|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Упкынга төшеп киткән альпинистлар һаман ярдәм көтәГадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолеты 4нче тапкырдан соң гына вулканга менгәндә 8 турист һәлак булган Ключевская сопкага утырган. Көчле җил һәм вулкан битлекләреннән күтәрелгән көл аркасында коткаручылар нибары 1663 метр биеклектә утыра алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, исән калган һәм ярдәм көткән туристлар – 3300 һәм 4158 метр биеклектә. Коткаручылар төркеме альпинистлар корылмаларында вулканга менә башлаган. 3300 метр биеклеккә алар дүшәмбе төнге сәгать уникеләргә генә менеп җитәр дип фаразлана. Шушы биеклектә вулканологлар йорты бар. Анда хәл алгач, таң белән юлны 4158 метр биеклеккә менү өчен дәвам итү күзаллана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эзләү-коткару операциясенең һава торышыннан, тау битлегендәге көл болытларыннан, бозлыклар эрүдән, ташлар һәм сил су ташкынына бәйле булуын ассызыклыйлар. 1400 метр биеклектә 24 кеше эшли инде. Бу Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Камчатка коткару үзәгенең шәхси составы. Алар коткаручылар һәм туристларга ярдәм итәр өчен лагерь оештырган.
Әлеге вакытта ике кеше 4100 метрдан да югарырак биеклектә, тагы ике кеше 3300 метр биеклектә вулканологлар йортында ярдәм көтеп яталар. Әйткәндәй, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолеты ярдәмгә мохтаҗ туристлар янына дүртенче тапкырдан гына барып җитә алды. Моңа чаклы таулардагы көчле җил аркасында вертолет утыра алмый кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган иде. Эзләү-коткару операциясендә катнашучылар ике тапкыр вертолетны 3300 метр биеклектә утыртырга тырышкан, әмма көчле җил моңа комачаулаган. Коткаручылар туристлар төркеме белән гидның юлдаш телефоны аша элемтәгә чыга.
3 сентябрьдә туристлар төркеме 4158 метр биеклектә упкынга төшеп китә. Тәүдә 4 кеше һәлак булган дигән хәбәрләр таралды. Кызганычка каршы, соңрак бу сан 8гә җитте...
Походта Алтай, Пприморье, Камчатка карйларыннан, Мәскәүдән, Новосибирск һәм Владимир өлкәләреннән 12 кеше катнашкан. Туристлар төркеме барлык кагыйдәләр буенча теркәлү үткән булган.
Чыганак: lenta.ru
Фото:smotrim.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|