|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2022 Җәмгыять
![]() Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова: 25 август көнен бик авыр кичерәмМуса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова 25 август көнен бик авыр кичерүе турында сөйләде. Бүген ул Муса Җәлил музей-фатирында җәлилчеләрне искә алу чарасында булды. «Бу көнне бик авыр кабул итәм. Бу фатир халык өчен музей, ә минем өчен – үзем үскән фатир. Монда минем бәхетле балачагым үтте. Әти бу йорттан фронтка китте. 1942 елның гыйнварында монда аны соңгы тапкыр күрдем. Бик бәләкәй булсам да, соңгы очрашуны хәтерлим. Мин чирләп ята идем, хәрби киемнән ул керде: «Чулпан, фронтка җибәрәсеңме?», – диде. Мин «әйе» дип башымны чайкап куйдым», – дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.
Ул әтисен гомер буе тоеп яшәвен әйтте. «Ул үз тормышында шундый күп эш башкарган. Ул барысын да өлгергән, гаилә һәм мин аның өчен мөһим идек. Мин әти кызы идем. Мине «Алтынчәч» репетицияләренә, Матбугат йортына эшкә алып бара иде. Аннан Казансу буйлап көймәдә йөзә идек», – дип сөйләде ул.
--- |
Иң күп укылган
|