поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2011 Мәдәният

Интернетта татарча шигырь язалармы?

Сетература – интернетта яшәүче челтәр әдәбияты дигәнне аңлата. Мине бу очракта дөньякүләм әдәбият та, русныкы да кызыксындырмый. Чөнки рус язучылары “сетератураны” моннан ун еллар чамасы элек, әлбәттә, чит илнекеләр бәхәсләшеп туйгач, мәш килеп тикшерделәр, тәнкыйть язмалары белән уртаклаштылар. Һәм тора-бара аларда бу хакта сүз куерту азайды. Ә интернетта язганнары китапка әйләнеп, кибет киштәләре аша тарала тора... Хәзер чират безгә җитте кебек. Татарча челтәр әдәбияты - сетература бармы?

Бар, татар әдәбияты көннән-көн интернет кырын күбрәк яулый бара. Бервакыт, интернеттан татар әдәбияты, китабы дигән сүзләрне язып, “эзләү” төймәсенә баскач 30 га якын шушы темага кагылышлы татарча җитди сайтларга тап булдым. Бәлки бу әллә ни күп тә түгелдер... Шулай да руслар  “сетература” чын, традициоан әдәбиятны бетермәсме дип бәхәсләшкән заманда без әле бердән-бер татарча  әсәрләр уку чыганагы буларак язучы Марат Кәбиров сайтын гына белә идек, дисәм ялгышмамдыр. Димәк, алга китеш шактый.

 

Әлбәттә, махсус әдәбиятка кагылышлы сайтларның күпчелегендә профессиональ язучыларның китаплары урын ала. Моны традицион әдәбиятның үз урынын интернетта табуы итеп кабул итәсең. Бу очракта интернеттагы традицион әдәбият “сетература” була дип аңлашыла.

 

Ләкин соңгы вакытларда сайтлардан бигрәк, бернинди чыгым сорамый торган блоглар җанланды һәм аларны оештыручылар инде исемле каләм ияләре белән бергә гадәти укучылар да. “Мэйл.ру”да Марат Кәбиров, Фәнис Мотыйгуллин, Фаил Гыймадиев, Айрат Шәйхетдин, Ландыш, Фәйрүзә, Гөлнур, Лилия, Венер, Раиф, Наилэ һәм башка бик күпләрнең блогларында шигъри юллар укып кинәнергә була.

 

Иҗат өлкәсеннән читтә торучылар өчен китап булып нәшер ителү хыялы бик еракта кебек, ә интернет кул астында. Ул кайчан һәм ни телисең шуны басу, тарату мөмкинлеген бирә.

 

Ә китаплары басылган язучыларга блог нигә соң?

 

“Бер газетта шигырьләрем дүрт ел ятты. Кире алдым, башка биргәнем юк. Журналга биргән хикәямнең дә язмышы шундыйрак. Бастырганнарына гонарар кайда бар, кайда юк... Ә укырга теләүчеләр күп, ихтыяҗ зур. Блогыма айга 3 меңнән артык кеше керә. Керәләр, укыйлар, хатлар язалар, шигырьләремне дусларына юллыйлар... Блогка өзек-өзек итеп повестьны куйган идем, тизрәк дәвамын, ахырын куегыз дип хатлар килде”, - ди узган айның декабрь аенда “мэйл. ру”да үзенең шәхси блогын алып бара башлаган язучы Рәмзия Габделхакова.

 

Чыннан да язучы бит ул әсәрләрен редакция  папкаларында тузан җыеп ятсынга дип түгел, укысыннар өчен яза. "Интернет минем өчен үтә дә уңайлы мәгълүмат чыганагы, аралашу чарасы, иҗатымны күрсәтү, укучыларым белән очрашу мәйданы. Интернет өчен чакрымнар, чикләр юк. Дусларым арасында Америкада, Төркиядә, Казахстанда, башка төбәкләрдә яшәүчеләр бар. Мин биредә үзем өчен яңа исемнәр ачтым, талантлы, шәхес буларак та кызыклы дуслар таптым. Интернетта аралашу минем өчен тагы бер яктан кулай: мин публика кешесе түгел, халык алдында чыгыш ясарга һәрчак кыенсындым. Язып аралашу күпкә җиңелрәк", - дип өсти Рәмзия апа. Интернет һәркемгә иҗатны тәкъдим итүнең яңа, берни белән чикләнмәгән техник мөмкинлеге булып тора. Мөмкинлек булуы бик яхшы, тик кайчак кайберәүләрнең тузга язмаган такмакларын шигырь дип атаулары күзгә чалына да  сыйфатсыз “товар” үрчүгә эч пошып куя. Язуга изге бер эш итеп караучы әдипләр боларны күрсә йөрәкләре тотар иде дип уйлыйсың. Менә шуңа да инде  күптән түгел “мэйл.ру”дагы “Интертат" дуслары һәм "Тургайлар" җәмгыятьләрендә, шулай ук үземнең шәхси блогымда “Татарча сетература ” га кагылышлы сораштыру  үткәргән идем.  Шәхсән үземә җавап язучылар да байтак булды. Иң беренче итеп сыйфатка кагылышлы фикергә тукталыйк.

 

Электрон Газета Intertat.ru:

 

Кино барлыкка килгәч, "Кешеләр театрга йөрмәс ", – дип куркытканнар. Аннары, телевизор барлыкка килгәч, "Хәзер инде кино үлә" – дигәннәр. Әммә театрлар да бар, кинога да йөрибез. Бәлки блогларның барлыкка килүе, күбәюе – вакыт узу белән аларның сыйфатын да үстерер. Һәм матур әдәбияткә тагын да күбрәк укучы тартылыр. Күпләр бит китапны кулларына алганы юк, әмма блогларны даими рәвештә укып баралар.

 

Димәк, сыйфат – вакыт эше. Әйе, каләм яза-яза шомара дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

 

Рөмзия Габделхакованың бу уңайдан үз фикере: "Блогларда басылган әсәрләргә килгәндә, шуны әйтәм: камилме алар, юкмы, ләкин шул ягы бәхәссез: һәркайсы ихласлык, эчкерсезлеклек белән сугарылган, чөнки кеше күңелен бушата. Һәм мондый әсәрләр яратып укыла да. Йөрәктән чыккан гына йөрәкләргә барып җитә, диләр бит. Язучы да күктән төшми, халык арасыннан чыга. Бүген рәсми әдәбият, матбугат гади халыктан, чын тормыштан аерылып бара кебек. Кемдер үзе өчен генә язганны дөньяга чыгарып селки, кемдер башкаларны шаккаттырам дип тырыша. Әсәрләрдән күңел җылысы югалды. Бу чир яшьләргә дә күчте. Шигырь табышмак булырга тиеш түгел, укучы фальш, ясалмалыкны бик тиз сизеп ала. Әсәргә бәя ничек бирелә? Ни өчен тәнкыйтьче мактаган әсәргә укучы битараф кала да, бер билгесез авторныкын йотылып укый? Монда уйланырлык нәрсәләр бар... Һәрхәлдә соңгы сүзне укучы әйтә, әсәр яшиме, онытыламы - моны халык билгели. Шулай да әдәби блоглар басма китапларны, интернет берләшмәләр Язучылар берлеген алыштыра алмый. Китап-китап инде ул... Язучылар берлеге каләм әһелләрен берләштереп торучы оешма. Интернет аша мәшһүр әдипләрнең юбилейларын үткәреп тә, өлкәннәрне, авыруларны кайгыртып та, мәңгелеккә китүчеләрне соңгы юлга озатып та булмый. Очрашулар, җанлы аралашулар һичшиксез кирәк".

 

Инде сыйфат эшен калдырып, блогларны укыйлармы-укымыйлармы дигән шикне таратыйк. Чөнки кайберәүләр уйлавынча анда язалар гына.

 

Язучы Рәмзия апа әдәби иҗат белән кызыксынучыларның күплеген чамалап, блогыннан тыш “Тургайлар” әдәби җәмгыятен оештырып җибәрде. “Үзем өчен ачмадым. Шигырь язучылар, укучылар күплеген күреп, барыбызга бер уртак журнал булсын әле дип ачтым. Блоглар буйлап танышып йөргәнче, монда барысы күз алдында. Ссылкалар җибәрергә дә уңай”, - ди.

 

Тик, әйткәнемчә, кайберәүләр блогларның, мондый төр җәмгыятьләрнең укылышына ышанмый. “Сез чынлап бу  уенга җитди карыйсызмы инде? Анда язылганнарны беркем дә укып утырмый бит. Бу бит бер уен гына. Син менә шунда кергән берәрсеннән үз хикәяңнен эчтәлеген сорап кара. Берсе дә укымаган аны, укымыйлар да. Анда бит укучылар керми - бөтенесе шигырь яза, тагын нидер яза, тоташ “иҗатчылар” бит. Үзләренең ни язганнарын үзләре дә аңламый”, - дип бетереп ташлады бер журналист.

 

Шулай да уку-укылмау мәсьәләсен саннар аша чамалап карыйк әле. Танылган язучылар, каләм тибрәтүчеләрнең иҗатлары тупланган журналны караулар саны көнгә уртача 300-500. Менә шуннан чыгып көнгә ким дигәндә 30  кеше бер хикәяне укыган дип күз алдына китерик. Кайсы татарча китапта басылган әсәр белән көнгә 30 кеше таныша дип уйлыйсыз?!

 

Укыйлар дигәнне башка фикерләр белән дә раслыйк.

 

Ләйсирә Зарипова:

 

Фотосурәт карап утыру да туйдыра торган шөгыль. Татар мәктәбендә укыган кешенең татарча китап укырга да теләге уянырга мөмкин. Әмма китапны кибеткә барып алырга кирәк. Ә монда борын төбенә тыгалар - ничек укымыйча түзәсең!

 

Зилә Мөдәрисова:

 

Миңа калса, шундый аралашу мөмкинлеге булуы бик әйбәт. Мин дә башкалар кебек ук "сетература" ижат кешесе өчен бик файдалы, кирәкле нәрсә диеп уйлыйм. Биредә яңа укучылар, яна дуслар табарга, аралашырга, фикер алышырга була. “Тургайлар” махсус ижат кешеләре, язучылар өчен генә түгел. Гади кешеләр күңелләре тулганда рәхәтләнеп шигырьләр, хикәяләр укып юана ала.

 

Ринат Иванов:

 

Мөмкинлектән нигә качарга? Күпме уйландыргыч, гыйбрәтле хикәяләр, шигырьләр жаныма азык булды. Урамда очратсам, күпме авторга эшләпә күтәрергә була, хөрмәт йөзеннэн! Вакыт житкәч, Алла боерса күрешербез, монда миңа гомердә укымаган авторлар, шулай ук Рәмзия, Ландыш, Марат, Гөлнур, Айзирәкләрне каян укыр идем? Менә ничә китап кибетенә кердем... Марат Кәбиров бармы сездә дим, “Нету пока, если хотите, мы найдем...” – диләр. Рәхмәт монда язучыларга!

 

Гөлнур Светлая:

 

Ходай талант биргән икән, аны бүлешергә дә кирәк Сатарга гына димәгән. Бу тормышта бөтен әйбер дә сатылмый. Сетература миңа бик ошый.

 

Укучылар булуы бик әйбәт, әлбәттә. Миңа калса, аларны мәктәп укытучыларына бушка ноутбуклар өләшү һәм интернетка тоташтыру да бермә-бер арттырды. Инде укытучылар турында сүз чыккач, әйтим: иҗат әһелләренекенә караганда татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең шәхси сайтларына ешрак тап буласың! Һәм каләм ияләре белән чагыштырганда татар әдәбияты, китаплары турында  алар күбрәк яза кебек. Чын тормышта да, виртуаль дөньяда да бер үк хәл, совет заманнарында йөкләнгән пропаганда эшен һаман укытучылар дәвам итә.

Шулай да тора-бара чарланган каләм ияләренең үзләренең дә татар әдәбиятын, язучысын, китабын пропагандалау, рекламалау һәм татарча укучыларны югалтмау максатын күз алдында тоткан әдәби блогларлары, сайтлары артыр дип ышаныйк. Ул вакытта инде “татарча сетературада” шигырь, хикәяләрнең үрнәк булырдайлары тагын да күбәер.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 01.02.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»