поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.09.2022 Мәгариф

Татарстан мәктәпләре биш көнлеккә күчә башлаган

Шимбә укымыйк әле! Ел саен яңа уку елы алдыннан әти-әниләр әнә шундый бәхетле көнгә өметләнә. Быел да биш көнлек укытуга күчү турында сөйләшүләр күп булды. Ахыр чиктә мәктәпләр бу мәсьәләне ничек хәл иткән? Ике көн ял итүнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

Хәзерге вакытта республикада барлык 1 нче сыйныф һәм коррекцион мәктәпләрдәге укучылар атнага биш көн генә укый. Узган уку елында Түбән Кама районындагы 17 мәктәптә башлангыч сыйныфларда белем алучы 10 мең укучы шундый тәртиптә белем алган иде. Быел районның тагын 20 мәктәбе бу тәҗрибәне үзләрендә сынап карарга булган дигән мәгълүмат бар. Хәзерге вакытта  Казанда 12 нче, 35 нче, 121 нче мәктәпләр, 7 гимназия, 183 нче лицейда биш көнлек укыту тәртибе кертелгән. Кайберәүләрендә бөтен мәктәп, ягъни 11 нче сыйныфлар да биш көнлеккә күчкән.
 
Түбән Камадагы 32 нче гимназиягә исә бу яңалык кагылмый. Алар элеккеге тәртиптә укуларын дәвам итә. Дөрес, әйтик, укытучы Елена Гаранина биш көн уку яклы. «Әти-әниләрнең ялларны бергәләп уздыра алуы бик яхшы бит. Бер генә көн ял бик аз ул», – дигән фикердә.
 
Түбән Каманың 31 нче мәктәбендә балалар атнага ике көн ял итә. Биш көнлек укуның уңай һәм тискәре яклары турында мәктәпнең элеккеге директоры Рәшит Галиәхмәтовтан сораштык. Ул август аенда гына лаеклы ялга киткән икән.
 
– Биш көнлек укыту – бик кирәкле әйбер, – ди ул. – Тәрбиягә урын күбрәк кала. Балалар атна буе әти-әниләрен юньләп күрмиләр дә бит. Ял көннәрендә бергәләшеп өй җыештыралармы, походка, футболга, спорт чараларына, кунакка баралармы – бик  зур тәрбия эше алып барылачак. Әти-әниләр тәрбия бирмәсә, мәктәп кенә биреп бетерә алмый аны. Укытучылар өчен шимбә – ял көне түгел. Алар әти-әниләр белән аралаша, төрле түгәрәкләр алып бара. Әлбәттә, кайбер дәресләр санын кыскартмыйча булмый. Физкультура, рус һәм татар телләрен кыскарта идек. Мәгариф бүлегеннән нинди фәнне кыскартып була, нәрсәне булмый  дигән  күрсәтмә бирелә. Эш шуңа карап оештырыла. Татар телен дәрестә генә өйрәтеп калмыйча,  тәрбияне татарча алып бару отышлы.
 
Казандагы 183 нче лицейда да биш көн генә укыйлар хәзер. Рәхилә Гобәйдуллинаның ике баласы укый анда: беренче һәм алтынчы сыйныфларда.
 
– Бик рәхәт. Авылга кайтканда да, сорап китәсе юк. Балаларны да теләгән җиргә алып барырга мөмкин. Алар белән ял итәргә вакыт күбрәк кала. Баланың гына түгел, әти-әнинең дә йокысы туя. Атна буе эшләгәч, барыбызның да озаграк йоклыйсы килә бит ул. Моның бернинди гаебе дә юк. Бөтен әти-әниләр дә канәгать, – ди ул, сөенеп.
 
Башка әти-әниләр дә, бернинди авырлыгын да сизмибез, диләр. «Гадәттә, шимбә көнне юньле дәрес куймыйлар. Ә мәктәпкә барыбер барырга кирәк. Биш көнгә күчүгә бик сөенәбез. Дәресләр саны артканны сизмәдек тә», – ди ике бала әнисе Эльвира.
 
Казандагы этномәдәни компонентлы 12 нче яһүдиләр мәктәбе бу системага 1998 елдан ук күчкән. Монда барлыгы 700дән артык бала укый. Бөтен сыйныфлар – биш көнлектә.
 
– Әти-әниләргә дә, балаларга да уңайлы. Программаны үтәп өлгерәбез, әти-әниләрнең берсе дә зарланмый. Бернинди кыен якларын да күрмибез. Дөрес, кайбер көнне балаларга 7–8 дәрес тә укырга туры килә. Әмма балалар ял итеп укый, озын тәнәфесләр дә бар. Дәрестә укытучылар күнегүләр дә ясатып ала. Укучылар көнгә өч тапкыр  ашый. Балалар мәктәптән арып кайта дип әйтеп булмый, – диде мәктәп директоры Розалия Козловская.
 
Биш көнлек укытканда, туган тел сәгатьләре кыскара дип борчылучылар да бар. Шуңа күрә директордан бу сорауга да ачыклык керттек.
 
– Укучылар арасында татар, рус, башка милләт балалары да бар. Алар барысы да иврит телен өйрәнә. Бездә татар теле сәгатьләре укытылмый. Әти-әниләргә, татарча укыйсыгыз килсә, татар мәктәбенә барыгыз, дип тәкъдим итәбез. Казанда андый мәктәпләр бар, – диде ул.
 
Районнарда биш көнлек уку әти-әниләрне ни дәрәҗәдә кызыксындыра икән? Сарман районы мәгариф идарәсе башлыгы Гөлшат Идрисовадан шул хакта сораштык. Аның әйтүенчә, районда әлегә андый бер генә мәктәп тә юк.
 
– Бу тема минем өчен дә актуаль. Соңгы атналарда башлангычта биш көнлек укулар турында уйлап йөрим. Шәһәрдән аермалы буларак, без – авыл районы. Җәлил бистәсе шәһәр тибында булса да, күпчелек халык авылга кайтып-китеп йөри. Әти-әниләр каядыр чыгып киткән очракта, ун яшьлек баласын үзен генә калдыра алмый. Шуңа күрә үзләре белән алырга тиеш. Алып китә алмыйлар, чөнки балаларының укыйсы бар. Әти-әниләр ял иткәндә, баланы  шимбә  укуга озату – алар өчен мәшәкать. Менә шул ике сәбәп өчен биш көнлек укытуга күчү турында сүз кузгаталар, – ди  Гөлшат Идрисова. – Минем уйлавымча, башлангыч сыйныф укучысына көнгә җидешәр сәгать уку шимбә мәктәпкә барып кайтуга караганда авыррак. Бер яктан, балаларның ял итүе дә кирәк. Көнлек нагрузканы киметү өчен кайбер дәресләр төшеп калырга мөмкин. Без әле биш көнлек укытуга күчәргә җыенмыйбыз, ләкин андый уйлар бар. Әгәр әти-әниләр теләк белдерә икән, без каршы түгел.
 
 Марат Лотфуллин, Мәгарифне үстерү институты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты:
 
–  Биш көнлек укытуның бары бер генә тискәре ягы бар – болай укыганда туган телне укытып булмый, аңа вакыт каралмаган. Беренчедән, СанПиНны  кыскарттылар, сәгатьләр саны азайды. Икенче яктан, Россия Мәгариф министрлыгы үрнәк уку планнарында туган тел укытылмый торган укыту планнары кертте. Бу инде биш көнлеккә күчәргә мөмкинлек бирә. Туган телне укыту һәм укытмауны мәктәп директорлары хәл итә. Әгәр әти-әниләр һәм мәктәп биш көнлек укытуны сайласа, ул вакытта туган телләр укыта торган уку планын сайлап булмый, сәгатьләр саны җитми. Әгәр туган телне укыйсыгыз килә икән – алты көн укыйсыз, укыйсың килмәсә, биш көнгә күчәсез инде.
 
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатмасы:
 
– Биш көнлек уку атнасына күчү турында карарны уку йортлары үзе кабул итә.  Министрлык бу эшкә катнашмый. Белем бирү программалары федераль стандартларга туры китереп төзелергә тиеш. Монда барлык сыйныфларда өйрәнелә торган фәннәр саны, дәресләрнең артык күп булмавы, укытучылар штаты исәпкә алына. Артык дәрес куярга ярамый, СанПиН нормалары бар. Мәктәпләр уку һәм укудан тыш нагрузканы билгели. Биш көн укыту өчен әти-әниләргә мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»