|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2022 Җәмгыять
"Әни бу киемнәрне киярлек хәлдә түгел..."Анастасия Заворотнюкның кызы актрисаның әйберләрен сатуга куйган, дип яза "Вести Подмосковья" басмасы. Анна Заворотнюк әнисенең кыйммәтле әйберләрен сатуы турында сөйли, чөнки аның әнисенә алар хәзер кирәксез. "Әни бу киемнәрне кулланыр хәлдә түгел. Шуңа күрә дә без аларны сатарга куйдык", - дип сөйләгән йолдызның кызы.
Мәгълүм булуынча, 3 ел дәвамында Анастасия Заворотнюк җитди авыру белән көрәшә. Соңгы вакытта актрисаның хәле янә начарайган, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Шулай ук, Интернет челтәрендә гаиләнең акчасы бетүе турында яңалыклар күренә.
Фото: РИА Новости
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|