|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2022 Сәясәт
![]() Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров китә? (ВИДЕОМӨРӘҖӘГАТЬ)Чечня башлыгы вазифасында 2007 елдан бирле эшләүче, башка Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында иң озак хезмәт куючы Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең телеграм-каналында видеомөрәҗәгать урнаштырды. «Мин үзем дә озаграк утырганымны сизәм. Чиксез һәм озын ялга лаек дип саныйм. Куып чыгарганчы, минем вакытым җитте дип уйлыйм. Сез миңа ярдәм итәрсез һәм аңларсыз дип ышанам», — ди ул.
"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Рамзан Кадыйров Чечня башлыгы вазифасында 2007 елдан бирле эшли. Соңгы тапкыр Кадыйров республика башлыгы вазифасына 2021 елның сентябрендә сайланды, аның вәкаләтләре вакыты 2026 елда тәмамлана.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|