|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2022 Фаҗига
2 яшьлек сабый үлгән авариядә машина эчендә тагын 4 һәм 7 яшьлек ике бала булган (ФОТО)Бүген Азнакай-Тымытык автомобиль юлының 9нчы километрында көндезге унбердә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Билгеле булган мәгълүматларга караганда, төп юлга чыкканда, «Лада» йөртүчесе KIA автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешкәннән соң ике машина да юл кырыена төшеп киткән, чит ил машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр. Авария аркасында безнең илдә чыгарылган машинаның ике яшьлек пассажиры үлгән. Тагын дүрт кеше, шул исәптән 4 һәм 7 яшьлек ике бала, җәрәхәтләр алган. «Татар-информ»га фаҗига урынында булучылардан билгеле булганча, авариядә кечкенә малай үлгән.
Аңарчы бүген төнлә республиканың Лениногорск районы Керкәле авылында авария булган.
Deawoo җиңел машинасын йөртүчесе зур тизлектә идарәне югалтып, йорт коймасы белән каршыдагы багана арасында кысылып калган. «Татар-информ»га һәлакәт урынын күрүчеләр шул турыда сөйләде.
«Машинада егет белән кыз барган булган. Икесе дә 25 яшьтән яшьрәк. Пассажир кыз шунда ук һәлак булган», – дип белдерде фаҗига шаһитлары.
--- |
Иң күп укылган
|