|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2022 Җәмгыять
Эчтән табут капкачына шакыганПеруда яшәүче 36 яшьлек Роза Изабель Сеспеде Кайака Чиклайо провинциясендә юл-транспорт һәлакәтенә үзенең кияве һәм өч туганы белән тарыган. Нәтиҗәдә, аның кияве һәлак булган, ә туганнарын авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Хатын-кызны шулай ук дәваханәгә китергәннәр, анда табиблар аның үлемен раслаган. Җирләү вакытында Кайака аңына килгән һәм аны ябык табутта алып баруларын аңлаган. Әйләнә-тирәдәгеләргә аның әле һаман да исән икәнлеген белдерү өчен хатын эчтән табул капкачына шакыган. Табут капкчын ачканда хатын зур күзләре белән туганнарына карап яткан булган.
Хатынны шунда ук дәваханәгә кире илткәннәр. Бераздан аның хәле яхшырган. Әмма берничә сәгатьтән барыбер үлгән.
Хатынның туганнары табибларны исән туганнарын моргка җибәргәннәре өчен судка биргән.
Фото: пиксабай
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|