|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2022 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева сөенечле яңалыгы белән уртаклашты: "Линарым сөенәдер..."Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева сөенечле хәбәре белән уртаклашты. Мәгълүм булганча, Айгөлнең ире Линар Юсипов оста фотограф иде. Казанның заманча сәнгать галереясендә Линар Юсиповның иҗат җимешләре тәкъдим ителгән. “Әлеге күргәзмә XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Күргәзмәдә Линарның фотоларын урнаштыру - Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова идеясе иде. Моның өчен гаиләбез исеменнән аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Линарым барысын да күреп сөенәдер дип ышанам, моңа кадәр аның бер күргәзмәдә дә катнашканы юк иде”, - ди Айгөл.
Биредә Линар Юсиповның дин темасына төшерелгән фотолары урын алган. Күргәзмә фестиваль көннәрендә эшли: бүген кичке сәгать 8гә кадәр, 10 сентябрьдә 15:30дан кичке 8гә кадәр, 11 сентябрьдә 11:00дән кичке 8гә кадәр килергә мөмкин. Адресы: К.Маркс урамы, 57нче йорт, 3нче кат.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|