поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2022 Мәдәният

Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча "Хан кызы Турандык" спектакленең репетицияләре башланды

Премьера драматургның тууына 135 ел тулуга багышлана. Тинчурин театрында "Хан кызы Турандык" дип аталган яңа спектакль кую эше башланды. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның "Турандот"ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела.

Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия).

Бу Венгрия режиссерының Тинчурин театрындагы икенче эше. 2021 нче елның декабрендә Тинчурин театры сәхнәсендә аның куелышында “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" спектакле дөнья күргән иде.

Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсендә "Хан кызы Турандык" әсәре киң даирә укучылар өчен бары тик 2007 елда гына тәкъдим ителә. Пьесаны басма өчен күренекле татар язучысы һәм драматургы Рабит Батулла әзерли. Тинчурин архивын драматургның хатыны Заһидә Тинчурина нәкъ менә аңа тапшыра.

Рабит Батулла сүзләренә караганда, Карло Гоцци нибары 10 пьеса иҗат иткән һәм шуның өчесенең сюжеты татар фольклорыннан алынган. Болар - "Бәхетле хәерчеләр", "Зөбәйдә" һәм "Турандот". "Турандот” әсәрендә Гоцци: "Адельма – Татар ханы кызы, Кәләф – Ногай татары ханы Тимур улы; Кәләф, Адельма һәм Тимур татарча киенгәннәр" дип язган. XVIII йөздә яшәгән итальян язучысы илһамын каян алган, татарлар турында каян белгән? Бу аерым өйрәнү предметы", - ди Рабит Батулла. Шул ук вакытта язучы танылган татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәтнең "Татарларда "Патша кызы Турандык "әкияте бар" дигән сүзләрен искә төшерә. Бәлки Гоцци шуңа таянгандыр", ди.

Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык табышмаклары "китабында "Сәрвиназ" әкият-табышмагы бар, анда хан кызы Сәрвиназ, Турандот кебек үк, үз кулын сорап килгән хан улларын табышмаклар белән сыный. Нәҗип Нәккашның урта гасыр прозасына багышланган "Мөҗәгыл хикәят" китабында исә "Халәф белән Кытай падишасы кызы арасындагы берничә мәсьәләләр" әсәре бар. Анда Кытай ханы кызы Халәфкә табышмакларын бирә, ул бик тапкыр булып чыга һәм аның барлык сорауларына да җавап бирә. Бу әкиятнең авторы – озак вакытлар гарәп татарлары арасында яшәгән Мөхәммәд Рәхим Рәфыйк Казанлы.

Рабит Батулла Кәрим Тинчуринның болар хакында белүен һәм шуңа күрә дә Гоцци пьесасын татар теленә үзенчә тәрҗемә итүенә шиге булмавын әйтә.

"Хан кызы Турандык" пьесасы беренче тапкыр Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендә 1918 елда куела. Ул вакытта Турандыкның йөрәген яулап алырга омтылган Халәф ролен Кәрим Тинчурин үзе уйный. Икенче тапкыр Тинчурин тәрҗемәсендә "Хан кызы Турандык" спектакле "Әкият" курчак театры сәхнәсендә 1980 елда "Хан кызы" исеме белән куела.

Итальян драматургы Карло Гоцциның “Турандот" әкияти пьесасы беренче тапкыр 1762 елда Венециянең Сан-Самуэле театрында куелган. Анда әсәрдә вакыйгалар шартлы Көнчыгышта бара, ләкин шул ук вакытта катнашучылар арасында дель арте Италия комедиясе персонажлары: Панталоне, Труффальдино, Тарталья һәм Бригелла була (Тинчуринда – Акбулат, Накамура, Бәрәкалла һәм Туруфутдин). Карло Гоцци - итальян язучысы һәм драматургы, сюжетында фольклор элементларын һәм персонаж-битлек сайлаганда дель арте комедиясенең принципларын кулланучы әкият пьесалары (фьяб) авторы, дип хәбәр итә К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

"Хан кызы Турандык" спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 15, 16 һәм 30 нчы сентябрь көннәрендә булачак. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия). Рәссамы – Анна Мария Купаж (Венгрия). Композиторы – Бакк-Давид Ласло (Венгрия). Хореографы – Марсель Нуриев.
Рольләрдә: Турандык (Турандот) – Әдилә Хәсәнова, Халәф (Калаф) – Алмаз Муллаянов, Алтын хан (Альтоум) – Зөфәр Харисов, Гаделмәләк (Адельма) –Альбина Гашигуллина, Сәлимә (Зелима) – Диләрә Фәттахова, Гөлкәй (Скирина) – Сәкинә Минханова, Бәрәк (Барах) – Рамил Минханов, Тимер (Тимур) – Илгизәр Хәсәнов, Исмәгыйл (Измаил) – Сәлим Мифтахов, Акбулат (Панталоне) – Рөстәм Гайзуллин, Накамура (Тарталья) – Илфак Хафизов, Бәрәкалла (Бригелла) – Зөлфәт Закиров, Туруфутдин (Труффальдино) –Артем Пискунов, Хор – Венера Низамова.

 


---
Тинчурин театры
№ --- | 02.09.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»