|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2022 Фаҗига
Шанслары булмый: бензовоз ашыгыч ярдәм машинасы өстенә менгәнЯрославль янындагы Воробино авылында коточкыч авария теркәлгән. 4 кеше һәлак булган бу авариянең (мәрхүмнәрнең икесе –медиклар) сәбәбе – бензовоз йөртүчесенең юл кагыйдәләрен бозуы. Ул каршы полосага чыга һәм ашыгыч ярдәм машинасына бәрелә. Шул ук мизгелдә машиналарга ут каба, көчле ялкын ике йортка күчә. Ярославль өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Михаил Евраев медиклар үлемен раслаган. Ярославль үзәк район дәваханәсенең ике фельдшеры, ашыгыч ярдәм һәм бензовоз йөртүчеселәренең исән калырга өметләре булмый...
Чыганак: lenta.ru
Фото:76.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|