|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Илсөя Бәдретдиновага атказанган исеме бирелде (ФОТО)Татарстанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. 50 дән артык татарстанлы Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикабызга булган җылы хисләр белән берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан - төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган зур гаилә», - диде Татарстан Президенты.
Үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы иҗатын яратучыларга күпьеллык ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"20 ел мине сәхнәдә тотуыгыз өчен кадерле тамашачыларга зур рәхмәт! Бу безнең уртак казанышыбыз, уртак исемебез!", - дип язган Илсөя Бәдретдинова.
--- |
Иң күп укылган
|