поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2022 Дин

Шәригать буенча мирас бүлү үзенчәлекләре нидә?

Васыятьнамә язу элек-электән килгән. Пәйгамбәрләр заманында ук мирасны бүлү, башка әйтергә теләгән сүзләр бу документта чагылыш тапкан. Бүген дә актуальлеген югалтмый әле ул. Дин ягыннан васыятьнамә язуның таләпләре хакында Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

— Рөстәм хәзрәт, васыятьнамә язу мирас бүлүгә генә кайтып каламы?

— Васыятьнамә язуны матди мирас белән генә чикләп булмый. Элек-электән дин әһелләре, галимнәр балаларына, оныкларына әйтергә теләгән сүзләрен язып калдырган. Анда мирас турында бер сүз дә булмаска мөмкин. Васыятьнамә тәрбияви максаттан, нәсыйхәт буларак та языла. Кеше тормышында матди байлык белән бергә, рухый байлык та бар бит.

— Васыятьнамә язуның билгеле бер тәртибе бармы?
 
— Васыятьнамә, гадәттә, ике өлештән тора. Беренчесендә кешенең киләчәк буынга җиткерергә теләгән фикере әйтелә. Әйтик, кеше балаларына, оныкларына намазлы булырга, шәригать кушканча яшәргә, яхшы гамәлләр кылырга васыять итә. Икенче өлештә мөлкәт, мирас мәсьәләләре күрсәтелә. Мирас тәртипләре Коръәндә күрсәтелгәнчә билгеләнә. Кеше үзен кайда җирләргә кирәклеген әйтеп калдырырга мөмкин.
 
— Шәригать буенча, мирас бүлү үзенчәлекләре нидә?
 
— Мөселманнар мирас бүлешергә нотариуска килгәч, дин таләпләренә игътибарлы булсын иде. Коръәндә кемгә күпме мөлкәт бүленергә тиешлеге төгәл әйтелгән. Мирас бүлгәндә, ир балага — мөлкәтнең ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше тиеш. Чөнки кыз кияүгә чыга, шәригать буенча, аны ире кайгыртырга бурычлы. Закон нигезендә, милек бүлгәндә уллыкка алынган балалар бертуганнары белән бер дәрәҗәдә исәпләнә. Ә диндә башкачарак. Үги балаларга мирас каралмаган. Дөрес, кеше мөлкәтенең өчтән бер өлешен үзе теләгәнчә васыять итә ала. Шул исәптән үги баласына да өлеш чыгарырга мөмкин.
 
— Хәйрия өчен тотылырга тиешле мирасын да кеше васыятьнамәдә күрсәтергә бурычлымы?
 
— Мирасының өчтән бер өлешен генә хәйрия максатларында калдыра ала. Калганын туганнарына, якыннарына васыять итәргә хокуклы. Бервакыт мәчеткә бер әби килгән иде. Бер бүлмәле фатирымны мәчеткә калдырам, ди. Нотариуска барып рәсмиләштерергә дә өлгергән. Әбигә дин буенча мирасны васыять итеп калдыру турында аңлаттык. Үз балалары юк икән, ул аны туганнарының балаларына да калдыра ала бит.
 
— Васыятьнамәне кеше ничә яшьтә язарга тиеш?
 
— Аның төгәл вакыты юк. “Гаилә” мәчете берничә ел рәттән “Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз” дигән бәйге оештыра. Анда катнашучылар арасында мәктәп укучылары да бар. Васыятьнамәне кеше 15 тә дә, 95 яшендә дә яза ала. Кайберәүләр: “Яшь чакта язарсың да, яшәгән саен мирас күбәя, гаилә дә ишәя. Васыятьнамәне үзгәртеп буламы?” — дип борчыла. Моның авырлыгы юк, васыятьнамәгә өстәмәләр кертергә, аны үзгәртергә була. Ул гомер буе языла. Бүген васыять яздым да иртәгә үләм дип уйлау — ялгыш.
 
— Васыятьнең төрлесе була. Мине фәлән урында күмегез, костюм кидерткән килеш җирләгез, диючеләр турында ишетергә туры килә. Бөтен васыять тә үтәлергә тиешме?
 
— Васыять дин таләпләренә туры килергә тиеш. Шуңа бәйге ярдәмендә дә аны язу тәртипләрен аңлатырга, үрнәкләрен күрсәтергә тырышабыз. Мөселманнар мәетне кәфенлеккә төреп җирли. Гөнаһлы гамәлгә илтә торган васыятьне үтәмәвең хәерлерәк. Үтәмәсәң, мәрхүм рәнҗер, дип уйларга кирәкми. Киресенчә, шәригатькә каршы килә торган эшне кылсаң, гөнаһ булыр. Барысын да Коръән, ислам кушканча башкарырга тырышыйк.
Фото: пиксабай

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.09.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»