поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.02.2011 Мәдәният

Сагышларны җиңгән балкышлы язмыш

85 яшь! Бу еллар – Аның байлыгы, батырлыгы, көчле шәхес, кабатланмас талант иясе булуының дәлиле. Ул Аның гомер яше генә түгел, казанышлар тулы гаҗәеп озын, бәхетле иҗат гомере. Шул гомернең 70 елы – профессиональ иҗатта! Ленинград хореография училищесына 9 яшьтә укырга керүен күздә тотсак, балет дөньясында инде 76 ел!

Әйе, бүгенге көнгә кадәр Ул һаман бию сәнгатендә яши, иҗат итә. Яңа елның ял көннәрендә Наилә ханымны котларга дип һәм очрашу нияте белән телефоннан күпме шалтыратсам да, җавап булмады. «Хастаханәдәме әллә», дип борчылып, эш урыны – хореография училищесы белән элемтәгә кердем. «Нинель Даутовна театрда, анда укучылар көнгә икешәр спектакль күрсәтә», –диделәр. Алай икән, шөкер, исән-сау икән һәм һаман эштә. Көнләшерлек, билләһи! Яшәсәң, менә шулай яшә, тигез урында түмгәк кебек түгел, ә һаман кирәкле, файдалы булып, тәҗрибәң, хезмәтең, талантың белән яшьләрне өйрәтеп, аларның сәләтен камилләштереп, үзең дә алардан илһам алып. Легендага тиң гомер. Бу исем инде үзе бер легенда.

 

Наилә Юлтыева... Могҗизалы исем, тарихта беркайчан да онытылмас исем. Без аны үзебезнең телебезгә яраштырып, яратып Наилә дибез, гәрчә Нинель исеме үзе дә бер тарих чорын эченә алган. Балеринаның әтисе – күренекле башкорт шагыйре, язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир Даут Юлтый, 1921 елда Совет иленең юлбашчысы В.И.Ленин белән очрашкан. Шушы онытылмас истәлекле очрашу хакына – хөрмәтенә дисәк тә була – кызына ул Нинель исемен бирә, ягъни Ленинны киредән укыганда барлыкка килгән исем. Әмма Совет власте Даут абзыйның революцион рухына карап тормый, «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугып, һәлак итә. Шул шаукымнан Нинельнең әнисе Фатыйма ханым да Мордовия лагерьларында җәфа чигә. Балалар әниләре белән 10 ел буе хат кына алышып яшиләр, үсәләр, буйга җитәләр. 1947 елда гына – инде 21 яшен тутырган Нинель әнисен лагерьдан алып кайта. Әтиләре белән дә очрашу өметен өзмәгән гаилә дөреслекне бик соң, Д.Юлтыйның исеме аклангач кына белә – ул 1938 дә үк атылган икән... Әйе, Нинель ханым әйтмешли, замананы сайлап ала алмыйсың. Тугансың икән – теләсәң дә, теләмәсәң дә, гомерең дә, үлемең дә шул чорда була.

 

Балерина Нинель Юлтыева туган, үскән, яшәгән һәм дан казанган чор да катлаулы чор. Әмма ул бәхетле йолдыз астында туган булса кирәк. Аның талантлы иҗаты, исеме тамашачысын үз вакытында тапты, мактауларга да үз вакытында лаек булды ул.

 

Миндә балачагымнан сакланган бер саргылт гәзит бар – «Татарстан яшьләре» гәзите. Анда мин, башлангыч сыйныф укучысы, бик биергә яратканга күрә, ничек балерина булырга, кайда укырга дигән сорау белән редакциягә мәрәҗәгать иткәнмен. Наилә Юлтыева ничек балетка килгән дип тә кызыксынганмын. Журналист, авыл баласына бу юлдан китү өчен нишләргә, кая барырга икәнлеген аңлатмаса да, балерина Нинель Юлтыева турында язган иде. Нинель Юлтыева исеме миңа ул чакта каян, ничек билгеле булган икән дип уйланам. Телевизор юк, радиодан балет тапшырмыйлар. Димәк, татар телендә чыгучы ике-өч гәзит һәм «Азат хатын», «Ялкын» журналлары бу оста биюче хакында хәбәрләр биргән. Ә ул вакытта танылган, күренекле талант ияләре турында гына язмалар басылуын искә төшерсәк, Н.Юлтыева балет сәнгатенең йолдызы булган һәм аның данын, үзен күрмәсәләр дә, авылларда да белгәннәр. Нәкъ шул елларда З.Хәбибуллинның «Раушан» балеты турында язганнары истә. Һәм журнал тышлыгында Раушан ролендәге Н.Юлтыева рәсеме... Бармак очларында бик җайлы, матур басып торган, курчак кебек нәфис гәүдә. Кызчыкның кыска чәч толымнары укучы кызларныкы кебек ефәк тасма белән үрелгән, самимилек, гүзәллек. Мәктәп баласы кебек күренгән биюче ул чакта инде кырыкка якынаеп килгән икән ләбаса. Сәхнәдәге биюе белән генә түгел, безнең кебек шәһәрдән ерактагыларны кәгазь битендәге рәсеме белән дә әсир иткән, сәнгатькә өндәгән, матурлыкка мәхәббәт уяткан гүзәл зат. Шул истәлек өчен дә рәхмәт сезгә, Артистка!.. Ул чакта балеринаның биографиясе кыска һәм өстән-өстән генә язылган иде. Еллар үтә-үтә ул тулыланган, баеган – анда безнең милли балет сәнгате тарихы да ярылып ята. Совет чорында язылмый калган тәэсирле сәхифәләр дә күп анда...

 

Кечкенә Нинельнең балет юлыннан китүенең сәбәбе, әлбәттә, беренче чиратта әти-әнисенең теләге. Ә бу юлның дәвам итүе – талантлы кызның тырышлыгы белән генә түгел, әнә шул талантларның күмелеп калмавы өчен җаны-тәне белән тырышкан, сәнгать өчен җан атып яшәгән кешеләр белән бәйле. Нинель ханым зур хөрмәт белән күңел түрендә саклаган шундый асыл шәхесләрнең берсе – Александр Викторович Ширяев (Санкт-Петербург хореография училищесының, ягъни бүгенге А.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясенең мәктәп театры аның исемен йөртә), ул чакта Ленинград хореография училищесының өлкән укытучысы, яшьлегендә хәтта Мариус Петипаның «уң кулы» саналган танылган биюче, балетмейстер, үзе талантлы музыкант, рәссам. Нәкъ аның башлап йөрүе аркасында 1934 елда училищеда милли республикалар өчен балет артистлары әзерләү бүлеге ачыла. А.В. Ширяев җитәкчелегендә шул ук елны Уфада (Уфа – Н.Юлтыева туган шәһәр) талантлы балалар эзләү, җыю башлана. Күпләр үзләренең сабый балаларын читкә, еракка җибәрергә куркалар. Шунлыктан беренче студиягә булачак биючеләрне күбрәк балалар йортындагы ятимнәр арасыннан сайлап алып китәләр. 1935 елда җыелган икенче студиягә исә балаларын Ленинградка җибәрү җәһәтеннән зыялы гаиләләр активлык күрсәтә. Кызларында сәләт сизгәннәрме – Фатыйма белән Даут Юлтыйлар да Нинельне биюче итәргә карар кылалар. Даут Юлтый да күпкырлы талантка ия, бик алдынгы фикерле, кызыксынучан, хыялга бай шәхес була. Кечкенәдән шигырьләр яза. Ул – «Карагол» тарихи драмасының авторы, Башкорт дәүләт театрын, Башкортстан язучылар берлеген оештыручылар рәтеннән. Кино сәнгате эшлеклесе атаклы Михаил Ромм белән дә якыннан танышып, бу өлкәдә дә беренче адымнар ясаган, киносценарийлар язган кеше. М.Гафури, Н.Исәнбәт, Б.Урманче – Юлтыйлар гаиләсендә еш була торган кунаклар. Язучы, артист, рәссамнар, композиторлар җыелган, әдәби-музыкаль кичәләргә охшаган ул кичләр, аларның пианинода уйнаулары, әти-әниле бәхетле балачак – Нинель ханым йөрәгендәге иң изге хатирәләр. Күндәм, тәртипле кыз бала әти-әнисенең сүзен тыңлап, имтиханга бара. Кабул ителә. Аның белән бергә Әлфия Айдарскаяны да укырга алалар (Сара Садыйкова Башкортстанда гастрольдә йөргәндә кызы Әлфияне дуслары Юлтыевларда калдырган була). Үзенең «Хәтеремнең адажиосы» («Адажио моей памяти») исемле хатирәләр китабында Н.Юлтыева Ленинградка килеп, театрга баргач һәм беренче тапкыр сәхнәдә «Бакчасарай фонтаны» дигән балетны карагач туган гаҗәеп хисләре турында: «Мин шунда үземнең тормышымда ниндидер бик мөһим, зур үзгәреш башланганын һәм инде беркайчан да башкача, элеккечә булмаячагына төшендем», – дип яза. Сизгән бала йөрәге – беркайчан да берни дә инде әүвәлгечә булмаячак. Әти-әнисез яшәргә өйрәнү дә шулай башлана – әле алар исән-имин чакта ук. Сагыну бар, әмма сине кызыклы, тылсымлы дөнья били. Бу бәлки үзенә күрә язмышның Нинельне саклавы, ялгызлыкка кайгысыз гына ияләнә торсын диюе булгандыр... Ике елдан соң да, «алар өйдәдер, бергәдер» дип тоелсын өчен, ятимлек, кайгы изеп бетермәсен өчен...

 

... 1937 ел. Нинельнең Уфага әти-әнисе янына җәйге ялга кайткан күңелле көннәре. Әтисе көне-төне үз бүлмәсендә язу өстәле артында... 27 июль төне... Даут абыйны язылган, язылып бетмәгән һәм әле күпме язылачак шигырь, поэма, романнарыннан аерып – алай гынамы соң! – газиз гаиләсеннән аерып, кулга алган төн. 11 яшьлек кыз язмышына, аның биографиясенә иң фаҗигале вакыйга язылган төн. Нинель дә, абыйсы Таң да әтиләрен башка күрмиләр. «Халык дошманы» кызына Ленинград юлы да ябыла. Укырга киткәндә, аны вокзалдан кайтарып җибәрәләр. Зур өйләреннән куып чыгаралар. Ул гади мәктәптә укый башлый. Менә шунда бу хәбәрне ишеткәч, А.В. Ширяев бар мөмкинлекләрне кулланып, талантлы кызны яңадан укырга җибәрүләренә ирешә, юл чыгымнарына акчаны да үзе җибәрә. Әнисе дә кулга алынгач, кызны ул үз канат астына ала. Күңелен күтәрергә тырыша, ял көннәрендә үзләренә чакыра. Кимсенмәсен, башкалардан кимлек сизмәсен дип, киемнәр дә алып бирә, кыскасы, үз оныгы итеп күрә.

 

Кем белә, әгәр киң күңелле, мәрхәмәтле Александр Викторович булмаса, бәлки безнең балет сәнгатебез Юлтыевасыз калган булыр иде. Нинельгә аннан соң да яхшы педагогларда уку насыйп була – атаклы Галина Уланованың әнисе Мария Федоровна Романова-Уланова, Федор Васильевич Лопухов...

 

1941 елның язы Нинель йөрәгенә яңа хәсрәт яралары өсти. А.В.Ширяев кинәт дөнья куя. Ә июньдә сугыш башлана, уку өзелә, милли бүлектә укучыларны өйләренә тараталар. Кемнәрнедер туган өе, туганнары каршылый... Нинель генә урамда кала. Хәер, аның кулында балет театрына эшкә урнашу өчен бирелгән юллама бар. 15 яшьлек Нинельнең шул көннән профессиональ сәхнәдә иҗат юлы, хезмәт юлы башлана. Театрның салкын бер почмагында йоклый, иртәдән эшкә чума. Балет артистына бирелгән хезмәт хакы ул чакта базарда бер ипи алырлык кына иде, дип искә ала Нинель Даутовна. Ә нинди матур хыялар белән яши иде бит. Әнисенә язган хатларында ул 1942 елда Мәскәүдә булачак Башкортстан декадасында аерым номер белән чыгыш ясаячагын, Мария театрында инде «Тылсымлы флейта» балетында Жанетта партиясен башкаруын хәбәр итә. (Яшәргә ярдәм иткән бу хатларны Фатыйма апа лагерьда кадерләп саклаган).

 

Әнисеннән килгән түземлелек, ныклык, куйган максатына ирешү өчен көрәшү, тырышу – яшь балеринага физик һәм рухи авырлыкларны, кеше почмакларында ачлы-туклы яшәүне, мескенлекне җиңәргә, бирешмәскә ярдәм итә.

 

Ширяев бабакаеның эшлә, эшлә, эшлә дип васыять кебек әйтеп калдырган киңәше дә аңа маяк була. Һәм ул эшли, ару-талуны белмичә, онытылып, яратып, үҗәтләнеп, шатланып эшли. Сәхнәгә һәр чыгу, һәр роль аның өчен бәйрәм дә, сынау да. «Соңрау торна» исемле беренче милли башкорт балетындагы Зәйтүнгөл һәм «Бакчасарай фонтаны»ндагы Мария – Юлтыеваның Уфа театрында биегән зур рольләре.

 

Сугыш беткән 1945 ел Н.Юлтыева тормышына тамырдан үзгәрешләр китерә. Ул дирижер Хәсби Фазлуллинга кияүгә чыга. 17 яшькә өлкәнрәк, кайгыртучан әти кебек ир-ат янәшәсендә, ниһаять, таяныч таба. Юкса, труппада аны хөрмәт итсәләр дә, бу шәһәрдә аның «халык дошманы» кызы икәнен онытмаучылар да була әле. 1946 елда яшь гаилә Казанга күчә. Нинель Юлтыева – Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы. Ул төп партияләрдә балкый. Уллары Мансур туа. Әнисе Фатыйма да алар белән бергә. (Кызының уңышларын күреп, аңа терәк булып озак яши әле ул). Сугыш бүлгән укуын дәвам итеп, Ленинград училищесын тәмамлауга да ирешә Нинель.

 

1946-1966 еллар Н.Юлтыеваның сәхнәдә туры мәгънәсендә очып биегән чаклары. Балет артистының талантын, осталыгын билгеләүче сикерешләрдә, һавада шпагат ясауларда аңа тиңнәр булмый. Татар балет сәхнәсендә ул биегән партияләр кырыктан артык. Бибкәй, Сөембикә («Шүрәле» – Ф.Яруллин), Зифа («Кисекбаш» – Р.Гобәйдуллин), Лауренсия («Лауренсия» – А.Крейн), Эсмеральда («Эсмеральда» – Ц.Пуни), Жизель («Жизель» – А.Адан), Китри («Дон Кихот» – Л.Минкус), Аврора («Йокыга талган гүзәл» – П.Чайковский), Сольвейг («Пер Гюнт» –Э.Григ), Ассоль («Ал җилкәннәр» – В.Юровский) һ.б.

 

«Аккош күле» (П.Чайковский) балеты балерина иҗатында аерым урын алып тора. Һәр балерина хыялланган кара һәм ак аккош партияләрен – Одетта-Одиллияне ул 200 тапкыр бии. Ә 1956 елда Татар дәүләт Опера һәм балет театры үзенең яңа мәһабәт бинасына күчү тантанасында күрсәткән беренче премьера исә Н.Юлтыева куйган «Аккош күле» була.

 

Егерме ел сәхнә тормышы сизелмичә узып та китә. Балет артистының лаеклы ялга китү вакыты җитә. Н.Юлтыева иҗатының яңа дәвере башлана. Ул Ленинград консерваториясенең балетмейстерлар әзерләү бүлеген тәмамлап, осталыгын чарлап, янә Казанга кайта – инде балет куючы режиссер сыйфатында. М.Җәлил театрында беренче хатын-кыз балетмейстер була ул. «Аккош күле», «Шүрәле», «Баядерка», «Болеро» – егермегә якын балет сәхнәләштерә. Г.Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектакленә биюләр куярга да өлгерә.

 

Татар дәүләт Опера һәм балет театрында баш балетмейстер булган дәвердә репертуарны яңа спектакльләр белән тулыландырып тору гына түгел, педагог, репетитор, оештыручы да булырга туры килә аңа. Шушы ук чорда Казан дәүләт мәдәният институтында хореография кафедрасын оештыру, җайга салу да аның җилкәсенә төшә. Н.Юлтыева җитәкләгән бу кафедрада белем алган яшьләр инде республикада гына түгел, илебезнең күп шәһәрләрендә дә артист, педагог һәм куючы балетмейстер һөнәрләрендә танылдылар.

 

Ә 1975 – 1977 елларда Н.Юлтыева Мисырда, 1981 – 1983 елларда Венесуэлада Каракас шәһәрендә шул илләрнең хөкүмәте чакыруы буенча милли балет труппаларының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Спектакльләр куя, укыта. Ул балет серләренә өйрәткән биючеләр киләчәктә халыкара конкурсларда катнашачак осталарга әйләнә. Әнә шулай балеттагы очыш-сикерешләре океан аша очышларга да китерә Нинель ханымны. Ул инде, ниһаять, матди яктан да иркен сулыш ала. Әмма кеше язмышында гүя ниндидер гаделсез кануннар булу тиеш. Бар да әйбәт, шәхси тормыш кына ул теләгәнчә түгел. Гаилә тормышы 10 елдан артмый, улының гомере дә кыска була. Йөрәктә һаман сагышлар. Ярый әле эш, хезмәт – аның тугры юлдашлары һәм аны әниләре кебек яратучы күп санлы шәкертләр бар.

 

Казан хореография училищесын оештыру буенча күп эшләр башкарган профессор Н.Юлтыева бүгенге көндә дә биредә сәнгать җитәкчесе. Республикабызда академик классик бию серләренә өйрәтү өлкәсендә ул үз мәктәбен булдырган һәм шуны дәвам итүче, үстерүче алыштыргысыз педагог. хореография уку йортларының Халыкара фестивальләрен оештыру – Чехия, Япония һ.б. илләрдән килгән коллегалар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу да аның идеясе белән тормышка ашты. Россиянең ул чактагы мәдәният министры М.Швыдкой әйткәнчә, «...Казанның 1000 еллыгы кысаларында узган грандиоз балет форумы – Сезнең эшчәнлекнең искиткеч күрсәткече ул».

 

Шунысы сокландыра, чиксез хөрмәт уята – Нинель ханым һаман зур планнар белән яши. Аның җитәкчелегендә – Казан дәүләт консерваториясендә балетмейстер-педагоглар әзерләү бүлеге ачылган иде. Хәзер ул училищеда укучыларга югары белем бирү мөмкинлеләре турында хыяллана. Андагы көчле теләк, энергия, тырышлык һәм аның Татарстанда гына түгел, Россия күләмендәге абруе, дәрәҗәсе бу ният тә тормышка ашар дигән ышаныч тудыра. Без шуны телибез. Ә ихлас күңелдән теләгән теләкләр кабул була. Балеринаның шәхси архивында Вагановадан башлап, күпме дөнья күләм күренекле шәхесләрнең аңа изге теләкләр, уңышлар юрап язган истәлекләре, хатлары саклана. Мөгаен, алар да Россиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты Нинель Юлтыеваның иҗат юлы балкышларга, алкышларга күмелүенә ярдәм иткәндер.

 

Юбилеегыз белән, Наилә ханым!


Луара ШАКИРҖАН
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»