|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2022 Шоу-бизнес
Иркә: «Син минем белән горурланыр идең бүген»Җырчы Иркәнең әтисе Миндәр абыйның вафатына өч ел булган. Исән булса, аңа бүген 70 яшь тулыр иде. Бу хакта Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза: «Бүген сиңа 70 тулыр иде. Әтием... Иртән шалтыратыр идең дә, мин йокыдан айнымаган килеш; «Алло, әти», – дигәнне ишетеп: «Кызым, кызым, тор инде, йокың туйгандыр инде, синең кебек матур кызлар кизләү суыннан кайта торгандыр инде», – дип, шаяртып, бу юлларны көйгә салыр идең... Ә мин йокы аралаш: «Әтием, туган көнең белән сине», – диеп, синең һәр әйткән җөмләмә шаярулы җавапларыңны сөенеп, елмаеп кабул итәр идем...
Әтием, син минем белән горурланыр идең бүген. Кызым, иң зур бүләк – синең бәхетле булуың, дияр идең. Ә мин, әтием, чынлап та бик бәхетле бит. Әтием, син генә җитмисең бит безгә, юксынабыз... Бер генә көнем дә сине уйламый үтми... Әтием, ишетәсеңме? Әти, мин – синең кечкенә нәни кызың, син теләгәннәрне барысын да эшләп киләм. Гел җиңел генә бирелмәсә дә, минем килеп чыга кебек. Син, әти, бик дөрес әйткәнсең икән бит, үзеңә генә ышан, дип, мин шулай итәм дә.
Ярар... Яза торган сүз бетмәс... Әтием минем, бәгърем минем, кадерлем минем, яратам сине, сагынам сине, йөрәгемнең түрендә син, кадерле кешем. Бәйрәмең белән...» – дип язган җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|