поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2022 Милләт

Тәүге татар гәҗите «Нур — Свет»ка — 117 ел

1905 елның 2 (15) сентябреннән 1911 елның 22 июненә кадәр нәшер ителгән «Нур — Свет» озак еллар басылмый торды. 1990 елда милли басмага нигез салган Петербург татарлары гәҗите яңадан торгызылган иде. Аның беренче саны 1990 елның 19 февралендә дөнья күрде. Бу эшкә бик күп милләттәшләр көч салды. Беренче татар басмасының 105 һәм яңадан чыга башлавының 20 еллыгы уңаеннан ядкарь итеп кечкенә бер китапчык та нәшер («Нур — Свет» 1905 — 2010. Авторы Зәрия Хәсәнова.) иткән идек. Анда «Нур -Свет» гәҗитенең лаеклы герой — шәхесләре тупланды.

Әнә шул исемнәре билгеле һәм билгесез булганнар хөрмәтенә дә иде бу китапчык. Без басмада хронологик тәртип сакламадык. Геройларыбызның милли җанлы булуы, ихласлыгы, ватанпәрвәрлеге, туган телне һәм мәдәниятебезне яратулары мөһимрәк тоелды. Шунлыктан, төрле елларда «Нур — Свет» гәҗите битендә дөнья күргән язмалар файдаланылды.

«Нур — Свет» гәҗите турында сөйләгәндә, әлбиттә, сүзне Атаулла Баязитовтан башларга кирәк.

Милли матбугатка нигез татар халкы мәгърифәтчесе, галим, ислам фәлсәфәсе мәсьәләләре буенче фәнни монографияләр авторы, Император гвардиясе ахуны, мөдәррис Атаулла Баязитов сала.

Атаулла Баязитов – мәгърифәтче, реформатор, ислам белгече, Петербургтагы Җәмигъ мәчете төзелешен әйдәүче һәм башлап йөрүче була. Аның тарихта җуелмас эз салган эше — Русиядә беренче татар гәзитен нәшер итүе. Атаулла Баязитов 1905 елда империя башкаласы Санкт — Петербургта Казан диалектында тәүге милли гәҗит » Нур — Свет» ны бастыра башлый.

Ахун күп көнчыгыш һәм ауропа телләрендә иркен сөйләшә, татар, фарсы, гарәп һәм урысча яза.

Атаулла Баязитов 1846 елда Рязань губернасы Касыйм өязе Темниково авылында имам Баязит Шахсуваров гаиләсендә туа. Атаулла дини белемне Казан губернасы Кышкар мәдрәсәсендә ала. Өйгә кайткач, Чатай авылы мәдрәсәсендә логика, психология һәм башка фәннәр укыта башлый. Имам Сәйфел -Мөлек хәзрәтнең уналты яшьлек кызы Биби — Азизәгә өйләнә.

Атаулла Баязитовның исеме һәм абруе тирән белеме һәм алдынгы карашы, уй — фикерләре аркасында татарлар арасында тиз тарала. Тиздән Санкт — Петербургта яшәүче Касыйм татарлары аны вакантлы мәхәллә имамы вазыйфасына чакыралар. Барлык сынауларны уңышлы үткәч, ул Җәлил-мөдәрисса имам — хатыйбы исеменә лаек була.

1871 елда 25 яшьлек Атаулла Баязитов башкалага — Санкт — Петербургка күчеп килә. Биредә шәһәрнең Адмиралтейск өлешендә Мойка Яры буендагы 22 санлы йортта урнаша. Хәзер ул йортка истәлек тактаташы куелган. Татар мәгърифәтчесенең арытабангы тормышы шунда үтә. Санкт — Петербургта яшь дин әһеле урыс телен җитди өйрәнә башлый. Баязитовны һәркайда ихтирам итәләр. Ул империя хакимиятенең югары даирәләренә дә иркен кереп йөри. Мәсәлән, Министрлар советы рәисе П.Л. Столипин белән якыннан таныш була.

Имам Баязитов татар телендә гәҗит нәшер итүне оештыру эшенә 1891 елда тотына. Ул гәҗит бастырырга рөхсәт сорап гариза яза. Цензорның җавабы 22 биттән тора һәм гариза катгый рәвештә кире кагыла. Баязитов, программаны бераз үзгәртеп, яңадан гариза яза. Бу гаризага хәтта җавап та бирмиләр. Рухи эшләр департаменты директорыннан да җавап булмый. 1893 елның 7 гыйнваренда, 1985 елның февраленда һәм апреленда язган гаризаларны да кире кагалар.

Бары тик 1905 елгы революция генә бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итә. Атаулла Баязитов 1905 елның 4 апрелендә гәҗит чыгарырга рөхсәт сорап гариза яза. Ике айдан ул гәҗит нәшер итүгә таныклык ала. 2 ( 15) сентябрьдә Бораганск типографиясендә «Нур» гәҗите дөнья күрә. «Нур — Свет» гәҗитенең беренче адресы: Петроград ягындагы Зур проспект, 45нче санлы йорт була.

Беренче татар телендәге гәҗиттә Риза Фәхретдин, Һади Мәксүди, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Камил Мотыгый һәм Дәүләт Думасы депутатлары чыгыш ясый.

«Нур» гәҗите татар телендә басмалар чыга башлауга этәргеч бирә. Тиздән татарлар яшәгән төбәкләрдә бер-бер артлы гәҗитләр басыла башлый.

Татар телендә гәҗит бастыру өчен көрәш алып бару белән бергә Атаулла Баязитов, урыс телендә язылган ислам мәсьәләләрен җитди өйрәнә. Атаулла өйрәнгән тикшерүләр Русиядә генә түгел, аннан читтә дә төрек һәм француз телләрендә басылып киң яңгыраш таба.

Ахун Атаулла Баязитов Санкт — Петербург Җәмигъ мәчетенең төзелеп бетеп эшли башлаганын күрә алмый.

1911 елның 21 апрелендә Ахунны күмгән көнне, Россия Империясе башкаласында Петербургта урнашкан гадәт буенча, югары мөселман әһеленә карата, соңгы хөрмәт күрсәтелә. Шәһәр башлыгы фәрманы буенча биш минутка транспорт хәрәкәте туктатыла һәм завод трубалары гудок биреп тора.

Киләсе буыннар да Атаулла Баязитовны онытмый, аның турындагы истәлекләр кадерләп саклана. Санкт — Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультет урнашкан эчке ишегалдында Атаулла Баязитовка бюст куелды. Һәр елны татар матбугаты көнендә милләттәшләр аңа чәчәк гөлләмәләре сала. Яшьләргә Атаулла Баязитовның милләткә күрсәткән үлмәс һәм югалмас хезмәте хакында сөйли.

1990 елда Петербург татарлары гәҗите «Нур — Свет» яңадан нәшер ителә башлады. 1990 елның 19 февралендә дөнья күргән милли гәҗитне яңадан аякка бастыру өчен күп милләттәшләр көч салды.

Бу уңайдан, беренче чиратта А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында белем алган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхлисә Зарипова исемен атарга кирәк. Мөхлисә ханым Ленинградта тәүге татар хатын — кызлары җәмгыяте «Ак калфак — Нева»ны оештыручы иде. Аның җитәкчелегендә татар мәдәниятен сөючеләрнең Муса Җәлил исемендәге клубы да озак еллар эшләде. Мөхлисә ханым анда гарәп һәм иске татар телләрен укытты. Соңрак әлеге клуб Ленинград татар мәдәни үзәге итеп үзгәртелде һәм зурайды.

Даут Әминев — Муса Җәлил исемендәге Ленинград татар мәдәни үзәге каршында «Йолдыз» кинолекториясе оештырды. Санкт — Петербург татарлары турындагы берничә китап авторы. Тарихи мәкаләләре белән «Нур — Свет» битләрендә еш чыгыш ясады. Гәҗит яңадан чыга башласын өчен күп көч салды.

Рәхимҗан Теләшев — тарихчы, язучы һәм күренекле журналист, Төбәкара язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә милли мәсьәләләр буенча язылган «Алтын Урда — бәхәсле язмалар», «Һиндлар һәм гуннардан башлап Алтын Урдага кадәр», «Санкт — Петербургта татар җәмгыяте», » Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында» , «Татар һәм урыс телләре: тамырлар һәм туганлык дәрәҗәсе » һәм башка күп кенә китаплар авторы. Үзенчәлекле, тирән эчтәлекле һәм җитди өйрәнелгән язмалары белән Рәхимҗан Хәлил улы гәҗиттә көтеп алган автор булды. Гәҗит яңадан дөнья күрсен өчен башлап йөрде.

1990 елда «Нур — Свет» гәҗитен нәшер итәргә иганәчеләр Тәлгать Сәләхов, Рәхимҗан Теләшев һәм Ринат Бичурин матди ярдәм күрсәтә.

«Нур — Свет» гәҗите нәшер итәргә тулысынча әзер булгач, аңа баш мөхәррир эзли башлыйлар. Бу вакытта Урта Азиядән Әлфинора Гафурова кайткан була. Аны татар гәҗитенә эшкә чакыралар. Әлфинора ханым риза була. Ул озак еллар «Нур — Свет»ка җитәкчелек итә. Гәҗит төрле темаларны яктырта.

Гафурованың хезмәте Татарстан Республикасы тарафыннан югары бәяләнде. Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән югары исемгә, матбугаттагы язмалары өчен Халыкара бүләк — «Сөембикә беләзеге»нә һәм күп мактау грамоталарына лаек булды.

«Нур — Свет»ны бастырып чыгаруга озак еллар Санкт — Петербург Татар милли — мәдәни мохтәрияте матди ярдәм күрсәтте. Әлеге Мохтәрият җитәкчесе Рәис Яркәевнең ярдәмчесе Ирина Журавлева, урыс милләтеннән булуына карамастан, гәҗиткә тырышып хезмәт итте.

2002 елның 1 мартыннан «Нур — Свет» ның баш мөхәррире Ринат Мәһдиев булды. Ринат Рәүф улы тумышы белән Ташкент шәһәреннән. Ленинград төгәл механика һәм оптика институтында белем ала. Ринат Мәһдиев җитәкчелегендә «Нур — Свет» күп темаларны яктыртты. Гәҗиттә күренекле шәхесләр, мәдәният хезмәткәрләре, тарихчылар, галимнәр һәм балалар язмалары урын алды. Нәкъ менә Ринат Мәһдиев баш мөхәррир булган вакытта (2004 елдан соң) «Нур — Свет»ның һәр санында диярлек татар телендә язма — мәкаләләр басылды.


Фотода «Нур — Свет» гәҗите мөхәррияте: баш мөхәррир Ринат Мәһдиев, фотохәбәрче Мөнирә Моратова, мөхәррият әгъзасы Мөхлисә Зарипова һәм баш мөхәррир урынбасары Зәрия Хәсәнова.

2010 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург татарлары белән очрашуга килде. Форсаттан файдаланып, мин Казаннан килгән олуг кунактан «Нур — Свет»ның юбилее айканлы автограф бирүен сорадым. Рөстәм Нургали улы рәхәтләнеп риза булды һәм безнең гәҗиткә зур уңышлар, мөхтәррияткә иҗади уңышлар теләде.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшид Мәһдеев) каршында нәшер ителгән вакытта гәҗит «Нур-Петербург» дип аталды. Ул унике биттән торды, төсле, яхшы кәгазьдә басылды. Ул вакыттагы баш мөхәррир Сәлим Хәсәнов гәҗитне нәшер итүгә күп милләтәшләрне җәлеп итте.

Төрле елларда Санкт — Петербург татар җәмәгатьчелеге каршында нәшер ителүче «Нур — Свет» белән бер үк вакытта шәһәрнең Җәмигъ мәчете дә «Нур» гәҗитен чыгарды һәм даими бастырып килә.

«Нур — Свет» гәҗитенә карата олы ихтирам кичергән хәлдә, бүген Санкт — Петербургта туган телдә милли басма булмавы, татар телендә гәҗит булмавы борчылдыра. Зыялы һәм мәгърифәтле Атаулла Баязитов күпме мәшәкать һәм киртәләр аша, ниһаять, рәсмиләштерүгә ирешкән милли гәҗит хәзерге вакытта төньяк башкалада үз телендә басылмый. Әмма мондый хәл озакка бармастыр, дигән өмет күңелне юата.

Дөрес, бүгенге көндә баш мөхәррире Равил Закиров булган Санкт — Петербург татарлары порталы күпмедер дәрәҗәдә шушы бушлыкны тутыра һәм милли хәбәр — яңалыкларга карата булган юксыну — сагынуны баса.

Әлеге язмада «Нур — Свет» гәҗитен нәшер итүгә күп көч салган барлык милләттәшләр хезмәтен дә бәян итеп булмады. Андый максат та куелмады. Бары тик татар халкы арасында Атаулла Баязитов кебек милләтпәрвар, ватанпәрвәр шәхесләрнең әледән — әле, Тукай әйтмешли: якты яшен нурыдай ялтырап- яктырып китүе сөендерә. Андый шәхесләр күңелдә өмет уята, ышаныч тудыра һәм горурлык хисе уята. Безнең халык Баязитов кебек шәхесләре белән көчле бит.

Зәрия Хәсәнова 


---
Piter.tatar
№ --- | 06.09.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»