поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
01.02.2011 Сәясәт

Кабаланмагыз!

Милли республикаларга “президент”лы булуны тыйган закон кабул ителгәч, Татарстанда бу исемгә алмаш эзләргә үк керештеләр. Феодаль чорларны сагынып, “хан”, “солтан” кебек сүзләрне кире кайтарырга теләүче монархистлар да арабызда шактый булып чыкты. (Аңламассың, романтиклармы алар, куштаннармы, әллә циниклармы?) Күптән түгел безнең газетада “илбаш(ы)” терминын рәсмиләштерергә дигән тәкъдим дә күренде. Вазыйфаның атамасы 2015 елда гына үзгәрәчәге игълан ителсә дә, бездә арбаны – кыштан, ә президентның булачак исемен дүрт ел алдан ук әзерли башладылар. Кая ашыгырга?

Мондый ашыгу авыр хисләр калдыра... Исем табышулардан көчсезлек һәм хыянәт исе килә кебек. Чын ватанпәрвәрләр (ә исем уйлаучылар шундый булып күренә) республика җитәкчесен сайлау хокукыннан мәхрүм итүгә һәм аны билгеләп куюга каршылык белдергән кебек, “президент” атамасын бетерүгә дә, моны милләтнең хокукларын һәм теләкләрен кысуга тиңләштереп, нәфрәт белән карарга тиешләр иде. Исламда: “Юньсезлекне кул белән тыя алмасаң, сүзең белән тый, сүзең белән тыя алмасаң, күңелең белән каршы бул”, – дигән хөкем бар. “Кул белән” (ягъни законлы пикетлар, митингларга чыгып) тыю күзәтелмәсә дә, сүз һәм күңел белән каршы торырга мөмкинлек бар бит әле. Бүгенге вәзгыятьтә исә хөрмәтле ватандашларыбыз үз сүзләре белән, киресенчә, милләт хокукларын кысучылар тегермәненә су коя. “Шәхсән минем үземә килгәндә, президент дигән сүзне баштан ук яратмадым. Безнең сүз түгел ул. Үзебез, татарча, милли булсын, дибез, үзебез чит тел сүзенә мөкиббән”, – дип яза “хан”, “илхан” вариантларын тәкъдим итүче депутат Фатыйх Сибагатуллин (“ВТ”, №242-243, 3 декабрь, 2010 ел). Әйе, “президент” сүзе латин теленнән алынган. Ул “рәис” дип тәрҗемә ителә. Әмма Борынгы Рим дәүләтенә бернинди шәҗәрә җепләре белән бәйләнмәгән йөзләгән илләрнең җитәкчеләренә карата да “президент” атамасын иркен кулланалар. Ни өчен ул нәкъ менә татарның милли хисләрен хур итә икән? Югыйсә, яшәешебезгә караган башка күп төрле өлкәләрдә дә латин сүзләре кулланыла, шуңа да карамастан, без алардан баш тартырга җыенмыйбыз. Мәсәлән, “депутат” та “безнең сүз түгел”, латин теленнән алынган (deputatus – “җибәрелгән”). Шулай да аны “милли булсын” дип үзгәртү фикере беркемнең дә башына килми.

 

Илдар Низамовның да: “Шөкер, хәзер безгә шул авыр әйтелешле сүздән котылырга җай чыгарга тора (ассызыклау үземнеке – И.М.)”, – диюе дә (“ВТ”, №2, 7 гыйнвар, 2011) йөрәкне өтеп алды. “Президент” сүзе башында ике тартык авазның бергә килүе аркасында галим аны авыр әйтелешле дип саный. Ә “Татарстан” сүзе уртасында өч тартык аваз килә, “стан” өлеше дә фарсы теленнән алынган, тик бу сүзне авыр әйтелешле, дип әйтергә кем җөрьәт итәчәк? Беркем дә, чөнки сүзгә зур мәгънә салганда, орфоэпик яктан ничек кенә катлаулы булса да, аны әйтергә телне хәрәкәткә китерергә иренеп тормыйсың ул. “Президент” белән дә шулай. Дөрес, әлеге термин сайланган булуны аңлата. Гамәлдә хәзер президентны инде сайламасак та, без шул сүзне кулланып, аны сайларга теләгәнебезне һәм аны сайларга хокукыбыз барлыгын игълан итә идек, шул рәвешле үзебезнең сәяси хокукларга һәм дәүләт тарихына ия булганыбызны белдердек. Бу сүзне югалту шуңа күрә аяныч та инде.

 

Кыскасы, “милли түгел”, “авыр әйтелешле” дигән дәлилләрне җитди кабул итеп булмый. Бүген үк яңа исем тәкъдим итүчеләр моны йә Мәскәүгә ярарга тырышу, йә беренче булып чәчрәп чыгып, үзләрен күрсәтү максатыннан, йә “эт чаба дип бет чаба”, дигәндәй, башкаларга ияреп, нәрсә эшләгәннәрен аңлап бетермичә, йә башка сәбәп белән “реформа”га иярәләр.

 

Закон кабул ителгәч, атаманы үзгәртергә кирәк булачак, билгеле. Ләкин атаманы, фонетик һәм мәгънәви яктан мөмкин кадәр азрак үзгәртеп, соңгы моментта гына хәл итәргә кирәк. Аңарчы (дүрт ел бар бит әле!) безгә эчтән генә туплаган фикерләрне тышка чыгармыйча, бу мәсьәләгә ис китмәгәндәй, кушканны тизрәк башкарырга ашыкмыйча-кабаланмыйча горурлык сакларга кирәк. Әгәр дә яңа атаманы хәзердән үк игълан итә башласак, аны 2015 елга кадәр үк Дәүләт Советы дәрәҗәсендә тиз генә раслап куярга да мөмкиннәр. Бу исә сәяси яктан отышсыз булачак. Губерналаштыру, унитарлаштыру сәясәтен алга сөрүчеләр моны Татарстанның күндәмлеге дип аңларга һәм тагын да активлашып китәргә мөмкин. Аларның киләсе һөҗүмнәре “республика” атамасына булачак. “Президент” булмагач, “республика”ны “губернага” яки “край”га әйләндерү дә бермә-бер җиңеләя бит. Аннары... Дөнья хәлен белеп булмый: бәлки, вакыты җиткәч, атама үзгәртү хаҗәте калмаска да мөмкин.

Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ | 29.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы