поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2022 Шоу-бизнес

Артем Пискунов: "Резедә белән никах укытканда, Ислам динен кабул иттем"

Артем Пискунов Мөслим районы Яңа Усы авылында туган. Керәшен егете. Бүген Кәрим Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты. Театрдан тыш рок белән кызыксына, үзенең рок-төркемен булдырырга хыяллана.

– Артем, театрда синең унбишенче эш сезоны башланды. Китәсе килгән чаклар булдымы?
 
– Юк, беркайчан да булмады. Ләкин “бу дөрес түгел”, “болай булырга тиеш түгел”, “безнең театр болай эшләргә тиеш түгел” дигән вакытлар күп булды. Бигрәк тә соңгы елларда. Бу уйлар театрның сәясәте, үзгәрешләр белән бәйле. Театрны яратам, анда үземне таптым дип әйтә алам. Мине театрдан аерып булмый, ул минем ябышып ята торган урыным, әмма бу үзгәрешләр йөрәкне әрнетә. Театр – ул коллектив белән эш итә торган җир. Театр белән аның юлын, тарихын, тамашачысын белгән кеше идарә итәргә тиеш. Театрдагы күп әйберләр белән килешмим, әмма без – артистлар кул астында эшләүчеләр, шуңа күрә без бу очракта берни дә үзгәртә алмыйбыз.
 
– Бүген театрда мохит нинди?
 
– Кемгә ничектер, мин бу мохиткә параллель. Үз эшемне генә эшлим һәм начар эшләмим. Профессионаллар, үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшләүче кешеләр беркайчан да югалмый. Мин – дөресен сөйли торган, туры сүзле кеше. Бу сыйфатымның миңа авырлыклар китергән чагы да булды, әмма дөресен әйткәнем өчен беркайчан да үкенмим. Шундый сүзем бар: әйтәсе килгәнне әйтергә кирәк, алайса тамак авырта. 
 
– Син – Рәшит Заһидуллинның укучысы. Театрда аның булмавы сиңа ничек тәэсир итә?
 
– Бик начар тәэсир итә һәм миңа гына түгел, ә, гомумән, театрга. Моны бөтенесе дә аңлый. Рәшит Заһидуллин – Татарстанда иң көчле режиссерларның берсе. Андый режиссерлар бик әз, аларны бармак белән генә санарлык. Сәхнәдә дөрес, төгәл, матур итеп, нәрсә турында куйганын белеп, артист белән эшли торган режиссерлар юк дәрәҗәсендә. Бүген режиссерларның эше мизансценаларны ялгауга гына калды. Рәссам – декорацияләр, костюмнар уйлап таба, хореограф – бию куя, вокалчы – җыр куя, артист – роле өстендә үзе эшли. Ә режиссер нишли? Артист белән эшләү, ниндидер яңа образлар тудыру, артистның роленә дөрес юнәлеш бирү, “бу персонаж нигә шундый?”, “нигә ул бу эшен шулай эшләде?” дигән сорауларга җавап бирүче юк. Рәшит Заһидуллиның театрдан китүе – ул зур югалту. Театрның гына түгел, ә гомумән, Татарстанның зур югалтуы. Рәшит Заһидуллиның даһи режиссер булуын бөтен кеше дә белә иде, ә Тинчурин театрыннан аны алулары кемгә кирәк булды – бу инде икенче мәсьәлә. “Татар башын татар ашар” дигән мәкаль бу очракта бик туры килә. Без үзебез дә шундый бит: Татарстанда бармак белән генә санарлык театрлар бар, әмма алар барысы да бер-берсе белән ярышып, “сугышып” яталар. Бу дөрес түгел. Без бөтенебез дә бик түбән дәрәҗәдә. Россиядәге бөтен мәдәниятне агач дип алсак, без – аның яфрагы да түгел. 
 
– Тинчурин театрының хәзерге баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән мөнәсәбәтләр нинди?
 
– Бик яхшы мөнәсәбәтләр. Ул үз эшен башкара. Аның үзенең кую стиле, үз күзаллавы бар. Әгәр дә режиссер театрга килеп, театр стилендә спектакльләр куя башласа, ул үз-үзенә хыянәт итә. Бу яктан Туфанга афәрин, ул барысын да үзенчә эшли. Әйе, күп кешегә бу ошамый, ләкин хәзер көйсезләнеп йөрергә соң инде. Бүген Тинчурин театры бер урында тора: директор – бер якка, режиссер – икенче якка, артистлар – өченче якка тарта. Бердәм фикер, ниндидер гомуми юнәлеш юк. 
 
– Артем Пискунов – татар мохитендәге керәшен егете. Моның сиңа комачаулаганы бармы?
 
– Юк, беркайчан да. Элек керәшеннәргә кырын караулар булган ул, ләкин шәхсән андый нәрсә белән очрашкан юк. Башта керәшеннәрнең кем икәнен аңларга кирәк. Кемдер аны аерым милләт ди, әмма аерым милләт булыр өчен аның үз теле булырга тиеш. Керәшеннәрнең теле – татар. Керәшен әби-бабалары русча сөйләшә дә белми. Керәшеннәрне татарлардан аеру – ул ахмаклык. Үзегезнең милләтегезне югалтасыз, диннәр төрле дию дә дөрес түгел. Дин белән милләт – ул икесе ике әйбер. Мин үзем мөселман, Резедә белән никах укытканда, Ислам динен кабул иттем. Минем өчен Аллаһы Тәгалә бер. Әйе, кайбер артистларның: “Исемеңне үзгәрт, сиңа башкача мөнәсәбәт булачак”, – дип әйткәннәре булды. Ләкин аны ничек үзгәртәсең инде? Исем бит ул сиңа әти-әниең биргән әйбер. Минем ролемне истә калдырмасалар да, фамилиямне, тәгаен, истә калдырачаклар. 
 
– Улыгыз Әскәрне ничегрәк тәрбиялисез, ул кайсы якка күбрәк тартыла?
 
– Татарча сөйләшә. Ике яктан да гореф-гадәтләрне өйрәтәбез. Баланы үзебез ничек үстек, шулай тәрбиялибез. Иң мөһиме – ул ата-анага карата хөрмәт булдыру һәм эш сөяргә өйрәтү, минемчә. Эш – ул бик зур дару, ул кешене яшәтә. Шуңа күрә эшне яратырга кирәк, аннан куркырга ярамый. Шуны Әскәргә дә сеңдерергә тырышабыз. 
 
– Артем, Резедә белән йөргән чакта аның әти-әнисе тарафыннан сиңа мөнәсәбәт нинди иде?
 
– Йөргәндә дә бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар, хәзер дә шулай. Мин аларга “әти”, “әни” дим, аларны бик яратам, хөрмәт итәм. Резедәгә әнисе: “Мин кызымны мөселман кешесенә бирәм”, – дип әйткән булган. Минем өчен ул авыр мәсьәлә тудырмады. Әти-әни белән бик яхшы аралашабыз, һәр ял саен аларга кунакка барабыз.
 
– Резедә артыннан син 6 ел йөргәнсең дип беләм. Ничегрәк булды бу хәл? Күп тапкыр кире кагулардан соң ни өчен аннан баш тартмадың?
 
– Яраттым. Бу – чын мәхәббәт. Күп тапкыр кире кагулардан соң, аралашмаган чаклар да булды, аның белән хәтта исәнләшми дә идем. Ләкин мәхәббәт үзенекен эшли икән шул. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк. Безнең йөреп алган чаклар булды, очраша идек тә аерылыша идек. Ә һәрбер аерылышудан соң миңа бик начар иде. Үземә: “Резедә кияүгә чыкмыйча, мин өйләнмим”, – дип сүз бирдем. Холкымның шундый бер сыйфаты бар: үземә максат куям икән, мин аңа ирешәм, эшлисе эшемне җиренә җиткереп эшлим. Алай булмаса, ачуым чыга башлый. Резедә үзе дә соңыннан, миннән дә яхшырак кешене таба алмаячагын аңлагандыр дип уйлыйм. 
 
- Артем, сиңа гашыйк булып йөрүче кызлар күптер? Спектакльләрдән соң көтәләрме, социаль челтәрләрдә язалармы?
 
- Мин иртә өйләнгәнгә күрә, андый гашыйк булып йөрүче кызлар юктыр. Элегрәк, “Мәхәббәт баскычлары” спектакле чыккан вакытта язалар иде. Бу – махсус безнең өчен язылган спектакль. Андагы персонажым Артем исемле, ул “йолдызлы” рольләремнең берсе. Шул вакытта гына очраклы рәвештә күрешкән, елмаешып йөргән кызлар булды, әмма алар күбрәк миңа түгел, ә персонажыма гашыйк иделәр. Бу артист өчен нормаль күренеш, чөнки әгәр дә синең белән кызыксынмыйлар икән, димәк, син беркемгә дә кирәк түгел. Һәм артист кеше үзе дә һәрвакыт кемгәдер гашыйк булырга тиеш. Бәхетле артист, минем шикелле хатынына гашыйк була.
 
– Башкаларга күз салмыйча, үзеңнең парыңа гына булган мәхәббәтне ничек сакларга?
 
– Мәхәббәтне саклап була ул. Миңа калса, бер-береңне гаҗәпләндерә белергә кирәк. Сүзләр, гамәлләр, үз-үзеңне тотышың белән гаҗәпләндерергә кирәк. Ни өчен кешеләр бер-берсенә тартыла? Чөнки аларның бер-берсен күбрәк беләсе килә, ә кешене тулысынча белеп бетерсәң, аның кызыгы бетә. Һәрвакытта да ниндидер сер сакланырга тиеш. Бер-береңне китап кебек укырга кирәк. 
 
– Гомер буе хыянәтсез яшәп буламы?
 
– Минемчә, буладыр. Хыянәтнең дә төрлесе була бит: кайберәүләр өчен хыянәт – ул башка кешегә гашыйк булу, ә башка берәүләр өчен – үпкәләтү, кимсетү дә хыянәт булырга мөмкин. Никах укытканда, син үзеңнең сөйгән ярыңны гомер буе сакларга дигән ант бирәсең, ә ул антыңны тотмасаң, бу да хыянәт була. Һәм хыянәттә беркайчан да бер генә кеше гаепле булмый, һәрвакытта да ир дә, хатын да гаепле. Минемчә, әгәр дә кешеләр тормыш биргән сынауларны бергә үтеп, гомер азагына кадәр бергә була ала икән, димә, алар хыянәтсез яшәгән. 
 
– Артем, син элегрәк җырлый да идең, хәзер ул теләк беттеме?
 
– Акча бетте. Җыр – ул минем хобби. Татарча рок-группа булдырасым килгән иде, әмма ул татар халкына кирәкми, халык аны аңламый. Һәм, гомумән, андый группа булдырыр өчен бик күп акча кирәк. Бер җыр 35-40 мең сум тора. Ә мин, әйткәнемчә, бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшләргә яратам, җырларны да сыйфатлы итеп ясыйсым килә. Финанс беткәч, ул хобби белән шөгыльләнмичә торасың инде. Бу җырлар безнең эстрадада җырлана торганнардан түгел. Алар тирән мәгънәле, алар аша халыкка җиткерәсе килгән сүзләр бар. Әмма халык аны үзе аңларга тиеш. Нәрсә турында җырлаганыңны аңлатып бирсәң, җырның кызыгы бетә. 
 
– Кинода уйнарга хыялланган ролең бармы?
 
– Әгәр дә яхшы режиссер һәм яхшы кино булса, теләсә нинди рольне уйнар идем. Ләкин алар юк. Гомумән, татар киносын юк дип әйтер идем. Ни өчен бездә яхшы кино төшереп, аны рус теленә тәрҗемә итеп, Татарстаннан тыш башка җирләрдә күрсәтеп булмый? Мәсәлән, казахлар төшерә бит. Үзләрендә казахча карыйлар, ә без аларның киноларын русча карыйбыз. Ни өчен бездә дә шулай эшләп булмый? Чөнки ул беркемгә дә кирәкми. 
 
– Артем, синең өчен яшәү мәгънәсе нәрсәдә?
 
– Бу сорауга мин төгәл генә җавап бирә алмамдыр. “Балалар өчен яшим”, “Танылган артист булыр өчен яшим”, – дип әйтү – бик баналь. Гомумән, кеше нәрсә өчен яши соң? Ашар өчен яши, кеше ашамаса – үлә, эчмәсә – үлә. Димәк, бу да мәгънә бит. Ә моннан тыш, максатлар бик күп. Бу тормышның рәхәтен күреп, яраткан эшеңне башкарып, кеше рәнҗетмичә, тулы тормыш белән яшәү – бу минем өчен мәгънәдер дип уйлыйм.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»