поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2022 Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин: "Казан мөселман киносы фестивале алга таба да гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга өлеш кертәчәк"

Казан халыкара мөселман киносы фестивале рәсми рәвештә Казан Ратушасы залында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе исеменнән Рушан хәзрәт Аббясов сәламләве белән ачылды.

«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелгән елда бу фестиваль аерым бер атмосфера белән үтә. Бу зур дата дәүләт югарылыгында билгеләп үтелә. Бабаларыбызның Исламны кабул итүе Россия цивилизациясе формалашуда зур роль уйнады», дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты сәламләвен җиткергәннән соң. «Казан мөселман киносы фестивале алга таба да гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга өлеш кертәчәк. Халыкара мәдәни багланышларны үстерәчәк», дип дәвам итте ул.

«Бүген иң мөһиме - рухи әхлакны пропагандалау, кино сәнгате аша без моны эшли алабыз. Без биредә Ислам дөньясының күренекле вәкилләрен очратуыбызга шатбыз», диде Рушан Аббясов сәламләү сүзләреннән соң.

Кунакларны кинофестивальнең жюри рәисе, данлыклы «Мусульманин» фильмы режиссеры Владимир Хотиненко да сәламләде. «Илебездә шулкадәр күп фестивальләр. Аларга үз урынын табуы шактый катлаулы. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ул урынны тапты - бу тәгаен билгеле», диде ул.

Казан Ратушасында рәсми ачылу тантанасы барганда кинофестиваль фильмнары күрсәтелә торган залда «Ибн Фадлан» фильмы зур аншлаг белән күрсәтелгән. Тамашачы залга сыя алмагач тагын бер зал ачылган, дип хәбәр итә кино караучылар.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 11 сентябрьгә кадәр барачак. Нәтиҗәләр 11сентябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА.


---
Татаркино
№ --- | 08.09.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»