|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2022 Яңа китаплар
Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Ипекәй" китабы басылып чыктыТатарстан китап нәшриятында Төркиянең Искешәһәр каласында яшәп иҗат итүче, тумышы белән Актаныш кызы Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Ипекәй" китабы басылып чыкты. Айзирәк Гәрәева-Акчураның әлеге китабына әдәби-документаль бәяннары, хикәяләре, очерклары тупланды. Әсәрләрдә бүгенге заман геройларының каршылыклы хис-кичерешләре, татар мөһаҗирләренең кызыклы, гыйбрәтле тормышы тасвирлана. Авторның максаты – татарларның гамәлле халык икәнен күрсәтү һәм укучыларга читтә яшәгән милләттәшләребезгә кагылышлы кызыклы мәгълүматларны җиткерү.
--- |
Иң күп укылган
|