поиск новостей
  • 13.05 "Бию пәрие" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 13.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 13.05 "Ак чәчәкләр кебек" Кариев театры, 18:30, 12+
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
31.08.2022 Шоу-бизнес

Линара Батталова: "Күп югалтулар кичердем, әмма иң зур сынау шушы булды..."

Татар эстрадасы артисты Линара Батталова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Дуслар санаулы гына булырга тиеш дип уйлыйм. Кешеләрне якын җибәрмим. Безгә кунакка килергә яки безне үзләренә чакыручылар шактый. Ләкин өемне саклыйм. Тагын “авыз пешәр” дип куркам. Миңа тимәсәләр, мин тимим", - ди Линара.

– Линара, моннан берничә ел элек Марат белән күңелсез хәл булды...
 
– 2013 ел иде ул. Үзебезнең җир кишәрлегендә йорт салган идек. Марат шуның икенче катыннан егылып төшеп, умыртка баганасын, аякларын сындырды. Ярты еллап урын өстендә ятты. Аның хәтта аягын ампутацияләргә уйлаганнар иде. Тормышымда күп югалтулар кичерергә туры килде, әмма иң зур сынау шушы булды. Кичә генә сәхнәдә ут чәчкән әзмәвердәй ирнең кисәк кенә урын өстенә калуы котычкыч иде. Бик авыр булды.
 
– Гаилә башлыгы урын өстенә калганнан соң, гаиләгезгә ярдәм итүчеләр булдымы?
 
– Ике эштә эшләдем. Әниләр дә булышты. Ул чакта шактый бурычлар җыелды. Ләкин Аллаһының ярдәме белән без ул сынауны үттек. Балабыз кечкенә булгач, аны карашырга дип әнием безгә күченеп килде. Казандагы өч бүлмәле фатирыбызда яшибез. Маратка бик рәхмәтлемен. Һәр ир-ат та хатынының әнисе белән бер түбә астында яши алмый. 
 
– Сәхнәгә кайту Маратка авыр бирелдеме?
 
– Табиблар бер аягының кәкре булып калачагын әйткәч, Марат кабат сәхнәгә чыгудан баш тарткан иде. Әлбәттә, гомере буе сәхнәдә җырлаган кеше җырламый тора алмый. Шулай итеп, ул сәхнәгә кайтты. Хәзер шуны уйлыйм: теге вакытта ул да, мин дә дуэтта җырлап йөреп вакытны әрәм иткәнбез. Безгә баштан ук гаилә дуэты булып чыгыш ясыйсы калган икән дим. Бүген безнең дуэтка сорау зур.
 
– Дуэт җырлау идеясе ничек барлыкка килде?
 
– Бер зур чарада Анна Германның “Мы эхо” җырын башкаруыбызны үтенделәр. Һәм без аны икәү җырладык. Дусларыбыз, дуэт яздырыгыз инде, дип әйтә торгач, Вил Усмановның “Син яшерен йолдыз мәллә?” җырын яздырдык. Уңышлы булгач, тагын җырладык. “Җырым бул син”, “Үпкәләмә” җырларын Марат үзе иҗат итте. Хәзер җырларны башка җирдән алырга теләмим дә, чөнки өемдә үз композиторым бар. Җыр сүзләрен Марат төрле авторлардан сатып ала. Бүләк итеп бирсәләр дә, акчасын бирә. Аныңча, һәр хезмәт түләнергә тиеш.
 
– Маратның җырга көй язу сәләте күптән түгел генә ачылды бугай?
 
– Ул моннан биш ел элек үк җырлар яза башлаган иде, ләкин халыкка чыгарырга оялды. Бик озак үгетләгәннән соң гына җырларын халыкка ишеттерергә булды. Бер артистка биргәннән соң, башкалар да җыр сорап мөрәҗәгать итә башлады. Аның үз студиясе бар, ул шунда җырлар иҗат итә. Ялларда мәҗлесләр алып бара.
 
– Гаиләгездә савыт-саба еш шалтырыймы?
 
– Көн саен. Безнең өчен бу нормаль күренеш, бу – безнең аралашу стиле. Әгәр аны “чеметеп” алмасам, күңелем булмый (көлә). Ул да шулай ук. Ләкин мин тиз суынам, бер сәгатьтән нигә әрләшкәнебезне онытам. Ә Марат озаграк суына, ул атна буе үпкәләп йөрергә мөмкин. Икебез дә кызу булсак, күптән аерылышкан булыр идек.
 
– Сезнең арада көнләшү бармы?
 
– Элегрәк бар иде. Мин яшь булгач, Марат гел көнләшә, кызлар белән күрешергә җибәрми иде. Мин дә берара аның телефонын тикшерә идем. Ләкин аннары без үзгәрдек. Ышаныч барлыкка килде, бер-беребезнең шәхси чикләренә кермәскә өйрәндек.
 
– Маратны 13 ел элек яраткан кебек яратасыңмы?
 
– Белмим, бәлки дөрес тә уйламыймдыр. Ләкин минемчә, мәхәббәт беренче вакытта гына була. Аннан соң ул хисләр үзгәрә. Бүген әйләнә-тирәмдә мәхәббәт хисләрен ничек бар, шулай саклаган парлар юк. Мәхәббәт хөрмәткә һәм ияләнүгә әверелә. Марат миңа ир дә, абый да, әти дә, дус та. Ул миңа әнием кебек үк якын.
 
– Линара, сине тоту бик кыен. Нинди эштә эшлисең?
 
– Бәйрәмнәр оештыру агентлыгында менеджер булып эшлим. Безнең өстә бик җаваплы эш: бәйрәмне үткәрү урынын табу, меню төзү, кунаклар исемлеген барлау, дресс-код, сценарий, артистлар исемлеге, репертуар һәм башкалар. Президент катнашындагы чараларны да оештырабыз. Җаваплылык бик көчле. Элек җырлау – төп эшем, бәйрәмнәр оештыру – хобби булса, хәзер киресенчә, җыр хобби булып калды.
 
– Үзеңне кирәгеннән артык эшкә багышлыйм дип уйламыйсыңмы?

– Күптән түгел миңа: “Син ирләр кебек, гел эшлисең”, – диделәр. Мин өйдә утырган хатыннарны аңламыйм. Күп эшлим икән, бу әле өен карамый, ашарга пешерми, баласын тәрбияләми дигән сүз түгел. Мин барысына да өлгерәм, шулай ияләнгән. Тормыш болай да кыска, шуңа күрә аны мөмкин кадәр актив үткәрергә кирәк. Ашарга пешерү дигәннән, Марат та бик тәмле итеп пешерә.
 
– Бу тормышта нәрсәне кичерә алмас идең?
 
– Хыянәтне. Сүз яраткан кеше турында гына түгел. Кешеләрнең кара эчле, икейөзле булуы турында әйтәм. Тормышта “авыз пешкән” чаклар күп булды. Укыганда да, эшләгәндә дә. Ләкин хәзер инде моңа игътибар итмәскә, үземне хөрмәт итәргә өйрәндем. Шикләнгән кешеләрне читкә этәрдем, янәшәмдә ышанычлы кешеләр генә калды. Дуслар санаулы гына булырга тиеш дип уйлыйм. Кешеләрне якын җибәрмим. Безгә кунакка килергә яки безне үзләренә чакыручылар шактый. Ләкин өемне саклыйм. Тагын “авыз пешәр” дип куркам. Миңа тимәсәләр, мин тимим. Элек андый түгел идем. Урамда очраган һәркемгә ачык булдым. Ләкин тормыш барысына да өйрәтә.
 
– Көчле рухлы, һәрчак оптимист Линара курка беләме?
 
– Белә. Мин сәламәтлек өчен куркам, чөнки бүген ул һәркемне борчый. Күптән түгел Камелиягә яраклы чалбар таба алмыйча аптырадым. Һәм шул кичне без онкология үзәгенә чыгыш ясарга бардык. Андагы авыру балаларны күргәч, чалбар өчен көнозын нервылануыма оялдым, үземне сүктем. Бер гөнаһсыз сабыйларның интегүен күреп йөрәк әрнеде. Камелиянең дә безнең белән баруы юкка булмагандыр дип уйлыйм. Җиргә төшү өчен кирәк ул. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы