|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2022 Мәгариф
Балалар дистанцион укуга күчә?РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Федот Тумусов фикеренчә, коронавирус белән авыручанлык бүгенге тизлек белән артса, мәктәпләр дистанцион белем алуга күчәргә мөмкин. “Коронавирус бик тиз темпларда тарала. Берничә атна элек көненә 3 мең чир йоктыру очраклары теркәлсә, бүген Русиядә бу сан дистәләрчә меңнәргә җитте. 1 сентябрьгә кадәр коронавирус шушы темпларда таралса, төбәк властьларына укучыларны вакытлыча дистанцион белем алу форматына күчерергә туры килмәгәе”, – диде ул “Спутник” радиосы белән әңгәмәдә. Мәсәлән, 25 августка коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына ярашлы, Русиядә коронавирус йоктыру очраклары 47 меңнән арткан.
“Таҗлы” вирус йоктыру иң күбе Мәскәүдә теркәлгән – 9 мең очрак.
27 август мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанда 376 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Стационарларда 190 кеше ята, шуларның 11е - авыр хәлдә. 1 пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган. 180 кеше терелеп чыккан. 1810 авыру амбулатор рәвештә өйдә дәвалана.
Чыганак: rg.ru, bashinform.ru
Фото: discover24.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|