поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2022 Киңәш-табыш

"Шәп бүләк булды бу. Хәзер шул бакчадан чыга алмыйм"

Буа районы Бик-Үти авылында биш елдан артык алма үстерү белән шөгыльләнүче Дәүләтшиннар беренче җәйге алмаларны авыз итеп караган. "Яз соң килү сәбәпле, алмагач июньдә генә чәчәк атты. Ул чакта салкын иде. Бал кортлары да оча алмады. Шуңа алма соң өлгерә", — ди фермер Җәмил абый.

Миләүшә апа белән Җәмил абый 35 ел бергә тигез гомер итәләр. Өч кыз үстергәннәр, хәзер өч оныклары бар. Буа районы Бик-Үти авылындагы ташландык алмагач бакчасы һәрчак тынгылык бирмәгән аларга. 2017 елда тәвәккәлләп, шул бакчаны торгызырга уйлаганнар. Биш ел элек 10 мең төп алмагач утырткан булсалар, хәзер 24 гектарда 9 төрле 35 мең төп алмагач үсә.

— Җәмил: “Сиңа алма бакчасы бүләк итәм әле”, — дигән иде. Шәп бүләк булды бу. Хәзер шул бакчадан чыга алмыйм. Алмагач үстерү җиңел түгел, ләкин уңышны күргәч, күңел сөенә, рәхәт, — дип елмая Миләүшә апа.

Дәүләтшиннарның һәр алмагач янына утыртылган баганаларны, тимерчыбыкларны күреп гаҗәпләнгән идек. Баксаң, бу алмагач үстерүнең яңа алымы икән.
— Алмагачларның кайберләрен яңа технология буенча үстерәбез. Махсус терәк-таякларны Кабардино-Балкариядән кайтарттык. Рәт арасын — 4, үсенте арасын 1 метр итеп калдырдык. Тамчылап су сибү системасы көйләдек. Былтыр 100 тоннадан артык алма саткан идек. Кышка сакларга калмады да. Киләчәктә бер төп алмагачтан 30 кг га кадәр уңыш алырга исәплибез, — ди Җәмил абый.
 
Дәүләтшиннарның алмаларын авылдашлары да яратып ашый. Фермер Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларны еш кына алма белән сыйлый.
— Быел җәйге алманың килосы 50-60 сум тирәсе булыр, — ди Җәмил абый.
Киләчәктә Дәүләтшиннар алма эшкәртү цехы төзергә җыена. Уңышның 70 %ын кышка сакларга, ә калганыннан сок, джем, чипсы ясарга телиләр.
 
ДӘҮЛӘТШИННАРДАН АЛМА САКЛАУ БУЕНЧА КИҢӘШ
Алма, бит тиресе кебек, дым, саклык ярата. Шуңа да аны 3 оС җылы, 85 % дым булган урында сакласаң яхшы. Алма өчен иң әйбәте — идән асты. Алманы кәгазьгә төрүдән файда юк. Ул табигатьтән бирелгән элпәсе ярдәмендә үз-үзен саклый. Иң мөһиме — җыйганда бәрмәскә кирәк. Гадәттә, кәгазь йә агач әрҗәләрдә саклана.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 02.09.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»