поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.09.2022 Шоу-бизнес

Илсур Мортазин: "Абыйның акчасын санаучылар һәм көнләшүчеләр бихисап булды"

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза социаль челтәрдә тормышында булган истәлекле хатирәләре белән һәрдаим бүлешеп бара. Бу юлы ул хәтерен калдыра торган истәлекләрен яңарткан.

Мин инде 30 елдан артык күз алдындагы кеше булганлыктан, еш кына таныйлар. Миндә сәхнә, гомумән сәнгать кешесенә хас булмаган сыйфат бар: бу тануларның күбесеннән ниндидер уңайсызлану тоям. Ул танучыларның үзләрен ничектер тупас тоталар, алар мине таныгач, мин дә алар белән ачылып-чәчелеп, туганнарча аралашырга тиеш дип саныйлар. Сирәк кенә булса да, матур гына исәнләшеп, кешечә сөйләшүчеләре дә бар, андыйлары сирәк. Аннан күбесе минем Буа якларыннан икәнлекне беләләр бит инде, мине Казанда күргәч: “Нишләп йөри Буалар Казанда?!” – кебек мәгънәсез сорау бирәләр. Мин Буа төбәгендә туып үскәч, шуннан чыкмый гына, шунда яшәп ятырга тиеш дип уйлыйлар. Алар үзләре дә кайсыдыр төбәктә туып үскәннәр дә, тик нигәдер Казанда яшиләр бит! Бу турыда аларга әйткәч үпкәлиләр: “Йолдызлык чире белән чирли икән ирегез!” – дигән берсе минем артта Мәүлидәгә! Күпчелек танулар дорфа, тупас, хәтта оятсыз формада яңгырый! Безнең халыкка тәрбия, мөнәсәбәт, әңгәмә кора белү җитмәгәнлеге күренә. 
 
Сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башында минем бертуган абыем Фирзәр Мортазин иң популяр артист иде бит инде. Шуңа да аның акчасын санаучылар һәм көнләшүчеләр бихисап булды. Шул шаукым һаман бара, мин дә шул нәселдән булгач, череп баеган дип көнләшүчеләр бик күп. Шунлыктан да еш кына: “Акча күп инде сездә! Кайсыгыз байрак, энекәшеңме, синме?!” – диючеләр очрый. Димәк, танып эндәшүчеләрнең шактые таныган кыяфәте белән үзләренең нәфрәтен күрсәтергә тырышалар. Барысы да диярлек мине, Фирзәр Мортазинның абыйсы дип уйлый нигәдер, юкса ул миннән 10 яшькә олырак! Хәтта аңлату да үз нәтиҗәсен бирми. Кешеләр үзләренә ничек кирәк, шулай уйлыйлар. Бер мисал китерәм. Туксанынчы еллар уртасында без Мәүлидә белән икебез дә абыем Фирзәр Мортазин төркемендә эшләдек. Мин алып баручы, Мәүлидә җырчы. Концерт барышында икәү дуэт җырлыйбыз бит инде. Мин Мәүлидәне, ачыктан-ачык текст белән: “Хәзер яныма хатынымны чакырам”, – дип чыгарам. Концерт тәмамлангач, сәхнә артына керүчеләр күп була иде. Барысы да диярлек, концерт саен: “Фирзәр, хатыныгыз матур җырлый икән!” – дигән сүзне яздырып куйган кебек кабатлыйлар. Абый исә: “Минем хатын түгел, энекәшнеке ул!” – дигәчтен дә. “Әйе, әйе, матур җырлый”, – дип тукый торганнар иде, чөнки Мәүлидәнең Фирзәр хатыны булуы алар өчен кулайрак. 
 
Бәхеткә каршы, ихлас итеп, ихтирам белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Хәтта чынлап торып безнең белән горурланучылар да шактый. Тормыш шулай бара инде, бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, ныклап торып анализлый башласаң, бөтенләй тирән керергә кирәк. Аллаһыга шөкер, без Мортазиннар булып туганбыз да, абый Фирзәр Мортазин беренче булып безнең нәселне бөтен дөньяга танытты”, – дип язган ул.
 
Фото: vk.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»