|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2022 Язмыш
Өченчегә әти булачак ир җитди авыру белән көрәшә30 яшьлек Владислав Павлов - ике бала әтисе һәм элекке альпинист. 15 елдан артык ир баш треморыннан һәм көчле баш һәм мускуллар авыруыннан интегә. Владиславның авыруы үсмер чакта барлыкка килгән - аның башы калтырана башлаган. 20 яшенә кадәр табиблар Владиславка нерв системасы эшчәлегендә тайпылашлар барлыкка килүе һәм "эссенциаль тремор" диагнозын куйганнар.
Бу диагноз белән Владислав берничә ел яшәгән. Ул гаилә кора һәм сәнәгать альпинисты була, төньякта эшли. Әмма авыру көчәя. Бер вахта вакытында аның өянәге тота. Нәтиҗәдә, җитәкчелек аны эштән чыгарган.
"Мин белгечләр буенча йөри башладым һәм миңа "спастическая кривошея" диагнозын куйдылар, - ди ир.
"Спастическая кривошея", яки цервикаль дистония - сирәк патология, ул мускулларның билгеле бер төркемнәренең ирексездән кыскаруыннан гыйбарәт. Статистика буенча, 100 мең кешегә 5,7-8 очрак тәшкил итә. Кагыйдә буларак, авыру 30-40 яшьлек кешеләрдә ачыклана.
Иргә операюция ясап, ярдәм итәргә мөмкин. Операциянең бәясе 850 мең сум тәшкил итә. Владислав үз көче белән 300 мең сум җыя алган. Операцияне быелның 14 октябренә билгеләгәннәр. Моңа кадәр зур сумманы җыярга кирәк, шуңа күрә Владислав ярдәм сорап "Изгелек" хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән.
"Изгелек" фонды табибларының эксперт советы Владислав Павловка 550 мең сум күләмендә ярдәм килештерде.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|