|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2022 Шоу-бизнес
"Кайтам инде авылыма" җырын башкаручы Илдус Садыйковка операция ясаганнар"Кайтам инде авылыма" җыры белән танылып килүче җырчы Илдус Садыйков белән күңелсез хәл булган. Җырчы иңбашын имгәткән. “Бу иңбашының күрмәгәне калмады. Инде алты тапкыр имгәттем. Хәзерге вакытта хастаханәдә ятам, операция ясадылар. Әлегә кулны хәрәкәтләндерә алмыйм. Наркоздан айнып киләм, табиблар операция уңышлы узды, диде. Сентябрь уртасына кадәр ял итәчәкмен. Хәл белешеп язган һәркемгә рәхмәт”, - диде җырчы.
Илдусның тиз арада савыгып, яраткан тамашачылары янына сәхнәгә кайтуын телибез!
--- |
Иң күп укылган
|