|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2022 Криминал
12 яшьлек бала мошенниклар кулына эләккәнБашкортстанда август азагында полициягә Благовещен шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын үзе өйдә булмаганда мошенниклар аның 12 яшьлек кызын алдаган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, билгесез ханым, өй телефонына шалтыратып, кызга әнисенең авариягә эләгүен хәбәр иткән. Хәзер дәвалау өчен бик күп акча кирәк. Мәктәп укучысы өйдә акчаның кайда саклануын белгән һәм, әнисе өчен борчылып, курьерга 700 мең сумнан артык акча биргән.
Тәртип сакчылары мошенниклыкка катнашы булган кешене ачыклый алган. 17 яшьлек Уфа егетенә "җиңел" акча эшләргә танышы тәкъдим итүе ачыкланган. Кирәкле сумманы алып, аны банкомат аша күчерергә кирәк булган. Егет тәкъдимгә ризалашкан.
Егетнең танышы полиция бүлегенә китерелгән инде. Аның мошенниклык кылуның тагын өч фактына катнашлыгы билгеләнгән. Балигъ булмаган бала үз гаебен таныган. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Балаларыгызга менә шундый очраклар турында ешрак сөйләгез, мошенниклар хакында кисәтегез!
фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|