|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Дин
Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләрен беләсезме?Мәчеткә кайсы аяктан атлап керергә, анда үзеңне ничек тотарга? Имам Әбү Хәмид Мөхәммәд Газалиның “Әдәпләр” китабыннан “Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләре”н тәкъдим итәбез. Мәчеткә уң аяктан керергә.
Мәчеткә керер алдыннан аяк киемен нәҗестән чистартырга.
Аллаһы Тәгаләне зикер итәргә.
Мәчеттә булучыларга сәлам бирергә.
Мәчеттә беркем булмаса да сәлам бирергә.
Кыйблага таба карап утырырга.
Үзеңнең хәлең һәм кылган гамәлләрең хакында уйланырга.
Аз сөйләшергә.
Беркемне дә ләгънәт кылмаска.
Тавыш күтәрмәскә.
Кешеләрне үпкәләтерлек гамәлләр кылмаска.
Мәчеттә бары тик Аллаһы Тәгаләне зикер итү белән шөгыльләнергә.
Югалган әйберләрне эзләмәскә.
Сату-алу белән шөгыльләнмәскә.
Мәчеттән сул аяк белән чыгарга.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап дога кылырга.
Фото: пиксабай.ру
--- |
Иң күп укылган
|