|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2022 Фаҗига
“Гомере шулай фаҗигале төстә тәмамланыр дип берсе дә көтмәгән иде"Мәрхүм Рәфәис Мөслеховның оныгы Руслан “Башинформ” агентлыгына картәтисе, аның үлеме турында гаиләсе коточкыч шок кичерүе турында сөйләгән. “Иртә белән ике туган апам шалтыратты да шушы хәбәрне җиткерде. Алар (туганнар. –Авт.) ярты еллап элек аңа караучы хатын яллады. Нәкъ ул бүген елый-елый шалтыратып, йорт ихатасында картәтинең канга баткан гәүдәсен күрүен сөйләгән, – дип аңлата Руслан Мөслехов. – Картәтине караучы өлкән яшьләрдәге хатын кичә кичке сигезләрдә аңардан кайтып киткән һәм иртәнге сигезләр тирәсендә килгән. Ул картәти йортыннан ерак тормый. Ул аңа ашарга пешерә, йортын җыештыра иде. Картәти боларны үзе дә эшли ала иде, шулай да сәламәтлеге кайчак борчый иде, яше бар бит инде”.
Мәрхүмнең оныгы сүзләренчә социаль хезмәткәр дә элек килеп йөргән, әмма аңа берничә авыл йөкләтелгән, шуңа ул сыйфатлы ярдәм күрсәтә алмаган.
“Картәни 20-25 еллар элек дөнья куйды, соңрак картәти бер хатын белән яшәп алды. Әмма менә инде җиде еллап ул ялгыз. Ахыргача актив булды ул, сабантуйларга йөрде, сәхнәдә чыгышлар ясады, сәясәт белән дә кызыксына иде, ветераннар советында да булды. Мәктәп директоры булды, 75 яшенә кадәр эшләде, аннары пенсиягә китте, тик барыбер өйдә утыра алмады, я элеваторда эшләде, я кайдадыр нәрсәдер санап-исәпләп йөрде”, – ди Руслан Мөслехов.
Рәфәис Гизам улы күп балалы әти булган. Аның өч баласы булып, бүгенге көндә бер генә улы – Русланның әтисе – исән. 4 оныгы, 8 оныкчыгы үсеп килә.
“Картәтинең гомере шулай фаҗигале төстә тәмамланыр дип берсе дә көтмәгән иде. Ул үзе картайдым инде, яшәп арытты дия иде диюен, үзенә хәтта һәйкәл дә ясаткан иде. Кардиостимулятор белән йөрде. Фаҗигагә ике көн кала шалтыратты, тавышы кәефсез иде төсле, хәле беткән дә кебек тоелды. “Кайтыгыз, бәрәңге казырга кирәк, сабагын җыйдым инде”, – дип чакырды. Әмма миңа Ханты-Мансийскидан ераграк шул... Бакча да карады, мал гына тотмады соңгы елларда. Әйбәт иде картәти, грамоталы иде”, – ди мәрхүмнең оныгы.
Бу коточкыч адымга кем баруын Руслан күз алдына да китерә алмый, картәтинең дошманнары юк иде, ди ул.
“Аның нибары югары пенсиясе бар иде, аны айның 16сында китерәләр иде. Өйдән дә алып чыгар нәрсә бк. Иске телевизор да кер юу машинасы... Мин җинаятьче яисә җинаятьчеләр картәти йорты тирәсендә беркем дә булмасын алдан чамалагандыр дип уйлыйм. Якындагы күршеләр Уфага киткән, икенче йортта беркем яшәми. Күршеләр кичә киткән, төн эчендә нидер булган. Этләр тикшерүчеләр белән эз буенча барган һәм бакча артына, елга ягына урманга таба киткәннәр, – ди Руслан Мөслехов. - Картәтине вәхшиләрчә үтергәннәр. Пычак эзләре, яралары бик күп. Башына гына 4 тапкыр бик каты сукканнар”.
Фото:Рәфәис Мөслехов, Vk
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|