|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2022 Хәвеф-хәтәр
Чаллы янында өч фура бәрелешкән, бер кеше һәлак булган, өчесе зыян күргәнБүген төнге беренчеләр киткәч Чаллы – Әлмәт трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе авария булган урыннан шундый мәгълүмат бирде. Якынча мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк автомобиленең йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм үзеннән алда барган Mercedes фурасын «куып җиткән». Нәтиҗәдә, «КАМАЗ»ның алгы мосты кабинасы белән бергә өзелгән һәм ул тагын бер Mercedes йөк автомобиленә килеп бәрелгән.
«Авария нәтиҗәсендә «КАМАЗ» пассажиры күпсанлы тән җәрәхәтләре белән Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган, күпмедер вакыттан соң аның йөрәге тибүдән туктаган. Төрле тән җәрәхәтләре алган шул ук автомобильнең йөртүчесе хәзерге вакытта хастаханәдә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип ачыклык кертте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Аңа кадәр Шәле-Саескан тавы юлының 11нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, Kia автомобиле каршы як полосага чыккан һәм автобус белән кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бәрелешү нәтиҗәсендә, автомобильдәге 5 яшьлек бала имгәнгән. Авария килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|