|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2022 Җәмгыять
Казанда язучы Әхәт Гаффарга кабер ташы куелачакИртәгә, 9 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Казанның «Курган» җеназа комплексы территориясендә (өченче аллея) танылган татар язучысы һәм драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаровка) кабер ташы куелачак. Бу хакта ТР Президенты Администрациясе хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, чарада мәдәни җәмәгатьчелек, дин әһелләре, Әхәт Гаффарның туганнары катнашачак.
Кабер ташы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды тарафыннан, аның рәисе, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров йөкләмәсе буенча урнаштырылачак
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|