поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
06.09.2022 Мәдәният

Люция Хәмитова: Нишлисең инде, режиссер хатыны булгач…

Артистны тамашачы бер роле белән истә калдыра. Шул роле белән башкаларын чагыштыра, сыный, бәя бирә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Люция Хәмитова, мөгаен, күпләр өчен Гөлҗамалдыр. Бу рольдә аның бөтен барлыгы, эчке дөньясы ачыла кебек. Без рольләр, театрның шәхескә һәм гаиләгә тәэсире, үзенчәлекле чорлар турында сөйләштек.

– Сез театрга ашкынып килеп керәсез, йөрешегез кызу, җиңел, бию кебек. Мөгаен, бала чакта бию түгәрәгенә йөргәнсездер…
 
– Мин аны үзем дә белми идем, ашкынып йөрисез, диләр шул. Ул – халәтемдер… Бию дигәннән, кечкенәдән мәктәпне тәмамлаганчы бию түгәрәгенә йөрдем. Шуңа бөтен төзелешем, атлап йөрүләрем биючеләрнеке кебек. Фәрит (Бикчәнтәев – Камал театры баш режиссеры, хәләл җефете. – Ред.) тә  иң беренче шуңа игътибар иткән бит. «Карыйм, бер кыз бара, аяклары беренче позициядә», – дип cөйләгән иде. Билгеле, хәзер инде хореографиянең кайбер нечкәлекләре онытылган.
 
– Ә театр белән җенләнү кайчан башланды?
 
– Кечкенә чакта, кем буласың, дип сорасалар, артистка булам, дип җавап бирә идем. Мөгаен, бу гаиләдән киләдер. Әти-әнием театр җанлы кешеләр иде. Без премьераларны калдырмыйча театрга йөрдек. Спектакльне исә сәхнәгә кереп китеп, дөньяны онытып карый идем. Мин барлык спектакльләрне, артистларны белә идем. Мин мәктәп баласы булган елларда Фәрит Камал театрында эшли башлады. Яшь, талантлы артист бик тиз  минем кумирыма әйләнде. Бөтен кызлар кебек, мин дә аңа гашыйк булдым. Язмыш дими, ни дисең: миңа Камал театрында эшләү, Фәрит белән гаилә кору насыйп булган. «Сез  рус мәктәбендә укыгансыз, ничек татар театрын сайладыгыз?» – дип сораучылар да бар. Мин бит татар мохитендә үстем. Әтием – авыл баласы, әниемнең дә әти-әнисе авылдан булгач, безнең өйдә татарча сөйләштеләр. Бәлкем бу гына җитмәгән дә булыр иде, мине каникулда дәү әни белән бабай янына кайтарып куялар иде. Шуңа күрә минем театр училищесында татар бүлеген сайлавым да табигый булды. Гәрчә, рус бүлеге зуррак мөмкинлекләр ача, дип киңәш бирергә омтылучылар булса да. Татар бүлегендә укыганда төп хыялым Камал театрына эләгү иде. Ләкин анда эшләү бөтен кешегә дә тәтеми. Мине дә башта ярдәмче составка гына алдылар.
 
– Сүз уңаеннан, сезгә «Гөлҗамал»дагы кебек биюле рольләр бик килешә. Үзегез иң кадерлеләре дип кайсы рольләрегезне атар идегез?
 
– Биюле рольләр яшь чакта шактый иде. Әйтик, «Биюче»дә (Лопе де Вега) Фелисьяна гел биюле роль иде. Хәзер «Бию пәрие»ндә әби ролендә биим (көлә. – Ред.).
 
Ә «Гөлҗамал»га килгәндә, шәхесне уйнау ул – зур җаваплылык. Ләкин без шәхесне гәүдәләндерүдән бигрәк, алар башкарган эшне күрсәтүне максат итеп куйдык. Аларның театр оештырабыз дип янып-көеп йөрүләре, шул юлдагы табу-югалтулары, шушы максатка җаннарын фида кылулары… Театр җиңел төзелмәгән, ул бик күп көч, хәтта гомерләр бәрабәренә барлыкка килгән, безгә ул шуңа да бик кадерле, дигән фикерне җиткерә алдык дип уйлыйм. Гөлҗамал (Сәхипҗамал Волжская) – бик кадерле һәм иҗатымның бер этабын гәүдәләндергән роль. Шөкер, андый кадерле рольләр шактый булды. Болар – «Кара чикмән»дәге (Георгий Хугаев) – Чибәр, «Җирән чичән һәм Карачәч сылу»да (Нәкый Исәнбәт) – Карачәч, «Өч сеңел»дә (Антон Чехов) – Маша, «Санаулы кичләр»дә – Тамара, «Килмешәк»тә (Сөмбел Гаффарова) – Жоанна, «Мөһаҗирләр»дә (Мәхмүт Галәү) – Патый һәм Норвегия драматургы Юн Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» спектаклендәге Хатын персонажы… Ул – бик авыр һәм кадерле рольләрнең берсе. Бу спектакльдә эшләү алымы да башкача булды. Сөйләм үзгә, чөнки спектакль буеннан буена ритмик прозага нигезләнгән. Аннан соң без аны Кече залда уйнадык. Ә минем героиня ул бертуктаусыз тамашачы белән аралаша. Ул аларның күзләренә карап сөйли һәм хатирәләрен искә төшерә. Тамашачының кул сузымында гына булу авыррак иде. Беренчедән, сиңа беренче тапкыр күргән кешегә (тамашачыга) үзеңнең эчке дөньяңны ачып салырга кирәк. Ә без зур сәхнәдә үз партнерларыбыз белән эшләргә күнеккән. Икенчедән, бу кешеләр белән аралашканда чикләрне югалтырга ярамый. Хисләргә дә артык бирелергә ярамый, тамашачының хисләрендә дә артык уйнарга ярамый. Һәр ике очракта да ихласлык югала. Без бит зур сәхнәдә күренсен, ишетелсен дип күпертебрәк уйныйбыз, монда бөтенләй икенче мохит. Шунысы белән кызык иде дә ул. Менә бу мәктәпне үткәч, «Килмешәк»тә Жоанна ролендә (бу образда Люция Хәмитова сәхнәдә шул мизгелдә карчыкны, шул ук мизгелдә аның яшь чагын уйный. – Ред.) җиңелрәк булды. Дөрес, һәрбер рольнең үз авырлыгы бар. Менә хәзер «Мөһаҗирләр»дә Патый карчык роле дә минем өчен бик кызык.
 
 
– Сезнең рольсез утырган чак булмагандыр да. Режиссер хатыны булгач, ул рольсез утырмый инде, дип башка актерлар үпкәләрен белдермиләрме?
 
– Әйе, аны гомер буе әйттеләр. Нишлисең инде, режиссер хатыны булгач… Ул табигыйдер инде, аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәктер. Гәрчә иң уйный торган чакта биш ел рольcез дә утырдым. Иң кызыгы ул чакта да, Люция күп уйный инде ул, дип әйтәләр иде.

– Өйдә эш турында сөйләшәсезме?
 
– Сөйләшәбез инде, кая китәсең? Барыбыз да бер юнәлештә, бер эштә булгач, ияреп кайта инде ул.
 
– Мөгаен, яшь вакытта танылган актриса килене булу җиңел булмагандыр. Каенанагыз нинди холыклы кеше?
 
– Ничектер барысы да бик табигый барды. Әни буларак исә ул (Наилә Гәрәева – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. – Ред.) – бик борчылучан, кайгыртучан кеше. Хәтта кирәгеннән артык борчылучан, чамадан тыш кайгыртучан дисәк тә була. Хәер, мин үзем дә шундый. Гел борчылам, булмаган әйбергә дә кайгыра башлыйм. Килен каенана туфрагыннан ярала, диюләре хактыр. Мин аңа бик рәхмәтле. Йосыфны музыка мәктәбенә йөртүне дә бит ул тулаем үз өстенә алды, тәмамлаттырды, аның белән шөгыльләнде.
 
– Йосыф – шәп музыкант, өстәвенә спектакльләргә музыка да яза. Әти-әнисенә ул нинди бала, холкы нинди?
 
– Йосыф ГИТИСта ике ел режиссура бүлегендә укыды һәм, бу минеке түгел, дип әйтте. Ул – җаны-тәне белән музыкага бирелгән кеше. Кариев театрында «Йосыф» спектакленә музыка язды. Ул – аның беренче эше. Бу юнәлештә барыбер спектакльне тою, аңлау өчен аңа ГИТИСта алган белеме ярдәм итә. Аннан соң ул бит үзе дә кечкенәдән спектакльләрдә катнашып үсте, сәхнә кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен эчтән белә.
 
Алар – үзенчәлекле, безгә бөтенләй охшамаган буын. Максатчаннар, эзләнүчәннәр, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү белән мәшгульләр. Аннан килеп, алар бит бөтенләй башка мохиттә, башка шартларда үстеләр. Йосыф балалар бакчасына киткәндә русча белми иде дә. Ана сөте белән кергән тел ул онытылмый инде. Гомумән алганда, ул – Наилә һәм Сания әбиләренең тәрбия җимеше.
 
Холкы буенча Йосыф минем  – әткәй. Мин аның үзенә дә, син икенче Миннеәхмәт, дип әйтәм. Чөнки әти кебек үк кешеләргә ачык, якты, әмма безнең белән ябыграк. Шул ук вакытта безнең фикергә колак сала. Аннан соң Йосыф – гипертыйнак кеше. Мин аңа бераз әрсезрәк бул, тормышта җиңелрәк булыр, дим. Әйтеп кенә холыкны үзгәртеп буламыни? Әти җиде ел элек бакыйлыкка күчте. Аның төсе Йосыфта калды.
 
– Бер бала белән генә калганга үкенмисезме?
 
– Иң зур үкенечем ул. Әмма туксанынчы елларда бик күпләр бер бала белән калган икән. Ник дигәндә, дөньяның кая барганын, иртәгә нәрсә буласын аңлап булмый торган дәвер, юклык заманы иде. Аннары дөнья да җайланды кебек, икенче бала артыннан барырга соң иде инде.
 
– Хәзер дә бик үзенчәлекле чорда яшибез бит. Кыйммәтләр алмашына, тормышка карашлар үзгәрә. Үлем-җитемнәр дә күбрәк кебек. Менә мондый шартларда тамашачыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
 
– Үлем-җитем ул кайсы заманда да булган. Ковид булмаса, онкология чире, бүтәннәр бар иде. Башка заманнарда без статистиканы бик белмәгәнбездер, хәзер исә, ковид популяр чиргә әверелгәч, көн саен яңа саннар белән танышабыз. Шуңа да үлем-җитем күп кебек тоела. Ә заман… ул һәрчак үзенчәлекле. Сугыш еллары, ачлык еллары… Менә безнең хәзер «Мөһаҗирләр» спектакленең икенче өлеше репетициясе бара. Кирәк бит ә, бөтен нәрсә әйтелгән, тарих спираль буенча әйләнә, дип шаккатабыз. «Мөһаҗирләр» – театр өчен  бик әһәмиятле спектакль. Анда һәр кеше үзенә кирәкле сүзне, киңәшне табачак.
 
…Һәр заман үзенчәлекле. Һәр заманда, нинди генә авырлыклар килсә дә, карашлар театрга төбәлә. Чөнки театр өмет бирә, рухи азык белән тукландыра, үз-үзеңә ышанычны ныгыта. Театр коллективы шуны аңлап эш итә, ул барыбер үз сүзен әйтә, үз вазыйфасын үти.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»