|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2022 Мәдәният
Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелдыТатарстан дәүләт филармониясе бакчасында Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл урнаштырылды. Һәйкәлнең биеклеге 5 метрга җитә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд башлангычы белән куелды. Һәйкәлнең тантаналы ачылышы иртәгә – Республика көнендә 10:30 минутта башланачак. Әлеге тантаналы чарада Ваһапов фестивале лауреатлары бәйрәм концерт программасы тәкъдим итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|