләр өйләнешеп, берничә елдан соң аерылышалар – бу да юкка түгел бит, димәк, алар бер-берсенә ни өчендер җибәрелгән. Тормыш иптәшем миңа ни өчен җибәрелгәнен мин беләм: ул минем көзгем. Йөземә карап, дөресен туры бәреп әйтә ала, ул – тәнкыйтьчем һәм ул минем бердәнбер, ышанычлы кешем. 34 ел эчендә шәхсән миндә андый аерылу теләге тумады. Урта яшь кризисын без инде үттек. 

-    Буа тетрының киләчәккә планнары нинди?
 
-    Шушы үзгәреш җилләре белән бергә югары үрләргә күтәрелергә. 
 
-    Бу дөньяда нинди эз калдырасыгыз килә?
 
-    Беренчедән, исемем Раил һәм ул гарәп теленнән “нигез салучы” дип тәрҗемә ителә икән. Кайвакыт: “Нәрсәгә нигез салам инде мин?” – дип уйлап та куям, бәлки менә шушы яңа Буа театрынадыр... Эз калдыру, бәлки, шул буладыр да. Иң мөһиме – үз миссияңне үтәп китү. Синең яшәвеңнән ниндидер мәгънә булырга тиеш. Миннән соң урам исемнәре, һәйкәлләр калсын дип теләмим, үлгәч, алар миңа нигә кирәк соң?! Ә миссия - һәркемнең үзенеке. 
 
Индира
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»