|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2022 Мәдәният
Айдар Фәйзрахмановның «Юлын белгән арымас» дигән китабы дөнья күрдеКүптән түгел Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахмановның «Юлын белгән арымас» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. «Юлын белгән арымас» истәлекләр китабында Айдар Фәйзрахмановның якыннары, замандашлары, сәхнәдәшләре, балачагы, туган ягы турында язылган җылы хатирәләрен укырга мөмкин. Биредә күренекле язучылар, сәнгать белгечләре, шагыйрьләр, журналистларның да язмалары урын ала. Әлеге хезмәттә һәрбер фикер фотосурәт белән дәлилләнә. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы исеменнән Айдар Фәйзрахмановны әлеге зәвыклы, матур, бай эчтәлекле зур хезмәте белән котлыйбыз. Афәрин, Айдар абый! Алга таба да татар сәнгатен, милли мәдәниятне үстерүгә куйган фидакарь хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын.
--- |
Иң күп укылган
|