поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2022 Ир белән хатын

Никах килешүе ("Брачный контракт"): файдасы һәм зыяны

Өйләнешкәнче килешәсе. Уртак оя корып яшәр алдыннан, парлар арасында никах килешүе (брачный договор) төзү күренеше ешрак очрый башлады. Дөрес, Европа илләрендә, АКШта ул гадәткә күптән кергән, гаҗәп тә түгел инде. Әмма Россиядә бу эшкә шикләнебрәк карыйлар.

Тумаган тайның билен сындыру булмасын дипме, өйләнешмәгән килеш аерылышу турында уйлауны саранлану, байлык бүлешү кебек кабул итәләр. Асылда килешү нигезендә нәрсә ята соң? Яңа оешкан гаиләгә аннан нинди файда бар?
 
Никах килешүенең дә, медальнең ике ягы булган кебек, бик файдалы һәм файдалы ук булмаган яклары бар. Тормыш булгач, хәлләрнең дә төрлесенә юлыгасың. Бик матур, үрнәк пар булып, шундый гаилә корган кешеләрнең дә көннәрдән бер көнне нигезе какшап китәргә мөмкин. Ул чакта мал-мөлкәт, акча, фатир, балалар мәсьәләсе араларны тагын да салкынайтмагае. Кыен хәлдә калмас, вакыт һәм нерв күзәнәкләрен дә саклар өчен, булачак ир белән хатын килешү төзеп өйләнешә дә инде.
 
Димәк, әлеге адымны ясаганчы ике кешегә психологик яктан да, юридик яктан да әзер булырга кирәк. Хокукый үзенчәлекләрен аңлатыйк.
 
Нәрсәдән гыйбарәт?
Никах килешүе ул – ир белән хатын яки булачак ир белән хатын арасында никахка кадәр тупланган мал-мөлкәтнең һәм гаилә коргач табылганының киләчәктә ничек бүленәчәген күздә тотып төзелгән килешү. Гади итеп әйтсәк,  бу – бергә яшәгәндә яисә аерылышканда гаилә-милек мөнәсәбәтләрен «иминиятләштерү», акчаны һәм мөлкәтне яклау.
 
Уңай яклары
Никах килешүе ир белән хатынның хокук һәм бурычларын төгәлләштерергә мөмкинлек бирә. Бу инде алга таба мал-мөлкәт бүлгәндә бәхәс-гаугалар килеп чыгудан да саклый. Бурыч, кредит, бүләкләр мәсьәләләренә бәйле сорауларга да никах килешүендә җавап табарга була.
 
Килешүне гаилә корганчы да, никахлашканнан соң да төзергә ярый.
 
Никах килешүеннән бер генә як баш тарта алмый. Килешүгә икәү килгән кебек, бу очракта да бергә хәл итү шарт.
 
Тискәре яклары
Билгеле, төгәл, аңлаешлы һәм дөрес килешүне хокукый яктан белеме булмаган кеше белән төзү кыен булыр иде. Димәк, парларга нотариаль һәм юридик хезмәтләрдән файдаланырга туры киләчәк. Бу исә – өстәмә чыгым. Сүз уңаеннан, хезмәт күрсәтүчеләрнең бәяләре дә төрле. Килешүне рәсмиләштерү хакы 5 меңнән алып 50–100 мең сумга кадәр җитә ала. Барысы да эшнең катлаулылыгына бәйле. Моннан тыш никах килешүе өчен 500 сум дәүләт пошлинасы түләү каралган.
 
Никах килешүе парлар рәсми төстә гаилә булып теркәлгәннән соң гына гамәлгә керә.
 
Шунысы да бар: җәмгыятьтә законнар да үзгәрүчән бит. Теге яисә бу канун үзгәрешләре никах килешүендә күрсәтелгән шартларга да тәэсир итәргә мөмкин.
 
Тагын бер мәсьәлә әхлакый якка бәйле. Никах килешүенә кешеләр күбесенчә тискәре карашта. Кеше ни әйтер дипме, күпләр мондый килешү белән яшәүләрен яшерә.
 
Никах килешүендә милек сораулары гына көйләнә.  Көнкүреш, шәхси тормыш, балаларга бәйле аңлашылмаучанлыклар анда күрсәтелми. Әйтик, килешүгә ирегез яисә хатыныгызның гомер иткәндә артык авырлык җыюы, вәгъдәсендә тормавы, хәмер эчүе, хыянәт итүенә бәйле штраф салу кебек шарт кертү – мәгънәсез гамәл.
 
Эчтәлеге нинди?
«Арбитр» юридик үзәге никах килешүенең эчтәлегенә ниләр керергә тиешлеген һәм нинди очракта килешүне гамәлдән чыгарырга мөмкин булуын аңлатты.
 
– Килешүдә мал-мөлкәтне бергәләп куллану, тоту буенча хокук һәм бурычлар билгеләнә. Шулай ук бу документта ир белән хатынның керемдә катнашы, гаилә чыгымнарын тоту ысуллары, мөнәсәбәтләр өзелгән очракта ир белән хатынның һәркайсына тапшырылачак мөлкәт күләме, милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы теләсә нинди башка нигезләмәләр, хокук һәм бурычларны чикли торган шартлар күрсәтелә, – дип аңлата үзәк белгечләре.
 
Никах килешүен ике якның ризалыгы белән теләсә кайсы вакытта туктатырга мөмкин. «Моннан тыш ир яисә хатынның таләбе буенча, суд карары нигезендә, әгәр икенче як килешү шартларын шактый бозса яисә яклар аны төзегән вакыттагы сәбәпләр үзгәрсә, гаилә рәсми рәвештә таркалса, никах килешүен өзәргә була», – дип аңлата белгечләр.
 
Кайсы очракта дөрес түгел?
Никах килешүен гамәлдә түгел дип тану очраклары: суд карары; килешүнең ир белән хатынның хокукый сәләтен яки эшкә сәләтлелеген чикләве; балаларына карата хокук һәм бурычларны чикләве; нотариус расламаган; килешүнең эшкә яраксыз зат тарафыннан имзалануы; шарт буларак милек булмаган мөнәсәбәтләр, шәхси мөнәсәбәтләр күрсәтелү.

Төгәллек мөһим 
Гражданнар эшләре буенча юрист Ләйсән Мортазинадан никах килешүенең өстенлекләренә, килешү төзегәндә игътибарга алырга кирәк булган мәсьәләләргә ачыклык кертүен сорадык.
 
– Ләйсән Маратовна, никах килешүе гаилә тормышын җиңеләйтүдә нинди роль уйный?
 
– Никах килешүен төзү өчен бик күп сәбәпләр бар. Әмма, юрист буларак, һәр ситуацияне аерым карарга кирәк дип саныйм. Шул вакытта гына кайчан килешү кирәк, кайчан юк икәне аңлашыла. Мисаллар белән карыйк.
 
Беренче сәбәп – никахлашуга кадәр булдырылган бизнес. Мансур – уңышлы гына үз эшен алып баручы эшмәкәр, хатыны Лилия – студент. Мансур үз бизнесын Лилия белән очрашып йөри башлаганчы ук ачса да, керемне инде гаилә коргач кына ала башлый. Уртак мөлкәтләре юк. Киләчәктә фатир һәм машина сатып алырга ниятлиләр. Сатып алынасы милек уртак булачак. Монда инде бу эшкә кайсының күпме өлеш кертүе исәпкә алынмый.
 
Никах килешүе нигезендә исә Мансурга – фатир, Лилиягә машина эләгәчәк дип килешергә була. Аннан соң булдырылган мал-мөлкәт уртак саналачак. Бу гадел дә. Чөнки Лилия дә, укуын тәмамлап, эшкә урнашачак.
 
Икенче сәбәп – яңа төзелә торган йорттан фатир сатып алу. Алмаз өч бүлмәле фатир төзелешенә акча керткән. Ачкыч һәм белешмәне ул ике елдан соң гына кулына алачак. Ә ул инде сөйгәне Алсуга тагын бер елдан соң өйләнергә җыена. Кагыйдә буларак, фатир уртак мал саналачак. Аерылышкан очракта, суд бу фатирны ике кеше арасында бүлмәсен өчен, Алмазга әлеге фатирны шәхси акчасына сатып алганын исбатларга кирәк. Нишләргәме? Алмаз һәм Алсу никах килешүе төзи. Анда фатирның Алмазныкы булуы күрсәтелә.
 
Өченче сәбәп – туйга бүләк. Наил белән Альбинага әти-әниләре Казаннан фатир бүләк итә. Бу бүләк өчен алты миллион сумны – кәләш ягы, өч миллионны кияү ягы салган. Милек турында белешмәне яшь гаилә туйдан соң ала. Кагыйдә буларак, гаилә таркалса, бу фатирны икегә тигез итеп бүләргә тиешләр.
 
Никах килешүе нигезендә, Наил белән Альбина менә нишли: йортның 2/3 өлеше – Альбинага, 1/3 өлеше Наилгә дип килешә.
 
Дүртенче сәбәп – аерым бюджет. Альберт белән Алинә яхшы карьера булдырган кешеләр. Күп акча эшлиләр, әмма аерым бюджет тоталар. Альберт үзенә машина сатып ала, Алинә исә шәһәр читендәге йорт хуҗасы булып куя. Закон нигезендә, Алинәгә иренең джибыннан, ә иргә хатынының йортыннан ½ өлеш тиеш.
 
Никах килешүе бәхәскә нокта куя. Гаилә әгъзалары үзләре сатып алган милекнең бердәнбер хуҗалары булуын күрсәтә. Һәркем үзенеке өчен үзе җавап тота.
 
– Ипотекасы, кредиты булган парларга нишләргә?
 
– Аерылышканда, гаиләнең гомуми мөлкәтен ничек бүләсе аңлашыла. Ипотека фатирын һәм кредит бурычын бүлешергә туры киләчәк вазгыять шактый сораулар тудырырга мөмкин. Бу очракта кредитка сатып алыначак күчемсез милеккә никах килешүе (брачный договор на недвижимое имущество) төзү кулайрак булыр.
 
Ипотека очрагында, никах килешүе кайчан кирәк? Бу банкның шарты да булырга мөмкин. Шул рәвешле кредитор үз мәнфәгатьләрен дә яклый. Әйтик, гаилә таркалса, ир яисә хатын, кереме кимү сәбәпле, заемны түли алмаска мөмкин бит. Никах килешүе булганда, банкка бу мәсьәләне чишү күпкә җайлырак.
 
Шулай итеп, нинди очракта никах килешүен төзү отышлырак? Бердән, әгәр дә гаиләдә бер генә кеше керем алса. Ягъни, берсе генә эшли, берсе генә ипотека түли. Икенчедән, никах килешүе ипотека рәсмиләштергәндә дә отышлы. Ир яисә хатын, заемщик буларак, ипотека алу өчен тиешле дәрәҗәдә керемгә ия булмаска да мөмкин. Ә никах килешүе аларның кредитны түли алачагына гарантия бирә. Өченчедән, ир яисә хатын ипотека алырга теләмәгәндә, никах килешүе ярдәмгә килә. Закон буенча, ипотека кредитын рәсмиләштерү өчен заемщикның тормыш иптәше булган кешенең рөхсәте сорала. Никах килешүе бар икән, кредитны ансыз гына да бирәләр. Дүртенчедән, ир белән хатын ипотеканы рәсми төстә гаилә булып яши башлаганчы алса. Аерылышканда, никахлашканчы сатып алынган мал-мөлкәт үзара бүленми. Никах килешүе фатирны йә йортны гадел рәвештә бүләргә ярдәм итәчәк.
 
САН
 
Федераль нотариаль палата мәгълүматларына күз салсаң, 2020 елда Россиядә 142,5 мең никах килешүе төзелгән. 2021 елда – 148,3 мең. Белгечләр әлеге күренешнең популярлаша баруын искәртә.
 
Россиядә аерылышулар саны 2022 елның беренче дүрт аенда 1 процентка кимегән. Тулаем алганда, Идел буе федераль округында аерылышулар саны 3,1  процентка азайган.
 
ФИКЕР
 
Олеся Дубровских, психоаналитик, клиник психоанализ һәм психотерапия ассоциациясе әгъзасы:
 
– Никах килешүен аралашу ысулы, теләк һәм куркуларны белдерү мөмкинлеге, үзеңне акча һәм мөлкәт эшенә карата җаваплы карауда мактау билгесе буларак кабул итегез. Аны, хыялларны үзгәрткән күк, үзгәртеп, төзәтеп тә була.
 
Никах килешүе турында сүз кату парларны сынарга да мөмкин. Бу хакта фикер алышуның башка төрле проблема һәм куркуларны ачып салуы бик ихтимал. Әйтик ышаныч кимү, сайлаган ярыңның сиңа туры килүеннән шикләнү, тормышка карашлар төрлелеге һәм башкасы. Әлеге сөйләшүгә карата хисси реакциянең нәрсә аңлатканын белергә кирәк. Бу – катлаулы эш, әмма аңа җаваплы караган очракта, парның мөнәсәбәтләре ныгып кына китәчәк.
 
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»