|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2022 Криминал
Күршесен самокат белән кыйнаган Казан кешесе хөкем ителдеКүршесен самокат белән кыйнаган 32 яшьлек Казан кешесенә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2022 елның 10 гыйнварында Тимерьюлчылар урамындагы бер йортның подъездында Казан кешесе күршесе белән ачуланышкан. Алар сугышып киткәннәр һәм ир-ат, кулына самокат алып, күршесенең башына китереп суккан.
Ир-атка карата сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян китерү турында җинаять эше кузгатылган. Гаепләүне Киров районы прокуратурасы да хуплаган. Суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм аны бер елга сынау срогы белән сигез айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|