|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2011 Матбугат
Кем начаррак: матбугатмы, почта җитәкчеләреме, укучымы?Күптән түгел Россия Журналистлар берлеге басма матбугатны таратуда төп монополист булган “Россия почтасы”ның үз хезмәтләре өчен гел-гел бәяләр арттырып торуы, шуның белән газета-журнал редакцияләрен бик авыр хәлгә куюы уңаеннан белдерү белән чыкты. Анда, аерым алганда, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе Россия территориясендә матбугат тарату тарифларын саклау өчен федераль бюджеттан шактый субсидия алуга карамастан, илдә подписка системасы кризисы тирәнәя бара, ә бу үз чиратында газета-журналларның тиражы кимүгә китерә, шул сәбәпле “РП” дәүләт предприятиесе беренче чиратта халыкка матбугат тарату, аннары гына керем һәм өстәмә коммерция хезмәтләре турында уйларга тиеш, диелә. Белдерү дөнья күрүгә интернетта Басма продукция таратучылар ассоциациясе идарәсе җитәкчесенең гаепләү тулы жавабы пәйда булды. Янәсе, Россия Журналистлар берлеге дөрес булмаган мәгълүмат тарата, янәсе, алар чын хәлне белми, янәсе, бу проблемага дәүләти һәм конституциячел караш түгел.
Кызык илдә яшибез без. Кемдер берәүләрнең гаебен күрсәтеп, аны төзәтергә чакыруы була, тегеләре шунда ук “үзең кәкәй” дип җавап бирә дә шунда ук әллә нинди гөнаһларда гаепли башлый. Бу очракта да нәкъ шулай булды. Ә бит юкса почта хезмәте җитәкчеләренең ярты ел саен бәяләрне күтәреп торуы хак. Мәсәлән, безнең газетага ярты елга язылу бәясенең 85 проценты почта чыгымнары өчен китә. Газетабыз атнага дүрт мәртәбә чыкканга почта хезмәткәрләре бәяне дә дүрт мәртәбә тараткан өчен ала. Ә бит башкаладан ерак районнарда газеталарны күптән инде дүрт мәртәбә таратмыйлар. Яңа елдан башлап Казаннан кул сузымындагы Биектау районында да газеталарны атнага ике генә мәртәбә өләшә башладылар. Хат ташучылар, безгә шулай кушалар, көн саен тарату кыйммәткә төшә, дип әйтәләр, диләр. Шулай булгач, кем хаклы да, редакцияләр “Россия почтасы”на ни өчен шулкадәр акча түләргә тиеш соң?
Нишлисең, түлибез һәм ярты ел саен артыграк түлибез. Ярый ла ул акча турыдан-туры хезмәт күрсәтүчеләргә – хат ташучыларга тотылса. Бер дә алай түгел шул, аларның хезмәт хакы бер тиенгә дә артмый, киресенчә, кимү ягына бара. Янәсе, подписка аз. Ни өчен аз соң ул? Моның бер сәбәбе “Россия почтасы”ның ярты ел саен бәяләр арттырып торуында түгелмени? Билгеле хакыйкать ласа, язылу кампаниясе башланыр алдыннан “Россия почтасы” чыгара торган каталогта атнага дүрт мәртәбә чыга дип шәрехләнгән газетага язылып та, аны ике генә мәртәбә алган әбунәче, билгеле инде, тора-бара аннан баш тарта һәм атнага бер килә торганына языла. Билгеле, тиражлар кимүгә сәбәп бу гына түгел, ләкин монысы иң мөһиме. Шунысы да аңлашылмый, конституциячел караш хакында сүз алып барган элемтә системасы түрәләре атнага дүрт мәртәбә чыга торган газетага язылып, көн саен укып барырга өметләнгән, ләкин аны ике генә мәртәбә алырга мәҗбүр әбунәченең хокукларын нинди конституциягә нигезләнеп боза икән?
Соңгы елларда төрле мәгълүмат чараларында рәсми һәм хосусый матбугатны чагыштыру, беренчеләрен нәкъ менә рәсми булганы өчен генә хурлау бара. Шунысы кызык, моны үзләре хурлаган газетадан төрле рәсми мәгълүматларны алып хәрефен хәрефкәчә, кайчак хаталары белән үк үз эфирларында яңгыратучылар яки күчереп бастыручылар, яисә андагы язмаларны укып та карамаучылар эшли.
Хосусый газеталар дигәннән, күптән түгел бер туганыбызның мәетен саклап төн кунарга туры килде. Әбиләр, апалар бераз тәсбих тартып алалар да дөнья хәлләрен сөйләшә башлыйлар. Шул арада сорауларны да шактый яудырдылар: тегесе ник болай да, моны ник алай эшлиләр, янәсе. Аларга булдыра алганча җавап бирергә тырыштым-тырышуын һәм, бу хакта “Ватаным Татарстан”да бәйнә-бәйнә язылды бит, укымадыгызмыни, дип тә сорадым. Укымыйлар, дөресрәге, язылмыйлар икән. Бернинди газетага да язылмыйсызмыни, дигән соравыма, берничәсе, ник язылмаска, “Себерке”, “Бәйрәм”, “Гөнаһлы дөнья”, “Мәхәббәт”, “Акчарлак” дигән газеталар алабыз без, дип жавап бирде. Оят булып китте, кайберләре турында ишеткәнем дә юк иде. Соңрак сатып алып, махсус таныштым да чәчләрем үрә торды...
Анысы һәркемнең үз эше, акылына, тәрбиясенә, аң дәрәҗәсенә, зәвыгына туры килә торган теләгән газетасына язылсын һәм укысын. Ләкин тормыш бит шулкадәр катлаулы: гөнаһлы мәхәббәттән, аерылышу-кавышулардан, ”бишкә бар, уңганчы бар” дип яшәүче җилбәзәк хатыннардан һәм шуны газетага язып тәҗрибә уртаклашучылардан гына тормый. Законнар, карарлар кабул ителә, аларны белмибез. Белмәвебез еш кына үз башыбызга тимер тарак булып төшә. Дөньяда, илдә, республикада гаҗәеп үзгәрешләр бара, ишетмибез дә, аңларга да тырышмыйбыз. Аңламавыбыз аркасында күп нәрсәләрдән мәхрүм калабыз.
Хәзер авыл өйләренә дә компьютер, интернет үтеп керде. Яшьләрнең күбесе мәгълүматны шуннан ала. Тик аларның да бик күбесе интернетка мәгълүмат алу, аң-белемен арттыру өчен түгел, төрле уеннар уйнау, “в контакте”, “одноклассники” сайтларына керү, артистлар тормышы турында гайбәт уку яисә рефератлар “чәлдерү” өчен генә керә. Ерак барасы түгел, “Матbugat. ru” сайтына көн саен газета-журналларда чыккан шактый язмалар эленә. Оештыручыларга рәхмәт, алар акыл белән эшли: житди язмаларны да еш урнаштыралар. Тик аларны укучы да сирәк, комментарий бирүчеләр исә берән-сәрән генә. Ә менә артистларга, җыен юк-бар турында язылган язмаларга исә комментарийлар буа буарлык. Һәм берсеннән-берсе тозсыз, мәгънәсез. Аларны укыгач, яшьләр өчен оят, алдагы тормышыбыз куркыныч булып китә.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|