|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2022 Мәдәният
![]() Казан халыкара мөселман киносы фестивале көннәрендә Ренат Ибраһимов истәлегенә кичә узачак8 сентябрьдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узачак. 19:00 сәгатьтә башланачак очрашуда артистның якты, кабатланмас тормышы турында аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре сөйләячәк. Ренат Ибраһимов актер һәм продюсер ролендә катнашкан фильмнардан өзекләр күрсәтеләчәк, шулай ук артист репертуарыннан җырлар башкарылачак. Фойеда аның тормышына һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә белән танышу мөмкинлеге булдырыла. Чарада күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак. 9 сентябрьдә 16.50 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Ренат Ибраһимов катнашындагы «Перерождение» фильмын күрсәтү һәм режиссер Фәрит Фарисов белән очрашу булачак. «Перерождение» документаль фильмында артистның ил тарихы һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете белән тыгыз бәйләнгән тормыш юлы турында күрсәтелә. «Бу фильм аша минем язмышым турында да сөйләнә», – дигән булган Ренат Ибраһимов. Ренат Ибраһимов башкала татарларының иҗтимагый тормышында актив катнашты. Озак еллар Мәскәү татарлары автономиясендә мәдәни юнәлешне җитәкләде. Аның шәхси ярдәме белән һәм аның катнашында күп кенә әһәмиятле чаралар оештырылды. Шул исәптән «Мәскәү Сабантуе», ел саен уздырыла торган һәм ветераннарны хөрмәтләүгә багышланган «Хәтер вакыттан көчлерәк» дип аталган халыкара акция үткәрелде. Казандагы истәлекле чаралар артистның уникаль иҗади юлын искә төшерәчәк, аның тормышындагы иң яшерен вакыйгалар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|