|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2022 Мәдәният
Кариевлылар театр тарихына якынаерга чакыраГ. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезонында сезне театр тарихына һәм аны тудырган шәхесләргә тагын да якынаерга чакыра. Яңа форматтагы экскурсияләр, променадлар - барысы да сезнең өчен: Кызыклы һәм мавыктыргыч “Фәтхулла хәзрәт 2022” театраль променады Казанның Иске Бистә урамнарында узачак: катнашучылар Фәтхулла хәзрәт белән Казанның тарихи урыннары буенча сәяхәт кылачак, истәлекле урыннарда аның белән фотога төшә алачак. Үзенчәлекле «Ике Габдулла» тарихи-театраль сәяхәттә катнашучылар Кариев театры – Тукай скверы – Камал театры маршруты буенча самокатларда Казанның Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариев белән бәйле булган урыннары буйлап сәфәр кылачак. “Сәхнә арты” эскурсиясе вакытында сәхнә арты тормышы белән танышырга: театрда урнашкан тегү, бутафор цехлары, репетицияләр залы, грим салу бүлмәсе, театрда хезмәт куючыларның спектакльләргә әзерлеген дә күзәтергә мөмкин булачак. Экскурсияләр турында тулы мәгълүмат белән ссылка аша кереп таныша аласыз: https://tat.karievteatr.ru/about/excursion
--- |
Иң күп укылган
|