|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Айдан артык комада яткан үсмер һушына килгәнСибайдагы балалар лагеренда җәрәхәтләнгәннән соң озак вакыт комада яткан үсмер, ниһаять, аңына килгән. “Пациент һушында. Ачык баш сөяге һәм мие җәрәхәте аркасында аның хәле авыр дип бәяләнә”, – диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Исегезгә төшерәбез, балалар лагеренда башына тимер конструкция төшү сәбәпле 15 яшьлек үсмер бик каты җәрәхәтләнгән иде. Бәхетсез очрак 31 июльдә Сибайдан ерак түгел урнашкан “Юлдаш” лагеренда теркәлгән. Табиблар малайга ачык баш мие һәм сөяге җәрәхәте диагнозы куйган иде, үсмернең шулай ук сул яклап маңгай сөяге (баш мие структурасына зыян килеп) сынган. Дәваханәгә эләккәннән соң берничә көн узгач, баланы комадагы халәттә санавиация ярдәмендә Республика балалар клиник дәваханәсенә күчерделәр. БР буенча Тикшерү комитеты хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү, кеше сәламәтлегенә саксызлык буенча авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Мондый бәла-казалардан Ходай сакласын инде. Нарасыйларыбызны лагерьга озатканда, анда бар да тәртиптер дип ышанабыз-ышануын, әмма кеше факторы да булырга мөмкин шул...
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:БР Прокуратурасы.
--- |
Иң күп укылган
|