поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
03.02.2011 Җәмгыять

Үзең теләп алган чир

Биш елга дип бер банктан 150 мең сум күләмендә кредит алган идек. Күптән түгел, ниһаять, түләп бетердек шуны. Кредит бетәргә әле 17 айлап вакыт бар иде барын. Әмма бурычтан тизрәк котыласы килде.

Акча алып торган өчен процент күләме, исәпли башлагач, хәйран чыкты. Башта банк акча биргән өчен генә дә биш меңгә якын сумын тотып калды. Бу безгә акча биргән өчен үзенә күрә премияләре икән. Биш елда түләнгән барлык процент акчаларын да кушсаң, шул 150 меңне 215 мең сум итеп түләргә кирәклеген аңлаттылар. Әмма акча бик кирәк булгач, ризалашмыйча да булдыра алмадык.

 

Баштарак тыныч кына түләп бардык. Әмма тора-бара өстебездә шундый зур бурыч тору нык борчый башлады. Җитмәсә, түләгән айлык акчаның яртысы диярлек процент каплау өчен генә бара. Бурыч күләме аз-азлап кына кими. Ахыр чиктә, дуслардан, таныш-белешләрдән әҗәткә акча алып, шуңа өйдә азрак җыештыргалап барган саклык акчаларын куштык та бу процентлы бурычтан котылырга булдык. Көнендә түләмәсәң, процентын икеләтә артык түлисе була бит, дип ай саен куркытып торган уйдан тизрәк арынасы килде. Җитмәсә, банктагыларның акчаны тулысынча түләгән көнне: “Сез безнең өчен хөрмәтле клиент”, – дип әйтеп куюлары да йөрәккә сары май булып ятты.

 

Хәер, банк хөрмәте белән ерак китеп булмый шул. Алуы гына рәхәт, түләүләре гүр газабына тиң. Кайбер банкларның алдалап-йолдалап, зур яшерен процент белән биргән кредитларын алганны үзең дә сизми каласың. Кибет киштәсендә күзне камаштырып торган затлы товарлар соңыннан төшкә кереп йөдәтә башлый бит.

 

Азат исемле бер танышыбыз, зур суммада акча кирәк булгач, берьюлы әллә ничә банктан кредит алган. Алуын алган, әмма вакытында түләп бара алмаган. Шулай кала-кала, калган. Җитмәсә, башка банклар да акча карточкалары җибәрә башлаган моңа. Телефон аша тиешле кодны гына белешәсе, ярты сәгать дигәндә акча кесәңдә була. Күбрәк акча булдыру нияте харап иткән шул танышыбызны. Ул әле уен автоматларында да уйный башлаган. Баштарак бу “кулсыз бандит”лар акчаны биргәләсә, соңрак “саранланганнар”. Азат тәмам бурычка баткан. Тора-бара хатынының алтыннары да “худ”ка киткән. Хәзер исә көн саен диярлек шалтыратып торучы суд приставлары да хәлне нык катлауландыра икән. Бер банктан башта: “Бурычыгыз фәлән суммада булды”, – дигән “сәлам” хатлары килгәләгән. Әмма соңыннан алар хат җибәрүне туктатканнар. Азат, оныттылар, ахрысы, дип тә уйлый башлаган. Мин, кызыксынып, шул банкның үзенә шалтыратып карарга булдым. “Сездән акча алган кеше бурычын түли алмаса, аны нишләтәсез?” – дип сорадым. Миңа исә башта кисәтү ясалганлыгы, аннан соң түләнмәгән һәр ай өчен билгеле бер күләмдә штраф салынганлыгын әйттеләр. Бу штраф суммасы шулай хәтта берничә ел буена исәпләнеп барырга мөмкин икән. Аннан соң исә эшне судка җибәрәләр. Шуларны ишеткәч, тынычланып калган танышымны тизрәк кыймылдатырга ашыктым.

 

Хәзерге вакытта Россия территориясендә бер меңгә якын банк бар. Аларның һәркайсы кредит буенча фәләнләгән клиентка ия. Биреп торган сумманы ике тапкыр арттырып кайтару банк­ларның һәркайсы өчен табыш китерә. Шушы язманы әзерләгәндә суд приставларыннан качып котылырга теләгән тагын бер кеше белән танышырга туры килде. Без яшәгән тулай торактан булгач, аралашып киттек. Беркөнне карасам, бүлмәсендәге бар җиһазын машинага төяп ята бу. Яшьләр программасы буенча фатир отканнар икән, дип ишеткәч, мин аны күченә, ахрысы, дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән. Әмма ул артык аңлатып тормыйча гына: “Минем проблемалар күбәйде әле. Машинамны сатып җибәрергә туры килде, менә хәзер хатыным белән аерылышам. Ул әнисенә китә. Мин монда үзем генә яшәячәкмен”,– дип әйтте. Банкларга булган бурычын әйтергә оялды, бик күп, дип кенә куйды. “Моннан соң банк тирәләрен әйләнеп узар идем, 3–4 эштә эшләргә дә риза, тик менә җыйган бурычымнан ничек котылырга икәнлеген генә белмим, әле бит кечкенә ике улым да үсеп килә”, – диде ул, уфтанып.

 

Искене яңага алмаштырасы, матур итеп киенәсе, шәп машинада җилдерәсе, өйне кирәкле җиһазлар белән тутырасы килә. Бу – күпчелегебезгә таныш хыяллар. Төн йокыбыз да күбесе шулар аркасында кача. Бурычларыбызның да күпчелек сәбәпчесе шулар. Банклары да хәйләкәр шул, яңгырдан соңгы гөмбәләр шикелле калкып кына торалар. Адәм баласының психологиясен яхшы аңлаган акча биреп торучылар без хыялланганнарны тиз арада тормышка ашыру белән өметләндерәләр.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 19 | 02.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы