поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.09.2022 Шоу-бизнес

"И, балакай, мәктәптән сине тукмап кына кайтаралар инде ул..." (АРТИСТЛАР 1 СЕНТЯБРЬ ТУРЫНДА)

"И, балакай, мәктәптән сине тукмап кына кайтаралар инде ул..." Айдар Галимовны әти-әнисе мәктәпкә шулай озатып калган. Ә Әнвәр Нургалиевны, Зифа Нагаеваны, Фәдис Ганиевны?.. Бүген алар һәм башка билгеле шәхесләр беренче уку көне һәм аңа бәйле хатирәләре белән уртаклаша.

Халисә МӨДӘРИСОВА,
шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ премиясе лауреаты:
- 1961 елның беренче сентябрендә Иглин районының Үктәй авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга кердем. Бик дулкынланып бардым. Чөнки мин үскән нәнәйләр йорт сала иде, ә без аның янындагы куышта яшәп торабыз. Аннан алдагы төндә бертуктамый яңгыр яуды, минем күзгә йокы кермәде. Тып-тып тамчы тама, ә мин калын юрган астында, “тек-тек” басып мәктәпкә барып, агач ручканы кара савытына “тык-тык” тыгып алып, укучы булып китүемне күз алдына китереп, яңгыр туктаганны көтеп яттым.
Чыннан да, яңгыр иртәнгә туктады. Нәнәй, мин аны әни дип йөртә идем, бакчадан гади генә чәчәкләр җыеп алып керде дә мәктәпкә юлландык. Бик иртә барганбыз, күрәсең, янә кырык сабакташымның җыелуын озак кына көтәргә туры килде. Барыбыз да вак кына, кызлар ак бантиклы, ак алъяпкычлы, малайларның чәчләре кырып алынган.
Мөнирә апа Вафина мине сул якка, тәрәзә буенда өченче партага утыртты. Киң ихаталы, элекке мәчет булган зур мәктәп бинасында югалып калырсың да! Җитмәсә, өч ел беренче сыйныфта утырган Миңнегали чәчтән тарта. Без кызлар белән аңа бергәләп каршы торабыз.
Мәктәп янында тагын бер кечерәк бинада буфет бар. Анда безгә мичтә пешкән икмәк белән тәмле компот бирәләр.
Мәктәп безне олыны - олы, кечене кече итәргә, Ватанны яратырга өйрәтте. Икмәккә сакчыл карашны күрегез – ул кулдан төшеп китсә, тиз генә алып, үбеп, “бисмилла” итеп өстәлгә куясың.
Гомумән, Беренче сентябрь – ул һәркем өчен тормыш елгасының нурлы бер башлангычы!
 
Фәдис ГАНИЕВ,
Башкортстанның халык артисты:
- Бүген Кәрим улыбызны мәктәпкә озатабыз. Үзебез барган кебек. Үземнең ничек тәү тапкыр мәктәпкә дулкынланып барганым искә төшә. Әйе, тузан да кунмаган сандали, өр-яңа мәктәп формасы, яшь, чибәр укытучым Ралия апа Гайнанова… Әнием җитәкләп мине мәктәпкә озатканы… Уйласаң, күзләргә яшьләр тула...
 
Зифа НАГАЕВА,
Башкортстанның, Татарстанның халык артисты:
- Беренче сентябрь – әни белән бәйле бәйрәм. Чөнки ул минем беренче укытучым да. Өйдә иң зур бәйрәм – Белем көне. Әле дә рәсми булмаса да, укытучыларда бу гадәт шулай саклана дип беләм.
Беренче сентябрьдә әни белән җитәкләшеп мәктәпкә китеп баруым хәтердә. Аякта – аксыл төстәге тишекле сандали. Аны җәй башында ул алып кайтсалар да, шушы көнгәчә киергә ярамады, урыны сандык өстендә булды. Бу көнгәчә махсус үстерелгән озын чәчтә – минем ярты баш кадәрле ак бантиклар, ябалдашлары иңгә төшеп торган ак алъяпкычлы мәктәп формасы кигәнмен. И китеп барам инде! Арттан тузан чыгып кала, чөнки портфель җиргә сөйрәлә. Ул зур түгел, мин кечкенә... Ике дәрес булды. Мин аның башында кулны ничек куйганмын, шулай утырдым да, соңыннан көч-хәл белән куптарып алганым хәтердә. Бу көннең тагын бер якты хатирәсе – көзге чәчәкләр. Үземнең балаларны мәктәпкә озатырга да әни шуларны җыеп алып килеп, укытучыларына үзе алып барып тапшыра иде.
 
Халидә БИГИЧЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Гомер буена истә мәктәп еллары. Без сигез бала үстек. Бишебез берьюлы мәктәпкә бара идек. Калганнар безнең эздән басып килә. Иртәгә мәктәпкә барасы көнне чәч тасмасын китап эченә салып куясың. Толымнар калын, озын иде. Әни өлгерәлми, бу эшкә әби дә кушыла. Ике якка күтәртебрәк прическа итеп үрде ул. Аның матурлыгын мәктәпкә баргач кызларның күз карашларыннан аңладым инде!
Әби тегүче иде. Тукыма кисәкләре дә бар. Мәктәп күлмәгенең якасын ничек кенә текми иде ул! Шулай купшы киенеп килеп бастык мәктәп алдына. Һәр сыйныфта 33әр укучы. Ә алар – “А”, “Б”, “В”, “Г”! Мин монда югалып калмаммы, ике ягына класслар тезелгән мәктәп коридорында адашмаммы, дип уйлавым хәтердә. Бәлки, шуңа, мин - гомер буена алны-артны карап, һәрнәрсәдә төгәллек, пөхтәлек саклап йөрергә өйрәнгән кеше.
 
Азат ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ,
“Юлдаш” радиосы алып баручысы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре:
- Үзем беренче сентябрь көнне мәктәпкә укырга барган чагымны хәтерләмим. Алай да бик тиз үсүем, мәктәп формасы җиткерәлмәүләре хәтердә. Беренче укытучыбыз Мөхтәрәмә апабыз исән-сау, аны Белем көне белән тәбриклим.
Үзем дә укытучы булып эшләдем. Яшь егет. Чәчләр куе, Фидан Гафаровныкы кебек, өскә таралган. Бер укучы кыз беренче сентябрь көнне әниләренә: “Азат абый безне яхшы укытыр дип уйлыйм, чөнки чәчен болай итеп күтәреп тараган”, – дип әйткән, ди. Чәчтән генә торса иде ул... Укучыларыма да күп сәлам.
 
Лилия ВАХИТОВА,
“Туган тел” каналы продюсеры, автор башкаручы:
– Беренче сентябрьгә әни чәчне чигәдән башлап тыгызлып үрде, ак бантиклар белән матурлады. Ак алъяпкыч, оеклар... Матурмын инде! Тик мин мәктәпкә кереп киткәндә әни никтер елап калды. Балаларым үскәч кенә аңладым күз яшьләренең сәбәбен.
Хәреф таный башлагач та китап укырга керештем. Урысчам чамалы булгач, күбрәк шул телдә укырга тырыштым. Соңыннан диктантларны тик “биш”легә яза идем.
Әни белән әти “Кызыл таң”ны бик хөрмәт итте. Әни төрле конкурсларында катнашып, редакциягә бер барып кайтуны бәйрәмгә санады. Бүген “Кызыл таң” гәзитен укучы барлык укучыларны, укытучылар һәм ата-аналарны Белем көне белән котлыйм!
( Лилия Мирсат кызының әнисе Мөсәвамә апа ярты гасырдан артык “Кызыл таң” укучысы иде. Быел августта ул бакыйлыкка күчте. Былтыр әтисен, быел янә улын югалтып, аларны туган авыл зиратына кайтарган дустыбызга без Ходайдан күркәм сабырлык сорыйбыз.)
 
Айдар ГАЛИМОВ,
Башкортстанның, Татарстанның халык артисты:
- Беренче сентябрьдә тәү тапкыр мәктәпкә барганга тиздән 50 ел була, бәлки, шуңадыр, хатирәләр тоныклана бара. Әмма берсе күңелгә уелып калган. Кечкенә чакта артык тыйнак булганмындыр, күрәсең, әти-әни мине мәктәпкә озатканда: “Иии, балакаем, сине мәктәптән тукмап кына кайтарырлар инде ул”, – дип озатып калдылар. Нигә алай диделәр икән, югыйсә, төшеп калган бала да булмадым, күбрәк белергә тырышып йөри идем. Мәктәптән тукмап кайтармадылар, шөкер, беренче көнне үк сыйныф командиры итеп сайлап куйдылар. Бездә шундый вазыйфа бар иде. Әйткәндәй, мәктәпне тәмамлаганчы шулай “җитәкчелек”тә булдым үзем.
Беренче укытыучым Сәгыйдә апа, агач мәктәп, агач парталарның буяу исләре әле дә булса хәтердә. Яңа костюмы да, түфлие дә булгандыр инде, алай хәерче түгел идек, барыбыз да бер иш. Тик икенче сыйныфта укыганда такта алдында чыгып торган кадакка басканым хәтердә. И авыртты инде! Аякта галуш иде шул, туфли булса авыртмас иде...
 
Илгиз ШӘКҮРОВ,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
- 1979 елның 1 сентябрендә 7 егет, 7 кыз укырга кердек. Минем өчен мәктәпкә бару зур бәхет булды. Чөнки әниебез Рәфыйга Хабрижал кызы – авылыбызның абруйлы укытучысы. Беренче укытучым да чит кеше түгел – әтиебезнең апасы Нәзирә агабиебез.
Әле житмәсә 1 сентябрьдә ата-атналар исеменнән чыгыш ясарга әтиебез Сәһил Шәкүр улын да чакырдылар. Менә шулай, мине белем дөньясына бөтен гаиләбез белән озатканнары гомердәге иң якты, иң шатлыклы көн булып истә калган.
Мин якыннарым белән гел горурланып яшәдем, һәм аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Әтиебез колхозның төзүчеләр бригадасы бригадиры иде. Безне матур сүзләр белән тәбрикләде дә, яңа кайткан пилораманы урнаштырырга китте. 1979 елның 1 сентябрендә җыелган пилорама станогы авыл халкына озак еллар хезмәт итте...
Әниебез химия, биология укытучысы булды. Мәктәп бакчасында да, үзебезнең бакчада да нинди генә чәчәкләр устерми иде ул! Шуңа 1 сентябрьдә иң матур гөлләмә минеке булгандыр. Ә өр-яңа костюмны, ялтырап торган ботинкаларны киясе килеп, көннәрне санаганны әйтеп торасы да юк. Чәчләрне әти машинка белән матурлап, “чубчик” калдырып үзе алды. Әти-әниле бәхетле балачак ул минем өчен – 1 сентябрь.
 
Әнвәр НУРГАЛИЕВ,
Башкортстанның халык артисты:
- Беренче сентябрьгә әзерлек җәй уртасыннан ук башлана иде. Ике-өч ел киярлек үлчәмле зәңгәр костюм, заманына күрә яхшырак саналган туфли, пластмасса каешлы зур гына матур сумка... Аның матурлыгына караганда, зурлыгы әһәмиятлерәк, чөнки күрше авылга йөреп укыганга, анда алмаш аяк киеме дә, капкалап алырга азыгы да, башка кирәк-ярагы да сыярга тиеш. Без укыганда кнопкалы ручкалар чыкты. Әнидән шуны сорыйм. “Кыйбат шул улым, бер тәңкә тора, менә монысын алдым”, – дип, аклы-зәңгәрле ручка чыгарып салды.
Беренче укытучым да, аннан соң белем биргәннәре дә йөрәк түрендә. Тагын шунысы бар, мин яратмаган, мине яратмаган бер укытучым да булмады, шөкер. Шуңа да мәктәп елларын яратып искә алам.
 
Айдар ЮНЫСОВ,
музыкант, автор-башкаручы:
- Без Алмаз белән һәрвакыт бертөрле костюм киеп йөри идек, сумкалар да бер иштән. Беренче укытучыбыз – күрше апасы, әни дә укытучы. Шуңа безгә “дүртле” дә алырга ярамый иде, тугызынчыны гел “бишле”гә тәмамлап, сәнгать училищесына укырга киттек.
Мәктәпкә барганда мин һәрвакыт Алмаздан ун минутка алданрак чыгып баса идем. Ун минутка алданрак туганмын бит! Укытучылар безне аермый иде, шуңа бер-беребез өчен җавап биргән чаклар булды. Сыйныфташлардан янә игезәк кызлар – Рәсимә белән Рәсилә Мөхияровалар да бар иде. Мәктәп еллары турында күңелдә тик якты хатирәләр, күңелле истәлекләр яши.
 
Фәридә ТИМЕРБАЕВА,
Башкортстанның атказанган артисты:
- Беренче укытучым - Рәфидә Янур кызы Шакирова. Кызганычка каршы, мәрхүмә инде. Үз балалары кебек каршы алды. Ул вакытларны бик сагынам. Яңа сумка, яңа мәктәп формасы, китап-дәфтәрләр төяп, зур ап-ак бантлар тагып, чәчәкләр күтәреп бардым. Беренче хәрефләр өйрәнгәннәр истә. Иң бәхетле көннәрнең берсе иде 1нче сыйныфка бару. Зур бәйрәм тойгылары кичерүем истә калган, ул көнне үземне үскән кыз итеп хис иттем кебек.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»