|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2022 Мәдәният
Тинчурин театры режиссерларны курсларга чакыраК.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар ачыла. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып барачак. Туфан Имаметдинов фикеренчә, соңгы елларда милли сәнгатебез Татарстанның мәдәни тормышында ныклы урын алды, үз тамашачысын тапты, татар театрында сәхнәгә чыккан әсәрләр халыкара һәм Россиякүләм фестивальләрдә катнаша. Шунысын әйтеп узарга кирәк, заманча татар сәнгатен үстерергә теләгән яшь режиссерларның идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре чикле, мәйданчыклар белән дә кыенлыклар туа. Туфан Имаметдиновның курсларында укыган белгечләр исә Тинчурин театры сәхнәсендә үз проектларын күрсәтә алачак. Курсларда 1 ел дәвамында белем аласы. Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр шушы адреска кабул ителә: tinchurinteatr1933@gmail.com . Гаризага резюмены да беркетергә кирәк. Уку түләүсез.
--- |
Иң күп укылган
|