поиск новостей
  • Рөстәм базарда кавын сатып алгач, аны үзенең хатынына – ядрә ыргыту буенча спорт мастеры Мәрьямгә тотып торырга биргән. Алай итәсе калмаган. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Апрель
  • Равил Фәхруллин - галим
  • Ренат Гаффар - язучы
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
Архив
 
02.02.2011 Мәдәният

Яз гөлләрен күкрәгенә кысып,

Разил абый Вәлиевнең яшьлек елларында язылган шигырьләрен укып утырам. Шагыйрьнең «йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм» чоры шигырьләре бер тында укыла, ихласлык һәр юлдан бөркелеп тора, рифма өчен генә өстәлгән сүз табармын димә. Парадокс булмаса да, гаҗәп инде – һәр чын шагыйрьнең иң талантлы әсәрләре яшь чагында языла икән.

Шагыйрь янына Дәүләт Советына мин эшлекле очрашуга түгел, нәкъ менә аның иҗаты турында сөйләшергә бардым. Инде озак еллар мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкче буларак болай да аның янына эзне суытмыйбыз без. Аны милләтебезгә кагылышлы һәр сорау борчый: дәүләтчелек мәсьәләсеме ул, милли матбага язмышымы – ул һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша.

 

– Разил абый, рәсми кәгазьләрдән, законнардан баш күтәрми утырып, кайчакта: «Булды, туйдым, язучылык белән генә шөгыльләнәм», – диясегез килмиме?

 

– Минем өчен иң җитмәгән нәрсә – вакыт. Элек редакциядә, Язучылар берлегендә эшләгән вакытларда язу көндәлек эшем иде. Хәзер исә мин язмый түзеп булмаганда гына каләмгә үреләм. Әле менә Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 көн «Бәкер»дә ял иттем – аннан минем белән бер кочак шигырь дә ияреп кайтты. Шәһәр шау-шуыннан, эш ыгы-зыгысыннан аерылу белән күңел үзеннән-үзе тугарыла, язасы килә башлый икән. Әмма эшне ташлау турында әлегә уйланганым юк. Соңгы 20-25 елда мин республика язмышын хәл итүче вакыйгалар эчендә кайнадым, киләчәктә алар миңа роман-хроника язарлык материал булачак. Кайда гына эшләсәм дә, мин һәр эшкә иҗат итеп карыйм. Кайчак миңа депутатлар да: «Ник һәр нәрсәне йөрәгеңә якын аласың?» – диләр. Якын алам, чөнки мин иң беренче чиратта шагыйрь җанлы кеше.

 

– Нигә, әни, нигә

                   картаясың,

Уйлыйсыңмы дөнья

                   афәтен?

Күчсен әйдә безнең

                   йөрәкләргә

Бар уйларың, бөтен

                    хәсрәтең.

 

Уйлар, хәсрәтләр еллар узу белән кеше күңелендә үз буразналарын калдыра торгандыр?

 

– Әнкәйнең арабыздан киткәненә быел алты ел була. Ул, 8 баланы аякка бастырып, 85 яшендә дөньядан китеп барды. Без аның белән ана белән бала гына түгел, якын дуслар да идек. Ул искиткеч әдәби җанлы кеше иде. Хәтер сандыгында әле дә яңарып тора: әни мич яга, ипи пешерә, мин мич башына менеп утырам да аңа кычкырып әдәби әсәрләр укыйм. Әнкәйнең иң яраткан шагыйре Һади Такташ иде. Шул мич башында лампа яктысында укылган Габдрахман Әпсәләмов китапларыннан соң күзлек кия башладым да инде мин. Ходай салган иҗат оеткысын әнкәй әнә шулай итеп үстерүче булган икән. Мәскәүгә китеп укый башлагач та, без шигырьләр белән хат алыша идек.

 

– Ах, инеш, инеш, инеш,

Хәлемне минем белеш...

 

Мәскәүгә киткәнче – Казан, Казанга кадәр Түбән Кама районындагы Ташлык авылының инеш буйлары шагыйрь иткәндер Сезне.

 

– Әйе, без, бала-чагалар, һәр елны яз башында авылыбыз янындагы Кырын тавына мал-туар алып чыга идек. Имеш, мал-туар, яшел чирәм ашап, тамак туйдыра. Әлбәттә, анда җыелып чыгу белән, ул кайгы бетә, без чатыр чабып уйныйбыз, бөтен «этлек»ләрне эшләп карыйбыз – олыларча тәмәке пыскытабыз, тау итәгендәге урманнан әле эреп бетмәгән карны зур шар итеп тәгәрәтәбез. Кайтып китәр вакыт җитәрәк, мал-туар искә төшә... Миңа ул вакытта, шигырьләр сырлап йөргәнгә, Шагыйрь кушаматы тактылар. Шигырьләрем район газетасында басылгач кына, минем бу шөгылемә җитдирәк карый башладылар бугай.

 

– Мин Казанда сине

                       эзләп таптым,

 Мин Казанда бәхет

                      юрадым...

 

Мәктәптә укыганда ук, Сез инде тәгаен шагыйрьлеккә юл тоткан идегезме?

 

 – Юк, мин башта музыкант булырга хыялланган идем. Авылыбызга җырчы Рәшит Ваһапов, баянчы Оркыя Ибраһимовалар концерт белән килгәч, бездә кундылар. Аларның ак баянына кызыгып, мин әтидән елый-елый ялынып гармун алдырдым, үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Инде шулай музыкант булырга ниятләп кенә йөргәндә, җәй көне авылыбыз өстеннән кукурузник очып баруын күрдем. Кукурузникның очучысы – күрше Шәңгәлче авылы кешесе, авыл өстеннән узган саен, әнисенә ак төенчек белән күчтәнәч ташлый торган иде. Минем дә, әнине шулай сөендерәсем килә бит – үлеп очучы буласым килә башлады. 9 нчы класста укыганда, Түбән Камага бер төркем язучылар килде, моңа кадәрге теге ике хыялымны чәлпәрәмә җимереп, алар мине язучылыкка гашыйк итеп киттеләр. «Шигырь язды абзагыз» дигән шигырем «Совет Татарстаны»нда да басылгач, мин инде Казан дәүләт университетының журналистика факультетына юл тоттым.

 

– Ияреп хыялым

                  артыннан

 Дөньяны мең кабат урадым... – дип, ике елдан соң Мәскәү егетенә әверелгәнсез.

 

– Минем Казан университетыннан китүем үзе бер тарих булды. Документларымны алырга теләп, кафедрада доцент булып эшләүче Гази ага Кашшаф янына кердем. Ул төксе кыяфәт белән каршы алды. Миңа күтәрелеп карап: «Син укырга кергәндә нәрсә дигән идең әле? Монда Ленин укыган, монда Толстой укыган, шуңа минем дә монда укыйсы килә, дидеңме?» Мин инде югалып калмадым: «Әйе шул, Гази абый, Ленин киткән, Толстой киткән, мин дә китәм», – дидем. Шуннан ул рәхәтләнеп көлде дә «обходной лист» дигән кәгазьгә кулын куеп чыгарды.

 

– Язлар белән син

             килерсең төсле,

 Мин язларга

            шундый ышанам.

Язлар килсә, ташый

            мәхәббәтем –

Минем күңел язга

           охшаган.

 

Мәскәүдә Сез гаиләле булгансыз. Әлеге юллар хәләл җефетегез Алия апага багышланамы?

 

– Мин мәхәббәт турында сөйләргә яратмыйм, әлеге хисне теләсә кайда кычкырып йөрергә ярамый. Эш һәм гамәл белән күрсәтсәң, җырга-шигырьгә салсаң гына кадерле була ул. Алия белән Мәскәүдә беренче курста укыганда ук тормыш кордык, аннан кызыбыз Сөембикә туды. Гаиләне туендыру өчен, мин «АЗЛК» заводының тимерчелек цехында, аннан макарон фабрикасында төнге унбердән иртәнге җидегә кадәр кара эштә эшләдем. Ә көндез институтка укырга бара идем. Бала белән тулай торакта яшәргә ярамый – Мәскәү читендә бер дача сыман ярымҗимерек иске йортта тордык, мич ягып җылыта идек аны. Аена утыз сум түләп торабыз, ә минем стипендия егерме сигез сум...

 

– Чит илләрдә, чит

                   җирләрдә

 Газиз гомерләр

                   үткән.

 Диңгез суы тозлы,

                  диләр,

 Әллә күз яше

                  микән?

 

Төрле редакцияләрдә, Язучылар берлегендә эшләгәннән соң, Сез депутат булып сайландыгыз. Әлеге эш белән бәйле төрле илләр, төрле җирләр күрелгәндер. Күңелегезне иң борчыган әйбер нәрсә булды?

 

– Мин, кая барсам да, татар эзлим. Татар тапмаган бер генә илем булды: ул – Көньяк Корея. Америкада бер ай яшәдем, ай буе бары милләттәшләр белән генә аралаша торгач, мине анда чакырган дустыма, шаяртып: «Монда гел татарлар гына яши бугай, кайтып киткәнче хет бер чын Америка кешесен табып күрсәт инде», – дигән идем. Татар бөтен җирдә дә бар һәм мине аларның яшәү рәвеше, татарлык рухы кызыксындыра.

 

– Шагыйрь күңеле бүген нәрсә өчен ачына?

 

– Ни кызганыч, бүген күпләр милләтнең нинди фаҗигаи хәлгә төшүен аңламый, аңлаганнары исә күрмәмешкә салыша. Бездә татарның ничә проценты үзенең туган теле, милләт язмышы турында уйлый икән? 500 елга якын дәүләтсез яшәү шундый милли үзаңы боеккан халык ясадымы бездән, әллә, гомумән, ваемсызлык, битарафлык көчлеме – төгәл генә әйтеп тә булмый. Мин 80 нче, 90 нчы елларда туган яшь буында милләтне кайгыртучыларны күрәм дә, сөенечем эчкә сыймый. Шөкер, андыйлар хәзер күренә башлады. Җитәкчеләр арасында да андый яшьләр очрый – менә шул сафыбыз ишәйсен иде. Әнә «Татарстан» поездының исемен алып ыргыттылар – беркем күрмәде, беркемнең исе китмәде, аэропортыбызда инглизчә, русча язулар бар, ә нишләп татарчасы юк? Тукай ягына – Арчага кайта торган электричкада Тукай телендә игълан ишетмисең... Мин шулар хакында җаваплы кешеләргә хатлар язам – синнән башка мөрәҗәгать иткән кеше юк, дигән җаваплар килә. Бердәм булсак иде, болар барыбызга да кирәк, барыбыз өчен дә мөһим бит!

 

– Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм, дигән егерме яшьлек Разил Вәлиев, димәк, шигъри шигаренә тугры калган?

 

– Дөнья да үзгәрде, үзебез дә үзгәрдек. Әмма мин эшлисе эшләремнең, язасы әсәрләремнең иң олылары алдадыр әле дип уйлыйм. Шуңа өметләнәм.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы